Алп Әрән Демиркая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алп Әрән Демиркая latin yazuında])
Алп Әрән Демиркая
Туган телдә исем төр. Alp Eren Demirkaya
Туган 4 гыйнвар 1986(1986-01-04) (38 яшь)
Төркия , Ризе
Милләт төрек
Ватандашлыгы Төркия Төркия
Һөнәре галим, тәрҗемәче
Җефет Айгөл Демиркая
Сайт Alp-Eren Demirkaya

Алп Әрән Демиркая[1], шулай ук Алп Эрен Демиркая[2] (төр. Alp Eren Demirkaya; 1986 елның 4 гыйнвары, Төркия, Ризе иле, Ризе ) ― төрек галиме, филология докторы, тәрҗемәче, Төркиянең Бартын шәһәре университеты әдәбият факультетының заманча төрки тeлләр һәм әдәбиятлaр кaфeдрacы гыйльми хезмәткәре, татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирүче. Татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. [3]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Әмирхан Еникинең төрек телендә чыккан китаплары тышлыгы.

1986 елнң 4 гыйнварында [4] Ризеда туган. Башлангыч һәм урта белемне Артвинда алган, урта мәктәпне Трабзон лицеенда тәмамлаган. 2010 елда Гази университеты әдәбият факультетының заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлекчәсен тәмамлаган. 2014 елда Гази университеты Социаль фәннәр институтының заманча төрки телләр кафедрасында аспирантура тәмамлаган, Tatar Türkçesinde İsim Cümlesi темасына диссертация яклаган [5]. 2020 елның февралендә Бартын университеты Социаль фәннәр институтының заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында докторлык программасын тәмамлаган. Татар әдәбиятын өйрәнүче галим хәзерге вакытта Бартын университеты әдәбият факультетының (Bartın Üniversitesi Edebiyat Fakültesi) заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында фәнни хезмәткәр буларак эшен дәвам итә. 10 фәнни мәкалә, 6 тәрҗемә китабы авторы.[6]

Татар язучысы Әмирхан Еники иҗаты буенча диссертация яклаган (филология фәннәре кандидаты Бартын университеты әдәбият факультетының заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире Алсу Камалиева җитәкчелегендә башкарылган), шулай ук татар язучысының утыз җиде хикәясен филологик анализлауга багышланган «Әмирхан Еники хикәяләре хакында» («Еmirhan Yeniki’nin hikâyeciliği») монографиясен чыгарган (Demirkaya А.E. Emirhan Yeniki’nin hikayeciliği. Türkiye: Hiperlink yayinlari, 2020. 276 S.). [2]

Филология фәннәре докторы, ТР ФА гыйльми сәркатибе профессор Дания Заһидуллинаны үзенең остазы дип саный. [3]

Демиркая татар теленнән төрек теленә әсәрләр тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә (2023) 5 матур әдәбият китабы һәм 1 монография тәрҗемә иткән, алар арасында Әлфия Ситдыйкова, Марат Кәбиров, Әмирхан Еники кебек язучыларның әсәрләре бар. Галим билгеләп үткәнчә, аның һәр китабы 700 данәдә чыккан һәм Төркия университетлары китапханәләренә таратылган. [7] Әмирхан Еникинeң хикәяләрен тәрҗемә итеп, өч китап: Bir saat ligine (июль, 2021; Бaлa, Бeр гeнә сәгaтькә, Ялгыз кaз, Мәк чәчәгe, Кунaкчыл дoшмaн, Икeнчe көннe, Тaулaргa кaрaп, Кeм җырлaды?, Ялгызлык, Шиһaп aбзыйның тaныш кызы), Sistemin kolesi (октябрь, 2021; Бөкe, Мaйбәдәр кaрчыкның тугaн көнe, Cыбызгы, Гaдәт кoлы, Әзeр хикәя, Кoръәнхaфиз, Мәчeт җылый, Чикeрткә, Мaндaрин сaтучы, Бүрeк... түгәрәк булa, Интeрвью), Unutulmaz dakikalar китапларын бастырып чыгарган. [8]

