Җанибәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җанибәк
ﺟﺎﻧﻳﺒﻪﻙ
Җанибәк
Җанибәк сурәте Каталан атласында, 1375
Алтын Урданың җиденче ханы
1342 — 1357
аңа кадәр: Тәнибәк
дәвамчысы: Бәрдибәк
Җучи Олысының ун икенче хакиме

 
Туу: билгесез
Үлем: 1357
Династия: Чыңгызхан нәселе
Әти: Үзбәк хан
Әни: Тайдулы


Җанибәк (tat. lat. Canibäk, ﺟﺎﻧﻳﺒﻪﻙ, үл.1357) - Алтын Урда ханы (1342-1357). Үзбәк ханның өченче улы.

Алтын Урда Җанибәк идарә итү чорында, 1356-1357 ел

Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең Үзбәк ханның сәясәтен дәвам иттерә. Шәрекъ тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына. Мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән.

Азәрбайҗанны Алтын Урда дәүләтенә кушкан. Җанибәк идарә итү чорында Алтын Урда иң зур биләмәләренә ирешкән: Алтын Урда дәүләте эчендә Идел буе Болгары Олысы, Себер Олысы, Урыс Олысы, Күк Урда (Тын, Кубань), Ак Урда (Казакъстан, Хорезм), Кырым Олысы, Кавказ Олысы булганнар.

Тарих[үзгәртү]

Түнтәрелеш нәтиҗәсендә хакимияткә килгән: Сарайчык шәһәрендә ант иткәндә Тәнибәк Җанибәкнең яклылары тарафыннан үтерелгән. Алтын Урда тәхетенә Җанибәк утырган.

Эчке сәясәт[үзгәртү]

Митрополит Алексей ханбикәне - Тайдулыны сукырлыктан дәвалый, Җанибәк хан янында утыра. (Яков Капков рәсеме (1816-54))

Үзәкләштерү сәясәтен үткәргән. Төрле күтәрелешне бастырган. Ләкин рус кулъязмаларында "игелекле" дип йөртелгән.

Рус кенәзкләренең эшләренә актив катнаша. 1348 елда Литваның хәрби үтенечен кире каккан, Мәскәү кенәзен Иван II яклаган һәм аңа бөек кенәз ярлыгын биргән.

1357 елда Җанибәкнең әнисе Тайдулы авырып киткәч, рус риваятьләре буенча рус митрополиты Алексей Сарай шәһәренә чакырылган булган һәм хан әнисен дәваларга тырышкан. Ләкин шушы вакыйга турында урыс православ чиркәве чыгарган буталчык әкиятләрдән башка чыганаклар юк.

Чума кизүе[үзгәртү]

Җанибәк идарә итү дәверендә Алтын Урда дәүләтендә Шәрекътән, даладан килгән чума авыруы таратыла башлаган. Авыру чыганагы - дәүләтнең көнчыгыш өлешләрендә һәм Гоби чүлендә яшәгәннәр кимерүчеләр (күселәр, тычканнар һ.б.). Авыру Алтын Урдада җәелгән Ефәк Юлы буенча сәүдәгәрләр, кәрваннар белән таратыла башлаган. 1346 елда чума Тын һәм Идел елгасына ирешеп Алтын Урда башкаласын Сарай-Бәркә һәм янындагы шәһәрләрне һәлак иткән, 1352 елда Псков шәһәренә, 1353 Мәскәү каласына килә һәм анда чумадан бөек кенәз Симеон Горур һәлак булган.

1346 Каффа шәһәрендә торган генуяле Габриэль де Мюсси кулъязмасында Җанибәкне Европада таралган чума кизүендә гаепләгән: генуялеләр Каффа шәһәрендә Алтын Урдага каршы фетнә күтәргәннән соң Җанибәк шәһәрне чолгап катапульталар ярдәмендә чумадан үлгән мәетләрне дивар аркылы ыргытырга боерык биргән [1]. Каффа шәһәрендә чума кизүе башланган һәм каладан йөзеп киткән көймәләр бөтен Европа буенча чума кизүе тарата башлаганнар. Ләкин шушы аңлатмасы каршылыклы һәм шик астында куелган.

Кавказны басып алу[үзгәртү]

1357 Җанибәк Фарсы Илендә Тәвриз шәһәрен басып ала. Фарсы Иленә каршы Кавказда уңышлы сугыш нәтиҗәсендә Алтын Урдага Азәрбайҗан кушылган һәм дәүләт иң зур биләмәләренә ирешкән.

Үлем[үзгәртү]

Җанибәк Кавказдан Сарай шәһәренә авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән—авырып үлгән дип язалар.

1357 елны Алтын Урда тәхетенә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра [2].

Моны да карагыз[үзгәртү]

Элгәре:
Тәнибәк
Алтын Урда ханы

1342-1357
Аннары:
Бәрдибәк

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Kelly J. The Great Mortality: An Intimate History of the Black Death, the Most Devastating Plague of All Time. — New York: HarperCollins, 2005. — P. 9. — ISBN 0-06-000692-7
  2. Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ

Әдәбият[үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.