Симон Көрәшүче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Симон Көрәшүче latin yazuında])
Апостол Симон Көрәшүче
Туган телдә исем Шимун Кананит (Зелот)
Туган I гасыр
Кана Галилейская[d]
Үлгән 107
Пелла[d], Ирбид[d], Үрдүн
Үлем сәбәбе Распиливание[d]
Милләт яһүд
Һөнәре вәгазьче
Ата-ана

 Апостол Симон Көрәшүче Викиҗыентыкта

Симон Көрәшүче, яки Көрәшүче Шимун, яки Симон Кананит (Зелот) (грек. Σίμων ο ΚανανίτηςГайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе.

Инҗилләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инҗилләрдә Көрәшүче Симон турында мәгълүмат бик аз бирелгән. Аның исеме Маттай (10:4), Марк (3:18), Лүк (6:15) Инҗилләрендә һәм Рәсүлләрнең эшләре (1:13) китабындагы апостоллар исемлегендә китерелә. Шимун Петрдан аерыр өчен, аны Шимун Зилот яки Шимун Кананит дип атыйлар. Яңа Гаһедтә бу апостол турында башка хәбәрләр юк. Зилот кушаматын исә кайвакыт яһүди милләтчеләре (зелотлар) белән бәйләп аңлаталар.

Риваятьләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, апостол Симон Яһүдәя, Мисыр, Абхазия һәм Ливиядә христианлык тарата. Ул Яһүд Фаддей белән Фарсы илендә дә дәгъвәт белән шөгыльләнгән булырга мөмкин.

Симонның Британиядә булуы хакында легендар мәгълүматлар сакланган.

Изге риваять буенча, апостолны Кавказ җирләрендә тереләй пычкы белән кисеп үтерәләр. Никопсия исемле шәһәрдә җирләнгән, дип санала.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Православ чиркәвендә 10 майда һәм 30 июньдә (Унике апостол җыенында), католикларда 28 октябрьдә хәтер бәйрәмен үткәрәләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]