2002 елның гыйнварында Марат Кәбировның «Убырлар уянган чак» романын төрек теленә тәрҗемә итеп, китап итеп чыгарган (Vampirler uyandiginda). [9][1]

2022 елның декабрендә Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» повестен (2019 елда басылып чыккан булган) төрек теленә тәрҗемә итеп, Dunya tekerleġi (Дөнья тәкәрләгe) исеме белән китап итеп бастырып чыгарган (китапның редакторы – Чулпан Зариф). [3]

« Әлфия Ситдыйкованың повесте КамАЗ тарихы белән бәйле булуы белән кызыксындырды, чөнки мин «Дакар» ярышларын даими күзәтәм. Авторлардан рөхсәт алгач, тәрҗемә эшенә тотындым [3]
Алп Әрән Демиркая
»
Тышкы рәсемнәр
Уфада БДПУ түгәрәк өстәлендә очрашу фотосурәтләре.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында 2023 елның 2 февралендә «Матур әдәбиятны тәрҗемә итү кыенлыклары» исемле түгәрәк өстәл утырышында, 7 февральдә галимнәр, студентлар, каләм ияләре, журналистлар белән очрашуда катнашкан. Очрашуда кафедра мөдире профессор Илшат Насыйпов, филология фәннәре кандидатлары Альбина Хәлиуллина, Нурия Хәлиуллина, БР Язучылар берлегенең татар секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин һ. б. булган.

« Төркиядә татар телен илнең 18 университетында укыталар. Татар һәм төрек телләре охшаш. Төркиядә татар әдәбияты белән кызыксыналар, аны укырга да яраталар. Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникиның әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, китаплары басылып чыгу белән аларның сатылып бетүе дә моның бер дәлиле булып тора дип әйтә алам.[10]
Алп Әрән Демиркая
»

2022 елның җәендә Демиркая «Һәнәк» журналының 1925 елдан 1937 елга кадәр архивын (тегелмәләрен) өйрәнеп, бу басма буенча фәнни хезмәт язу максаты белән Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә эшләгән. Тәрҗемәләр өстендә эшләргә хатыны Айгөл Демиркая ярдәм иткән. [11]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Emirhan Yeniki'nin Hikâyeciliği (2020),
  • Bir Saatliğine (2021),
  • Sistemin Kölesi (2021),
  • Unutulmaz Dakikalar (2021).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Айгөл Демиркая, тәрҗемәче, чыгышы белән Башкортстанның Зиянчура районы Күгәрчен авылыннан.[12]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Әлфинә Сибгатуллина. Маҗара тәрҗемәсе яки тәрҗемә маҗаралары. Казан утлары, 2022 ел, февраль
  2. 2,0 2,1 Гөлфия Гайнуллина. Алп Эрен Демиркаяның Әмирхан Еники хикәяләре монографиясенә бәяләмә. Tatarica
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Әлфия Ситдыйкова. КАМАЗ турында төрекләр дә укый. Шәһри Чаллы, 11.03.2023
  4. Alp-Eren Demirkaya Вконтакте
  5. TATAR TÜRKÇESİNDE İSİM CÜMLESİ. Alp Eren DEMİRKAYA PDF
  6. Alp Eren Demirkaya. Bartın University - Academia.edu (төр.)
  7. В Акмуллинском университете с рабочим визитом. BSPU Международные связи, ВКонтакте, 3.02.2023
  8. Руфина Гималетдинова. Фотоальбом Амирхана Еники презентовали в Казанском университете. Казанский (Приволжский) Федеральный Университет, 22.02.2022(рус.)
  9. Марат Кәбиров. Убырлар уянган чак - төрек телендә чыкты. Марат Кәбиров. Язучының рәсми сәхифәсе
  10. Зөһрә Исламова. Әмирхан Еники, Марат Кәбиров һәм Әлфия Ситдыйкованы кем берләштерә? Кызыл Таң, 7.02.2023
  11. Национальную библиотеку посетил ученый из Турции. Национальная библиотека имени Ахмет-Заки Валиди Республики Башкортостан(рус.)
  12. Төрек галиме, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альп Эрен Демиркая белән очрашу. Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]