Анатолий Смородинцев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Смородинцев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 6 (19) апрель 1901
Туу урыны Аскын, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 6 август 1986(1986-08-06) (85 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Богослов зираты[d]
Һөнәр төре вирусолог
Эшчәнлек өлкәсе Вирусология
Әгъзалык Академия медицинских наук СССР[d]
Әлма-матер Тум дәүләт университеты[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Ленин ордены Халыклар Дуслыгы ордены Хөрмәт Билгесе ордены Ленин мөкәфәте

Смородинцев Анатолий Александрович (19 апрель 1901 ел6 август 1986 ел) — ССРБ бактериологы, вирусолог, иммунолог. ССРБ Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1966), медицина фәннәре докторы, профессор, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының грипп фәнни-тикшеренеү институтына нигез салучы һәм беренче директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Смородинцевның Ленинградта Богословский зыяратында кабере

Анатолий Александрович Смородинцев 1901 елның 19 апрелендә Русия империясе Уфа губернасы Бөре өязе (хәзер Башкортстан Республикасының Аскын районы) Аскын авылында земство табибы гаиләсендә туа. Гаиләдә барлыгы дүрт бала була. Әтисе аларда медицинага сөю тәрбияли һәм бөтен балалары да табиб булып китә[2]. Башлангыч мәктәпне һәм реаль училищены тәмамлаганнан соң, Томск университетының медицина факультетына укырга керә.

1923 елда университетны тәмамлаганнан соң Томск Бактериология институтында ассистент итеп калдыралар[3]

1924 елда Эшче-авылдаш Кызыл армиясенә чакырыла. Төркестан фронтында табиб булып хезмәт итә, басмач бандалар белән сугышта катнаша.

1926 елда, Кызыл Армияда хезмәтен тутыргач, Ленинградта Эксперименталь медицина институтында стажировка үтә, бер үк вакытта Акушерлык һәм гинекология үзәк институтының бактериологик лабораториясе мөдире була.

19331937 елларда — Л. Пастер исемендәге Ленинград бактериология һәм эпидемиология институтының бактериология бүлеге мөдире

19381945 елларда — Мәскәүдә Бөтен Союз эксперименталь медицина институтының вирус бүлеге мөдире.

Бөек Ватан сугышы вакытында — Томск институты белән эвакуациядә, Томск шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге баш эпидемиологы (1941-1942).

19461967 елларда — Ленинград эксперименталь медицина институтында вирусология бүлеге мөдире.

19671972 елларда — Бөтен союз гриппны фәнни-тикшеренү институты директоры.

1972 елдан — шушы институтның гриппны һәм кискен респиратор авыруларны искәртү үзгәлекле бүлеге мөдире

1975 елдан — ССРБ Медицина фәннәре академиясенең эксперименталь медицина институтында вирусология бүлеге мөдире.

1986 елның 6 августында Ленинградта вафат була. Богословский зиратында җирләнгән.

Фәнни эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

600-дән артык тикшеренү авторы, шул исәптән вируска каршы иммунитетка, талпан энцефалитына, геморрагик нефрозонефритка, полиомиелитка, кызылчага, эпидемик паротитка, гриппка, вируслы инфекцияләрне үзенчәлекле профилактикалау ысулына багышланган 12 монография авторы һәм автордашы.

Полиомиелитка каршы вакцина эшли һәм индерә (М. П. Чумаков белән бергә) . Гриппка, талпан энцефалитына, кызылчага, эпидемик паротитка каршы вакцина эшли.

А. А. Смородинцев турыдан җитәкчелеге астында Л. Пастер исемендәге Ленинград институтында, Л. М. Бойчук, Е. С. Шикина һәм Л. Ю. Тарос катнашлыгында, 1960 елда зыянсыз аттенуирланган штамм «Ленинград-16» селекцияләнә һәм кызылчага каршы вакцинаны җитештерү технологиясе эшләнә, ул 1967 елдан ССРБ-ның бөтен территориясендә киң кулланыла башлый.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Смородинцев Анатолий Александрович // Сафлор — Соан. — М. : Советская энциклопедия, 1976. — С. 626. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 23).

Чумаков М. П. Анатолий Александрович Смородинцев (К 80-летию со дня рождения) // Журн. микр., эпид. и иммун.. — 1981. — № 7.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Смородинцев Анатолий Александрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. О Смородинцеве А. А. на странице города Уфа
  3. Большая Медицинская Энциклопедия / Главный редактор Б. В. Петровский. — издание третье. — 1984.
  4. В большинстве источников приводится устаревший перечень наград. В апреле 1986 года в газетах был опубликован Указ Президиума Верховного Совета СССР. За большие заслуги в развитии медицинской науки, народного здравоохранения, подготовке научных кадров и в связи с 85-летием со дня рождения действительный член Академии медицинских наук СССР Анатолий Александрович Смородинцев награждался вторым орденом Ленина (http://beta.bashvest.ru/showinf.php?id=9518(үле сылтама)).
  5. Этот орден приводится в перечне наград в биографической статье о Смородинцеве А. А. (БМЭ, М., издание третье, 1984, т. 23. С. 461)