Азалия Бадюгина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азалия Бадюгина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азалия Бадюгина
Туган телдә исем Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгина
Туган 29 май 1933(1933-05-29) (85 яшь)
Алма-Ата, Казакъстан
Һөнәре тәрҗемәче, мөһәррир

Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгинататар тәрҗемәчесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан).

Ул 1933 елның 29 маенда Казакъстанның Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 19521957 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 19571958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 19621964 елларда Питырбур мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче булып эшли. 1964 елның ноябреннән бирле ул — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор хезмәтендә. 1973 елдан КПСС әгъзасы.

Азалия Бадюгина татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Беренче тәрҗемә үрнәкләре (Әмирхан Еники, Гомәр Гали, Ләбибә Ихсанова хикәяләре) 1963 елда Мәскәүдә һәм Казанда чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Азалия Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г. Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш елъязмасы» («Летопись войны», 1978) китабын, Әмирхан Еникинең «Повесть һәм хикәяләр»ен («Повести и рассказы», 1982), Шәриф Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Аның тәрҗемәләре арасында шулай ук Каюм Насыйри, Фатих Әмирхан, Әхмәт Фәйзи, Гомәр Бәширов, Р. Төхфәтуллин, Г. Минский, Фәнис Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.