Апостол Матиас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апостол Матиас latin yazuında])
Апостол Матиас
Туган I гасыр
Яһүд иле
Үлгән 63(0063)
Иерусалим
Үлем сәбәбе ташлар атып үтерү[d] һәм распятие[d][1]
Күмү урыны St. Matthias' Abbey[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче

 Апостол Матиас Викиҗыентыкта

Матиас, яисә Матфий (грек. Ματθίας, лат. Matthias, яһүд. מַתִּתְיָהוּ (מַתִּי) תולמא — Яһвәнең бүләге) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, җирәбә буенча Яһүд Искариот урынына куелган апостол.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трирда апостол Матиас кабере өстендәге саркофаг

Матиасның исеме Апостолларның эшләре китабында гына искә алына. Апостоллар, Гайсәгә хыянәт иткән һәм соңрак үз-үзен үтергән Яһүд Искариот урынына башка кешене үзләре арасына сайлап куярга карар кыла. Төгәл кемне сайларга белмичә, алар, Ходайга таянып, җирәбәгә таяналар. Варнава дип йөртелүче Йосыф һәм Матиастан соңгысына җирәбә чыга.

Матиас турында башка мәгълүматлар риваятьләрдә генә бирелә. Дмитрий Ростовский язмалары буенча, унике апостол рәтенә кергәнче, Матиас Гайсәнең җитмеш укучысы арасында була.Ул Изге рухның иңүенең шаһите була, соңрак, башка апостоллар белән бергә Иерусалимда һәм Яһүдәядә дин тарата. Ул могҗизалар кылган, авыруларны дәвалаган, үлгәннәрне терелткән, җеннәр куган дип санала. Апостол Петр һәм Андрей белән Антиохиягә бара, Каппадокиядәге Тиан һәм Синоп шәһәрләрендә була. Бу җирләрдә Матиасны төрмәгә ябалар, аны, могҗизалы рәвештә, апостол Андрей коткара. Шушы вакыйгадан соң Матиас Понт ярындагы Амасия шәһәренә юнәлә. Андрейның 3 нче сәяхәте вакытында изге Матиас аның белән бергә Эдесса һәм Севастияда була.

Чиркәү риваяте сөйләвенчә, Матиас Көнбатыш Гөрҗистанда һәм Македониядә вәгазьләр сөйли һәм гомерен еш кына куркыныч астына куя. Соңрак ул Яһүд иленә кайта һәм шунда дәгъвәт эшен дәвам итә. Христианлыкны тараткан өчен, синедрион Матиасны үлем җәзасына хөкем итә, нәтиҗәдә, аны таш атып үтерәләр. Грек язмаларында исә Матиасның тәрегә асып үтерелүен хәбәр итәләр. Үлемен гадәттә 63 елда булган дип язалар.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, Матиасның калдыкларын Елена патшабикә Алманиягә алып кайта, аны Трирда, изге Матиас аббатлыгында саклыйлар.

Матиасның хәтер көнен православ чиркәвендә (юлиан тәкъвиме буенча) 9 августта һәм 30 июньдә (Унике апостол җыенында) бәйрәм итәләр. Католиклар һәм англиканнар исә 14 майда искә алалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.newadvent.org/cathen/10066a.htm