Алексей Маресьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Маресьев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 7 (20) май 1916 яки 20 май 1916(1916-05-20)[1]
Туу урыны Камышлы, Камышлы өязе, Саратов губернасы, Россия империясе[2]
Үлем датасы 18 май 2001(2001-05-18) яки 19 май 2001(2001-05-19)[1]
Үлем урыны Мәскәү, Русия
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе инфаркт[d]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре очучы, хәрби хезмәткәр
Әлма-матер Краснодарское высшее военное авиационное училище лётчиков[d]
Активлык чорнының башы 1937
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы КПССның XXII съезды[d]
Хәрби дәрәҗә полковник
Сугыш Икенче бөтендөнья сугышы
Гаскәр төре хәрби-һава көчләре[d] һәм Вооружённые Силы СССР[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Советлар Берлеге каһарманы Октябрь Инкыйлабы ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены «Ватан алдындагы хезмәтләр» өчен III дәрәҗә ордены «Алтын Йолдыз» медале (ССРБ) Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Халыклар Дуслыгы ордены Кызыл Йолдыз ордены Хөрмәт Билгесе ордены орден Дружбы[3] Почётная грамота Правительства Российской Федерации медаль «За отличие в охране государственной границы СССР» «Хезмәт ветераны» мидәле орден Дружбы «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы» юбәләй мидәле Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә мидәл «1941–1945 еллардагы Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы» юбәләй мидәле медаль Жукова
Commons-logo.svg Алексей Маресьев Викиҗыентыкта
Стела А.Маресьев Плав.jpg

Алексей Петрович Маресьев ( 1916 елның 20 мае (7) , Камышин, Саратов өлкәсе - 2001 елның 18 мае, Мәскәү ) - совет хәрби сугыш очучысы. Советлар Берлеге Каһарманы (1943). Полковник (1978).

Бөек Ватан сугышы вакытында җитди җәрәхәтләр аркасында ике аягы да киселә, ләкин, инвалид булуына карамастан, пилот күккә кире кайта һәм протезлы килеш очышлар ясый. Сугыш вакытында ул дошманга каршы 86 очыш ясый, 10 дошман самолетын бәреп төшерә: аларның өчесе - җәрәхәт алдыннан һәм җидесе - протезлы килеш [4] .

Борис Полевойның " Чын кеше турында повесть" әсәренең прототипы (язучы фамилиядә бер генә хәрефне үзгәртә - Мересьев дип яза).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак һәм яшьлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Алексей Маресьев Саратов өлкәсенең Камышин районында туган дип санала (1934 елның 10 гыйнварыннан Сталинград өлкәсе), ләкин 2016 елның апрелендә Камышиндагы Изге Троица чиркәвендә куелган туу реестрыннан күренеүенчә, ул Саратов өлкәсенең Камышинский өязе Верхне-Добринск улусы Веревкин хуторында туган [5] .

Камышиндагы мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, Маресьев 1932 елда Камышиндагы 32 нче санлы фабрика- завод мәктәбен тәмамлый, металл буенча токарь белгечлеге ала. Ике тапкыр ул очучылар мәктәбенә документлар тапшыра, ләкин алар сәламәтлегенә бәйле кире кайтарыла. Шуңа да карамастан, ул Мәскәү авиация институтының эшчеләр факультетына читтән торып укырга керә.

1934 елда комсомолның Камышин район комитеты аны Амурдагы Комсомольск шәһәрендәге авиция заводы төзелешенә җибәрә. Монда, эштә, Алексей очу клубында шөгыльләнә.

1937 елның октябрендә аны ССРБ чик гаскәрләренә хәрби хезмәткә чакыралар. Башта авиация чик отрядында хезмәт итә, һәм отрядның коралларына кергән П-5 самолетын хезмәтләндерә. 1939 елның гыйнварында ул 30-нчы Чита хәрби пилот мәктәбенә җибәрелә, 1939 елның октябрендә Батайскка күчерелә. Аны ул 1940 елда тәмамлый, кече лейтенант дәрәҗәсен ала. Шунда ук инструктор булып кала һәм Бөек Ватан сугышын шунда каршы ала.

Сугыш еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июлендә аны 296 нчы сугыш авиация полкына Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрәләр . Маресьевның беренче сугыш очышы 1941 елның 23 августында Кривой Рог шәһәре янында була.

1942 елның мартында ул очыш командиры итеп билгеләнә. 1942 елның 1 апрелендә булган сугышта ул тәүге Ю-52 транспорт самолетын бәреп төшерә, һәм 4 апрельдә ул бер көндә бу төрдәге ике самолетны бәреп төшерә [6] . 1942 елның 5 апрелендә [7] Новгород өлкәсендә немецлар белән булган сугышта аның Як-1 самолеты бәреп төшерелә . Унсигез көн дәвамында пилот урман һәм сазлыклар аша көнчыгышка таба шуыша. Аны Валдай районының Кисловский авыл советы Плав авылында яшәгән кешеләр табып алып кайта[8].

Аны бер ничә айдан гына медицина самолеты килеп төшеп алып китә. Табиблар гангрена сәбәпле аның ике аягын да кисәргә мәҗбүр булган.

1942 елның июнендә аңа бәреп төшергән өч фашист самолеты өчен Кызыл Байрак ордены бирелә [9] .

1943 елның башында ул медицина тикшерүен узып, Ибресинск очу мәктәбенә җибәрелә ( Чуваш АССР ). 1943 елның февралендә ул яраланганнан соң беренче сынау очышын ясый. Ныкыша торгач, фронтка җибәрелүгә өлгәшә.

