Үткәргечләр электрсыешлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Электрсыешлыгы (tat.lat. Ütkärgeçlär elektrsıyışlığı) - электр коргысын туплану үткәргеч үзлегенең берәмлеге.

Төрле формадагы һәм зурлыктагы үткәргечләргә бер ук микъдардагы электр коргысын күчерсәк, ул үткәргечләрнең электр потенциаллары төрле зурлыкта булуын күрәбез. Үткәргечләрнең бу үзлеге электрсыешлык дигән физик зурлык аша тасвирлана:

C = \frac{Q}{\varphi},

биредә С - үткәргечнең электрсыешлыгы,

Q — үткәргечкә күчерелгән электр коргысы,
\varphi — үткәргечнең потенциалы.

СИ системасында үткәргечләрнең электрсыешлыгын үлчәү берәмлеге - Фарад, СГСта - сантиметр.

Үткәргеч шарының электрсыешлыгы, R радиусы белән:

C = 4 \pi \varepsilon_0 \varepsilon R,

тигезләмәнең чыгаруы:

\varphi_1 - \varphi_2 = \int_1^2 E\,dl \Rightarrow \varphi = \int_R^\mathcal{1} E\,dl = \frac {1} {4 \pi \varepsilon \varepsilon_0} \int_R^\mathcal{1} \frac {q} {r^2}\,dr = \frac {1} {4 \pi \varepsilon \varepsilon_0} \frac {q} {r}.

Яссы конденсаторның электрсыешлыгы:

C = \varepsilon_0 \varepsilon \frac S d,

биредә S — пластина мәйданы, d — пластина аша аралыгы,

ε0 = 8.854×10−12 Ф/м

Әдәбият[үзгәртү]

  • Савельев И.В. Глава X. Движение заряженных частиц. // Курс общей физики.. — 3. — М.: Наука. Гл. ред. физ.-мат. лит., 1988. — Т. 2. — С. 87-88. — 496 с. — 220 000 экз.