Балтыйк буе стратегик саклану операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтыйк буе стратегик саклану операциясе latin yazuında])
Балтыйк буе стратегик саклану операциясе
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы

операцияның үткән схематик сүрәте.
Дата

22 июнь 194110 июль 1941

Урын

Литва, Латвия, Эстония, ССРБ төньяк-көнбатышы; Балтыйк диңгезе

Нәтиҗә

Алман гаскәрләре сугышта җиңгәннәр

Көндәшләр
билгесез билгесез
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе - Бөек Ватан сугышының башында (22.06.1941 — 10.07.1941) Совет-Алман фронтында чик янындагы бәрелеш.

Операцияга кергән территория һәм период[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литва, Латвия, южной части Эстониияны, Псков области РСФСР, Балтийском море.

Период[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июненә хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.

Гольдап[1]—Мемель[2] сызыгында фельдмаршал Вильгельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман төмәне, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның составында 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләде: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы заградителе, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содат һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танкы), 10 743 очкыч булган. Өч флотта якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе) тупланган. Дәүләт чиген саклауны чик буе гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итәргә тиеш булган.

Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган 27нче армиягә формалаштырылган. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның көньяк чигенә кадәр 300 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Фашист Алмания ССРБ-нә һөҗүм иткәннән соң Балтыйк буе стратегик саклану операциясе башлана.

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе. Балтыйк буе стратегия саклану операциясе башланды. Фёдор Кузнецовның Төньяк-Көнбатыш фронты һәм Балтыйк флоты көчләренең өлеше, 1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үтте. Стратегик операция эчендә Чик янындагы сугыш Литвадә һәм Латвиядә һәм Шяуляй юнәлешендә каршы һөҗүм үткәрелгән (картаны карагыз — Боевые действия на северо-западном, западном и юго-западном направлениях. 22 июня — 9 июля 1941 г.).

Шауляй юнәлешендә «Төньяк» армия төркеменең 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче армия саклауны ертты. Совет гаскәрләрен Дубиса елгасы артына алып ташлап, алман 41-нче моторлаштырылган корпусы Таурогенне басып алды. Эрих Манштейның 56-нчы мотокорпусы бер көн эчендә 80 км алга күчте, Каунастан төньяк-көнбатышрак районына чыкты һәм Арёгала янында Дубиса аша күперне басып алды.

Вилнүс юнәлешендә «Үзәк» армия төркеменең 3-нче танк төркеме һәм 9-нчы армиясы Төньяк-Көнбатыш фронтының 11-нче армиясының саклаун ертып, Неман аша барлык өч күперен басып алы һәм Алитус һәм Меркине районындарында елга аша чыкты.

Бүтән фронт өлешләрендә алман гаскәрләр басу астында совет гаскәрләре 15—20 км чигенделәр .

23 июньне 4-нче танк төркеме һөжүмне дәвам итте.

24 июньдә 56-нчы моторлаштырылган корпусның 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км эченә керә һәм Укмерге шәһәренә чыга.

25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә.

26 июньдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Даугавпилс янына үтә.

28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.

29 июньдә «Төньяк» армия төркеме гаскәрләре Көнбатыш Двина елгасында алган плацдармларда көчләрен җыйдылар.

1 июльне 18-нче алман армиясе Риганы басып алды

2 июльдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче һәм 27-нче армиялар бертерелгән арасына китереп бәреп керде.

4 июльдә 4-нче танк төркеме Резекнене басып алды, Островның көньяк кырыйларына барып җитте, йөрештән Великая елга аша чыкты һәм Островны басып алды.

5 июльдә Остров районында совет гаскәрләре дошманны контрһөҗүм иттеләр һәм алман гаскәрләрен шәһәрдән бәреп чыгардылар.

6 июльдә 4-нче танк төркеме Островны яңадан алды.

8 июльдә 4-нче танк төркеменең 41-нче моторлаштырылган корпусы Псковны көнчыгыштан читләтеп үткен һәм Лугага һөжүмне ныгыйта башлаган.

9 июльнә Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре Псковны калдырдылар.

1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үткән, Балтыйк буе стратегик саклану операциясе, тәмамланды

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Документлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Барбаросса» операциясе
Белосток-МинскРазеньяйБродыСмоленскКиевУманьЕльняТаллинОдессаДонбассРостов
  1. хәзер Голдап, Польша
  2. хәзерге Клайпеда, Литва