1943 елның июнендә ул 63 нче Гвардия сугышчы авиация полкына килә. Монда эскадрилья командиры А. М. Числов белән парлап берничә уңышлы очыш ясаганнан соң, Маресьевка ышаныч арта.

1943 елның 19 июлендә ул хезмәткә кире кайткач беренче җиңүен яулый - Ju-87 бомбардировщигын бәреп төшерә.

1943 елның июлендә Алексей Петрович берьюлы ике немец истребителен бәреп төшереп, батырлык кыла. Маресьевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аның даны бөтен ил буенча тарала.

Сугыш азагына очучы-герой исәбендә 86 хәрби очыш һәм 11 бәреп төшерелгән фашист самолетлары була (аларның 7 се - протезлы килеш )[10]

1946 елның июленнән резервта.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны - СССР һава көчләренең Генераль штабының элеккеге хезмәткәре Галина Викторовна (2002 елда вафат була). Ике улы бар.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар Берлеге Каһарманы (24 август, 1943). Ике Ленин ордены, Октябрь революциясе, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Кызыл Йолдыз орденнары, Хөрмәт Билгесе, 3 нче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены, медальләр, чит ил орденнары белән бүләкләнгән.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елның 18 маенда Русия Армиясе театрында Маресьевның 85 яше уңаеннан тантаналы кичә үткәрелергә тиеш була, ләкин концерт башланыр алдыннан бер сәгать алдан Алексей Петровичның йөрәк өянәге булган, һәм вафат булган. Кичә үткәрелә, ләкин ул бер минут тынлык белән башлана.

Маресьев Мәскәүдә Новодевичье зиратында күмелгән .

Яшь буынга йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы Борис Полевой тарафыннан язылган «Чын кеше турындагы повесть» әлегә кадәр мәктәп программасына кертелгән һәм сугыштан соңгы яшь буынны тәрбиәяләүдә зур урын тота. Маресьев Алексей Петровичның каһарманлыгы ныклык, батырлык һәм үз көченә иксез-чиксез ышану үрнәкләре булып тора.[11]. Аның исеме үзе кебек үк язмыш сынауларын каһарманнарча күтәрә белгән шәхесләр өчен уртаклык исемгә әверелгән [12]

Башкортстанда да халык телендә "Башкорт Маресьевы" дип исем алган шәхес бар. Ул үсмер чагында ике аяксыз калган спортчы Ирек Зарипов:

  • Зарипов Ирек Айрат улыРусиянең атказанган спорт мастеры,[13]. Җәмәгать эшмәкәре. Ванкувер Паралимпиадасының дүрт тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Русия вәкиле, терәк-хәрәкәт ағзалары зарарланган инвалидларның Русия физкультура һәм спорт федерациясенең беренче вице-президенты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Архив изобразительного искусства — 2003.
  2. Маресьев Алексей Петрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. http://www.prazskyhradarchiv.cz/archivKPR/upload/rp.pdf
  4. Данные о воздушных победах А. Маресьева разнятся, см. раздел «Военные годы».
  5. В Жирновском районном краеведческом музее открылась архивная выставка к 100-летию легендарного лётчика-истребителя А. П. Маресьева
  6. В многих публикациях об А. Маресьеве ошибочно указывается, что до своего ранения и падения его самолёта он сбил 4 немецких самолёта
  7. Часто в литературе об А. Маресьеве ошибочно указывается дата 4 апреля.
  8. Обстоятельства с момента падения до спасения А. Масерьева подробно изложены в очерке В. Зуева «Полподковы от… самолета Маресьева. Рассекреченные документы позволяют представить исключительный драматизм подвига легендарного аса» // «Независимое военное обозрение». 2017, 22 сентября.
  9. Наградной лист — представление к Ордену Красного знамени, 9.4.42г. — Электронный банк документов «Подвиг Народа в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.»
  10. </nowiki> Биография Маресьева
  11. Настоящий человек после войны
  12. Авинников, Д. А. Герои, повторившие подвиг Алексея Маресьева / Д. А. Авинников, Г. В. Костюхина. — Текст : непосредственный // Молодой ученый. — 2014. — № 1 (60). — С. 277-280. — [1]
  13. Приказ о присвоении почетного спортивного звания "Заслуженный мастер спорта России". 2010-06-27 тикшерелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маресьев // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 15-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Наш Маресьев / сост. В. С. Шантарин. — Камышин, 1996. — 60 с. — 1000 экз.
  • Маресьев А. П. На Курской дуге. — М. : Воениздат, 1960. — 80 с.
  • Бондаренко А. С., Бородин А. М. и др. Строки из биографии // Герои-Волгоградцы / Вст. А. С. Чуянов. — Волгоград: Нижне-Волжское книжное издательство, 1967. — С. 221--229. — 471 с. — 25 000 экз.
  • Кулеба А. Ему путёвку в небо дала граница. // «Вестник границы России». 2016. — № 3(186). — С. 60—67.
  • Оберемко В. Сел и полетел! // Аргументы и факты : еженед. газ.. — 2011. — № 20 (май). — С. 46.
  • Дроздов Константин, канд. ист. наук. Настоящий Маресьев : Непричесанный рассказ летчика, будущего героя знаменитой повести Бориса Полевого, публикуется впервые // Родина. — 2016. — № 6. — С. 98.
  • Андрей Сидорчик. Жизнь настоящего человека. Чем Алексей Маресьев отличался от героя книги // Аргументы и факты. — 2016. — 20 мая.
  • Евгений Кириченко. Час пешком до своих : Благодаря архивным документам поисковики нашли точное место падения самолета Алексея Маресьева // Родина. — 2017. — № 5. — С. 58—62.