Гавай утраулары
Гавай утраулары ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i | |
Акватория | Тын океан |
Иң эре утрау | Һавай |
Гомуми мәйдан | 28 311 км² |
Ил | ![]() |
Беренче дәрәҗә АБ | Һавайлар |
Халык саны (2010 ел) | 1 360 301 кеше |
Халык тыгызлыгы | 48,048 кеше/км² |
![]() |
Гавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.
Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Гавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.
Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.
Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Гонолулу шәһәре.
Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2014 елда христианнар: 351,000 (29%), Буддачылык: 110,000 (9%), Яһүд дине: 10,000 (1%), Ислам дине: 6,000 (0,5%), Һинд дине: 0,5% һ.б.[1].
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Adults in Hawaii. Religious Landscape Study. Pew Research Center.