Айсберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсберг latin yazuında])
(Бозтау битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Айсберг, боз тавы (ингл. iceberg, нидерл. ijsberg, алман. Eisberg) — шельф бозлыгыннан кителеп төшкәннән соң, Бөтендөнья океанының поляр өлкәләрендә иркен йөзеп йөрүче яки диңгез-океаннарның сайрак урыннарында һәм бозлык буендагы күлләрдә утырган эре боз кисәкләре (рус. глыба).

Айсберг
Айсбергның су астындагы өлеше (фотомонтаж)
Арктикада боз тавы

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Айсберг» сүзе нидерланд телендәге «ijsberg» (боз тавы) сүзеннән башка телләргә таралыш алган. Датлар телендә «isbjerg», алман телендә «Eisberg», түбән саксон диалектында «Iesbarg» һәм швед телендә «isberg» тамырдаш сүзләре бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсберг, күп очракта, бозлыкларның (Антарктида, Арктика Канада архипелагы төньяк утраулары бозлыклары, Гренландия бозлыклары, Шпицберген, Франц-Иосиф җире, Төньяк Җир утраулары бозлыклары һ. б. бозлыкларның) шуышып суга төшкән читеннән кителеп ясала. Боз тавының 90% ы су астында (өстән күренми торган) була. Су өслегеннән калкып торган боз тавының биеклеге 5 м дан башлап 70-100 м га җитәргә мөмкин. Боз таулары диңгез агымнарына эләгеп, җылы киңлекләргә (Атлантик океанның төньяк-көнбатыш яр буе, Азор һәм Бермуд утраулары киңлекләре) килеп җитә һәм шунда акрынлап эрүгә дучар була.

Боз тавының формасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боз тавының формасы аның нинди бозлыктан кителеп төшүенә (килеп чыгышына) бәйле.

  • Чыгаручы бозлык (рус. выводной ледник) айсбергы Көньяк океан өчен хас. Өслеге төрле ярыклар белән капланган тигез өстәл өстен хәтерләтә.
  • Каплама бозлык (рус. покровный ледник) айсбергының өслеге беркайчан да тигез булмый, Ул берьяклы түбә сыман авышкан хәлдә була. Каплама бозлык айсберглары — Көньяк океанның башка айсберглары белән чагыштырганда, күләме буенча иң кечкенәләре.
  • Шельф бозлыгыннан (рус. шельфовый ледник) кителеп төшкән айсбергларның өслеге, гадәттә, уннарча, хәтта йөзләрчә чакрымнарга сузыла. Биеклеге 30-50 м була. Өслеге дә, боз читенең диварлары да үтә тигез булуы белән аерылып тора.

Айсберг һәм кеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«The Icebergs» (Боз таулары). Фредерик Чёрч картинасы. 1861

Суднолар йөреше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркен йөзеп йөрүче боз таулары океан-диңгезләрдәге суднолар йөрешенә кыенлык һәм куркыныч тудыра. Айсберглы сулыкларга килеп кергәндә, тизлекне киметү — кораблар өчен куркынычсызлыкның төп шарты. Боз тавы белән көймәнең бәрелешенә чагу мисал булып, 1912 елда «Титаник» корабы белән, 1959 елда «Хедтофт» корабы белән боз тавының бәрелешүе тора. Төньяк Атлантикада айсбергларны күзәтү хезмәте — «Боз патруле» эшли.

Төче су белән тәэмин итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсбергларны күчерү юлы — планетаның төче су кытлыгы булган урыннарын су белән тәэмин итүнең бер варианты итеп карала. Бу идеягә 200 елдан артык булса да, боз тавының тотрыксыз хәлдә булуы, кителүе һәм җылы агымнарда эрүе сәбәпле, әлегә идея тормышка ашырылмаган. Француз галимнәре Поль-Эмиль Виктор һәм Жорж Мужен Согуд Гарәбстаны ярдәме белән, Ньюфаундлендтан Канар утрауларына кадәр 7 т лы боз тавын 141 көндә күчерергә мөмкин булуын, компьютерда модельләштереп, исәпләп чыгарганнар. Әлеге боз тавы күчерелә калса, ул эрегәннән соң да, 35 мең кешегә ел буе эчәргә җитәрлек су калырга мөмкин[1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Элла Бикмурзина. . Достать Айсберг. ВокругСвета.ру