Чулпан Зариф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан Зариф latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чулпан Зариф
Ч.Ә. Зариф-Четин.jpg
Тугач бирелгән исеме: Чулпан Әфрәим кызы Зарипова
Туу датасы: 25 апрель 1969(1969-04-25) (50 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Субаш Аты
Эшчәнлек төре: укытучы, шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1995 - х. в.
Юнәлеш: поэзия, тәнкыйть, тәрҗемә
Жанр: шигырь, мәкалә
Иҗат итү теле: татар, төрек, рус
Яшәү җире Пушкин урамы, Казан[1]

Чулпан Зариф, Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин (Төркиядә: Çulpan Zaripova Çetin, 1969 елның 25 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Субаш Аты) — шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, укытучы, филология фәннәре кандидаты. 1999 елдан Төркиядә яши, Мугла, Карс шәһәрләре университетларында укыта. Татарстан (2006 елдан), Төркия, Ауразия язучылар берлекләре әгъзасы. Өч телдә (татар, рус, төрек) иҗат итә [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 25 апрелендә Татарстан АССР Арча районы Субаш Аты авылында дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Әфрәим сәүдә системасында эшләгән, әнисе Гөлфама, укытучы. Туганнары Ландыш, Миләүшә, Рамил. 1975 елда гаиләсе Арчага күченә. Арчаның 1нче урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының 1нче курсын (1987), Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетын (1992), аспирантура тәмамлаган.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында «Сәгыйть Рәмиев иҗатында Көнчыгыш - Аурупа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган (1995, фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы, профессор Альбина Мазһар кызы Саяпова).

1992 елдан Казан дәүләт педагогика университетының (КДПУ) татар әдәбияты кафедрасында эшли, 1999 елдан доцент. 19951999 елларда КДПУ татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбияты фәннәреннән укыта. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан һ. б. әдипләрнең иҗатын өйрәнә.

Төркиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда үзлегеннән төрек телен өйрәнә. 1999 елдан бирле Төркиядә: 19992002 елларда Антальядә яши, 20022012 елларда Мугла шәһәре университетының (төр. Muğla Sıtkı Koçman Üniversitesi) әдәбият факультеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасы доценты. Татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты, татар теле укыта, берничә урында рус теле курслары алып бара. Төрле ил журналларында татар әдәбияты һәм татар халык иҗаты турында фәнни мәкаләләр бастыра, төрек телендә татар халык ашлары, татар милли киеме турында китаплар чыгара[3] [4], халыкара конференцияләрдә катнаша. Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Марсель Гарипов һ. б. әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия вакытлы матбугатында бастырып чыгара.

2012 елдан Карс шәһәренең Кавказ университетының славян телләре һәм әдәбиятлары кафедрасында рус теле һәм әдәбияты укыта[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп елларында Арча районының «Коммунизмга» («Арча хәбәрләре») газетасы каршындагы «Тукай якташы» әдәбият-сәнгать түгәрәгенә (җитәкчесе Радик Фәизов) йөри, телевидение тапшыруларында катнаша, татарча һәм русча шигырьләре вакытлы матбугатта басыла башлый. 1998 елда «Идел» журналы уздырган «Ләйлә-Мәҗнүн» мәхәббәт турында язылган шигырьләр бәйгесендә беренче урын ала.

Казанда укыган һәм эшләгән елларында республика газета-журналларында шигырьләре һәм фәнни мәкаләләре басылып чыга. Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә (Мәскәү, Уфа, Пермь, Ырынбур, Яр Чаллы, Днепропетровск (Украина) һ. б. шәһәрләрдә) катнаша. КДПУ татар әдәбияты кафедрасы каршында оешкан «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли. Татарстан радиосы һәм телевидениесенең әдәби тапшыруларында катнаша.

«Чулпан Зариф» псевдонимы белән шигырь китаплары бастыра. Төркиядә төрек телендә шигырьләр яза, китабын чыгара. Күп шигырьләре, фәнни мәкаләләре чит илләрдә дөнья күргән[6].

Шигырьләре, мәкаләләре татар, рус, төрек телләрендә газета-журналларда бик күп басыла. 2003 елда ’’Кояшка юл тота кәрваным”, 2013 елда “Апельсиновая осень” шигырьләр җыентыгы, 2005 елда “Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан” исемле Сәгыйть Рәмиев иҗатына карата яңа мәгълүматлар, истәлекләр һәм моңарчы басылмаган фоторәсемнәр җыентыгы чыгара. Төрле телләрдә 3 гыйльми китап, 2 уку китабы һәм бик күп тәрҗемә эшләре бар. Ул 1995 елдан бирле галимә, шагыйрә, һәм тәрҗемәче буларак берничә юнәлештә эшчәнлек күрсәтә.

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Йосыф Четин, уллары Ильяс. «Четин» – төрекчә «булдыклы», «үткен».

Бүгенге көндә Чулпан Зариф Татарстан (2006) һәм Эгей Язучылар берлекләре әгъзасы. Гаиләсе белән Төркиянең Карс шәһәрендә яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов, Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Фәүзия Бәйрәмова. Төркия: шәһәрләр һәм шәхесләр. Китапта: Бәйрәмова Ф. Ә. Туран иле. К.: «Аяз» нәшрияты, 2008 ел, 65-68нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]