Леви Маттай
Апостол Маттай | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Леви Маттай |
Туган | I гасыр Яһүдәя |
Үлгән | 74 Хәбәшстан |
Үлем сәбәбе | башсызландыру[d][1] |
Яшәгән урын | Капернаум[d] |
Милләт | яһүди |
Һөнәре | салым җыючы, вәгазьче |
Ата-ана | |
Леви́ Маттай (яһүд. מתי, грек. Ματθαίος, Леви́й Матфе́й) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, Яңа Гаһед вакыйгалары персонажы. Урнашкан тәртип нигезендә, арамей телендә язылган Маттай Инҗиленең авторы булып санала.
Леви Маттайның исеме Маттай (10:3), Марк (3:18) һәм Лүк (6:15) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре китабында (1:13) китерелгән апостоллар исемлегендә искә алына. Кайчакта Инҗилләр Маттайны Леви Һалфай, ягъни Һалфай улы дип атыйлар.
Инҗилләрдә Маттай турында әйтелгән бердәнбер төгәл дөрес факт – аның салым җыючы булуы. Маттай Инҗилендә апостол гади салым җыючы Маттай буларак искә алынган, бу исә авторның түбәнчелеклелеге турында сөйләргә мөмкин, чөнки яһүдиләр салымчыларны бик каты мыскыллаганнар.

Инҗил вакыйгаларыннан соң Маттайның ничек яшәве турында мәгълүматлар бик аз. Кайбер чыганакларга ышансак, ул Хәбәшстанда вәгазь сөйләп йөргән һәм шул илдә, 60 ел тирәсендә җәзалап үтерелгән; башка чыганакларда исә аның Иераполь исемле Кече Азия шәһәрендә кешеләрне христианлыкка чакырганы өчен җәзалануы сөйләнелә. Тагын бер версия исә апостолны Грузиядәге Гонио-Апсарос кирмәнендә үтерелүен хәбәр итә. Маттайның кабере Гониода, яисә Италиядәге Салерно каласында дип санала.
Изге апостол һәм инҗилче Маттайны иконаларда һәм башка сәнгать әсәрләрендә бик еш сурәтлиләр. Караваджоның апостол тормышына багышланган өч картинасы дөньякүләм рәсем сәнгатенең шаһәсәрләре[2] рәтенә керә.
Леви Маттай Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында персонаж буларак катнаша.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Православ чиркәвенең тәкъвимендә (юлиан тәкъвиме буенча) апостол Маттайны 16 ноябрь һәм 30 июньдә (Унике апостол җыены) искә алалар. Католикларда, шулай ук инҗилчеләрдә һәм англиканнарда 21 сентябрьдә хәтер көнен үткәрәләр.
Маттай Италиядәге Салерно шәһәренең яклаучысы дип санала. Шулай ук, бухгалтерлар, тамгачылар һәм барлык финанс хезмәтләре изге Маттайны үзләренең яклаучысы дип кабул итә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыкта [[Commons:Category:
Saint Matthew Викиҗыентыкта|Леви Маттай]] темасына медиафайллар бар
- Маттай Инҗиле(үле сылтама)
Мастер һәм Маргарита романы |
|
---|---|
Персонажлар |
Мастер • Маргарита • Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло • Фагот (Коровьев) • Мәче Бегемот • Гелла) • Михаил Александрович Берлиоз • Иван Бездомный • Степан Богданович Лиходеев • Григорий Данилович Римский • Иван Савельевич Варенуха • Никанор Иванович Босой • Алоизий Могарыч • Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри • Понтий Пилат • Яһүдә • Каифа • Афраний • Марк Крысобой • Левий Матвей |
География | Александров бакчасы • Начар фатир • Патриарх күлләре • МАССОЛИТ • «Варьете» Театры • Профессор Стравинский клиникасы • Яһүд иле • Грибоедов рестораны • Бакча-Аквариум • Ялта |
Куелышлар | 1972 ел, ГФР • 1972 ел, Югославия-Италия • 1989 ел • 1994 ел • 2005 ел • |