Әнәс Җамалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Җамалиев latin yazuında])
Әнәс Җамалиев
Туган телдә исем Әнәс Миргазыян Улы Җамалиев
Туган 24 гыйнвар 1947(1947-01-24) (77 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Архитекторлар берлеге әгъзасы (1999 ел, 2003 ел).
Һөнәре районның баш архитекторы

Әнәс Миргазыян Улы Җамалиев(24 гыйнвар 1947 елда, СССР, ТАССР, Азнакай) - районның баш архитекторы. Татарстан Республикасы, Архитекторлар берлеге әгъзасы (1999 ел. Россия Федерациясе Архитекторлар берлеге әгъзасы 2003 ел.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 1 гыйнварда Азнакай шәһәрендә туган. 1974 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлаган. 1974-1978 елларда Әлмәт шәһәренең баш архитекторы урынбасары булып эшли. 1978-1983 елларда Әлмәт шәһәренең баш архитекторы булып эшли. 1983-1986 елларда «Татнефть» ААҖндә мәшгульлек идарәсенең ремонт-төзелеш идарәсенең реклама цехында рәссам-конструктор булып эшли.1986-1989 елларда "Татнефтегазстрой"да техник макетлау төркеме башлыгы булып эшли. 1989-2015 елларда "Татсельхозхимпроект"ААҖдә проектлар архитекторы булып эшли.

Хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәс Җамалиев-Татарстан Республикасының әйдәп баручы архитекторларының берсе . Ул архитектурага, аерым алганда, Әлмәт һәм Әлмәт районының пространство картинасына үз өлешен кертте; Заманча шәһәр архитектурасы барлыкка килүгә нигез салынды. Барлыгы 600 гә якын объект, шуларның 20се-иң эре объект:

•Әлмәт үзәк мәчете (1990 ел-1998 ел);

•«Девон–Кредит» банкының административ бинасы (1995 ел-1996 ел );

•Сөләйманова урамындагы салым инспекциясе администрациясе бинасы (1994 ел);

•Никахлашу сарае (2002 ел-2003 ел);

•Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге бинасы (1995 ел);

•Ю. Әминов урамындагы шәһәр мунчасы (2001 ел);

•Ипподромлы ат-спорт мәктәбе (2002 ел-2005 ел);

Торак пунктларның планировкасы проектлары авторы:

•Кызыл Армия авылы (1993 ел);

•Урсала авылы (1999 ел);

•Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында Җәмигъ мәчете (2015 ел);

•Алсу микрорайонында мәчетләр (2009 ел-2010 ел);

•Совет урамындагы тарихи мәчетне (1992 ел);

•«Сабантуй» ял итү зонасын (хәзер шәһәр мәйданы);

•Әлмәт паркындагы Геройлар Аллеясын (2004 ел);

•Биектау авылындагы «тарихи-этнографик музей» музей комплексын (2004 ел;

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге әгъзасы (1999 ел).
  • Россия Федерациясе Архитекторлар берлеге әгъзасы (2003 ел).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н. Смолькин. Төзелеш проекттан башлана // Хезмәт Байрагы. 1998.24 июнь - Татарстан мәчетләре / / Казан. 2000;
  • Д. Сираев. Авыл архитекторы / / Социалистик Татарстан. 1983, 27 апр.
  • Р. Сафиуллин. Яңа мәчет ничек күренәчәк? // - Әлмәт таңнары. 1990, 1 сентябрь.
  • Р Сәхапов. рухи чисталык, иминлек өчен / / Әлмәт таңнары. 1990, 27 апр.
  • Татар халкының мәңгелек мирасы / / Әлмәт таңнары. 1998, 18 июнь