Апостол Варфоломей
Изге Варфоломей | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | арам. בר תולמי |
Туган | БЭК I гасыр Кәна (Гәлиләя) |
Үлгән | I гасыр Альбана |
Үлем сәбәбе | тирене сыдыру[d] һәм башсызландыру[d] |
Милләт | яһүд |
Һөнәре | вәгазьче |
Варфоломе́й (Нафанаи́л) (арам. בר-תולמי, грек. Βαρθολομαίος, лат. Bartholomaeus) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, исеме Инҗил аша билгеле.
Инҗил буенча
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маттай (10:3), Марк (3:18) һәм Лүк (6:14) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре (1:13) китабында китерелгән апостоллар исемлекләрендә исеме искә алынган. Изге китапны өйрәнүчеләр фикеренчә, Яхъя Инҗилендәге (1:45-50) Нафанаил – ул Варфоломей үзе. Димәк, апостол Варфоломей – Гайсәнең иң беренче укучыларының берсе, ул иманга дүртенче булып килгән (Андрей, Петер һәм Филипптан соң).
Инҗилдә хәбәр ителгәнчә, Варфоломей тумышы белән Гәлиләядәге Кәнадан булган (Яхъя, 21:2). Мөген, ул апостол Филиппның туганы яки якын дусты булгандыр, чөнки нәкъ менә Филипп Варфоломейны Гайсә янына китерә, һәм апостол исемлекләрендә дә алар бергә языла.
Риваятьләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Риваять буенча, Варфоломей, Филипп белән бергә, Кече Азия шәһәрләрендә дин тарату белән шөгыльләнә. Аның Һиндстанга баруы, Әрмәнстанда вәгазьләр сөйләве һәм Арташат калкулыгында апостол Яһүд Фаддей белән очрашуы хәбәр ителә (Әрмән чиркәве аларны үзенең нигез салучысы дип саный).
Мәҗүси каһиннәренең сүзенә ияреп, әрмән патшасының энесе, Астиаг, Албан исемле шәһәрдә Варфоломейны кулга ала. Аны башын аска куеп асалар, ләкин ул вәгазьләвен туктатмый. Шуңарга аны тәредән төшерәләр, тиресен туныйлар, ә аннары башын кисәләр.
Хөрмәт итү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Апостол Варфоломейны искә алу бу көннәрдә башкарыла:
- Католик чиркәве – 24 август,
- Православ чиркәве – 22 апрель (5 май), 11 (24) июнь (үлеме), 30 июнь (13 июль) (Унике апостол җыены), 25 август (7 сентябрь) (калдыкларын күчерү).
- Әрмән апостол чиркәвендә Варфоломей нигез салучы апостол буларак хөрмәт ителә, хәтер көннәре – 25 февраль һәм 8 декабрь.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыкта [[Commons:Category:
Saint Bartholomew Викиҗыентыкта|Апостол Варфоломей]] темасына медиафайллар бар
- Апостол Варфоломей // Православная энциклопедия (рус.)