Валериан Альбанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валериан Альбанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Валериан Альбанов
Albanov2.jpg
Туган 26 май 1882(1882-05-26)
Уфа, Россия империясе
Үлгән 1919[1][2]
Әчинск, Красноярск крае
Үлем сәбәбе корсак тифе[d]
Яшәгән урын Аксаков урамы, Уфа[3]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, хәрби хезмәткәр

Валериан Альбанов (Валериан Иван улы Альбанов, 26 май 1882(1882-05-26), Уфа, Россия империясе1919[1][2], Әчинск, Красноярск крае [4] ) — поляр штурманы, «Изге Анна» пар шхунасында дрейфта катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валериан Иванович 1882 елның 26 маенда Өфе шәһәрендә ветеринария табибы гаиләсендә туган. Әтисе 5нче Ырынбур казак полкында хезмәт итә.

1900 елда Альбанов Санкт-Петербургның ерак йөзү училищесының башлангыч классында укый башлый. Әтисенең иртә вафат булуы сәбәпле, үсмер укуны репетитор һәм корабларның модельләрен сату эше белән бергә алып барырга мәҗбүр булАльбанов Җәйге вакытта Альбанов матрос сәүдә судноларында хезмәт итә.

1904 елда училищены тәмамлап, Альбанов 2нче разрядлы штурман булып китә. Балтикта хезмәт итә, аннары Төньяк диңгез экспедициясендә капитан ярдәмчесе булып эшли. «Обь» судносында Альбанов КрасноярскЕнисей култыгы маршруты буенча йөри. Фарватер эшләрен җитәкләгән, лоцман вазифасында Енисей култыгы буенча корабльләр озатып йөргән, аннары Бакыдан Әстерхан һәм Красноводск маршрутларында штурман булган.

1908 елда ерак йөзү штурманы була. Өлкән штурманга кадәр күтәрелгән, башкаладан Балтыйк буе дәүләтләре портларына кадәр барган. Киләсе елына төньякка эшкә керә. АрхангельскАнглия портлары линиясендә хезмәт итә, аннары Архангельскидан Баренцев диңгезенә балык тотарга йөрүче корабль штурманының өлкән ярдәмчесе булып эшли.

«Изге Анна»да сәфәре һәм Франц-Иосиф җиренә баруы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда Альбанов Г.Л. Брусилов белән таныша. Нәтиҗәдә, Альбанов «Изге Анна»да штурман булып китә. Брусилов экспедициясенең максаты Русиядә беренче булып Русия флагы астында Төньяк-Көнчыгыш диңгез юлы белән йөзү һәм бер уңай шундагы диңгезе хайваннарын тоту кәсебе белән булышу була. «Изге Анна» Санкт-Петербургтан 1912 елның августында чыгып китә.

4 сентябрь көнне шахуна Карск диңгезенә керә, әмма икенче көнне бозга бәрелә. 27 сентябрьгә корабль бозлар эчендә кала. Дрейф ике елга сузыла, бу вакыт эчендә корабль Франц-Иосиф җиреннән төньяктарак булып чыга.

1914 елның 10 апрелендә Альбанов һәм тагын унбер кеше 82°55′ т. к. 60°45′ кч. о.HGЯO координатасыннан Франц-Иосиф җире ягына китә.[5][6][7] Күченү вакытында команда тугыз кеше югалта. 9 июльдә Альбанов Нортбрук утравының Флор борынына килеп җитә. 20 июльдә Г.Я. Седовның «Святой мученик Фока» шхунасы килеп чыга, 25 июльдә корабль борынны ташлап китә һәм инде 17 августта Кольск ярымутравының Рында бистәсенә килеп җитә.

«Изге Анна» турында башкача мәгълүматлар булмый.

Артабангы язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның ноябрендә Альбанов «Канада» ледорезында капитанның икенче ярдәмчесе булып эшли, ә 1916 елның уртасында — Архангельскийда порт бозваткычының капитаны була.

«Изге Анна» турында хәбәрнең булмавы Альбанов гасаби өянәге кичерүгә китерә һәм ул башта госпитальгә юнәлтелә һәм 1917 елның сентябрендә хәрби хезмәттән бушатыла.

Ревельдә порт карабларында эшли. 1918 елда Красноярск шәһәренә күчеп китә һәм анда Төньяк Боз океанының гидрографик экспедициясенең Енисей төркемендә гидрографик булып эшли.

Альбанов 1919 елда Русия югары хакиме А. В. Колчакка «Изге Анна» шхунасы эзләү экспедициясен оештыруны сорап мөрәҗәгать итә, әммә бу мөрәҗәгате җәвапсыз кала.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның Альбанов, күрәсең, Колчак белән очрашудан кайткан чакта, Ачинск тимер юл станциясе тирәсендә һәлак була. Бер версия буенча, ул снарядлы поезд шартлавы сөземтәсендә һәлак булган, икенчесе буенча — «Ачинск-1» станциясендәге тиф барагында вафат булган, дип әйтелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 0000 8019 2890 Международный идентификатор стандартных наименований — 2012.
  2. 2,0 2,1 MAK
  3. http://posredi.ru/enc_a_albanova_dom.html
  4. Альбанов Валериан Иванович
  5. Брусилов, 1914
  6. Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл.
  7. Большая Российская энциклопедия: В 30 т. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред С. Л. Кравец. Т. 1. А — Анкетирование. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — 766 с.: ил.: карт.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Затерянные во льдах. Полярная экспедиция Г.Л.Брусилова на зверобойном судне «Св. Анна» / Под ред. Н. В. Пинегина — Л.: Всесоюзный Арктический Институт, 1934. — (Полярная библиотека).
  • Подвиг штурмана В. И. Альбанова / Под ред. Н. Я. Болотникова — М.: Географгиз, 1954. — 207 б.
  • Троицкий В. Подвиг штурмана Альбанова — Красноярск: Красноярское книжное издательство, 1989.
  • Алексеев Д. А. Неизвестные письма участников русской полярной экспедиции 1912 г. на шхуне «Св. Анна» // Летопись Севера. — М.: Мысль, 1985. — Т. 11. — С. 181-192.
  • Чванов М. А. Загадка штурмана Альбанова — М.: Мысль, 1981. — 132 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]