Дементий Шмаринов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дементий Шмаринов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дементий Шмаринов
Д.Шмаринов.jpg
Туган телдә исем Дементий Алексеевич Шмаринов
Туган 12 май 1907(1907-05-12)
Казан, Русия империясе
Үлгән 30 август 1999(1999-08-30) (92 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам
Җефет Галина Борисовна (19112005)
Балалар улы Алексей (1933), рәссам-график
Бүләк һәм мөкәфәтләре Сталин премиясе
Ленин премиясе
РФ дәүләт премиясе
Ленин ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Commons-logo.svg Дементий Шмаринов Викиҗыентыкта

Дементий Шмаринов (рус. Дементий Алексеевич Шмаринов) — рус совет рәссамы (график), профессор, ССРБ сәнгать академиясе хокукый әгъзасы (1953), АДР сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1970), ССРБ халык рәссамы (1967), II дәрәҗә Сталин премиясе (1943), Ленин премиясе (1980), Русия дәүләт премиясе (1997) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш чоры плакаты. 1941
А.Н. Толстой. «Петр I» китабына сурәт. (1940-1945)
Н.В. Гогольнең «Тарас Бульба» китабына сурәт.(1959-1960)

1907 елның 29 апрелендә (12 маенда) Казанда туган. Киевта Н.А. Прахов студиясендә (1919-1922), Мәскәүдә К.П. Чемко студиясендә (ВХУТЕМАС укытучысы Д.Н. Кардовский сыйныфы) (1923-1928) укыган.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш темасына сәяси плакатлар һәм дошманга каһәр белән сугарылган, совет халкының сугыш елларындагы газапларын тасвирлаучы һәм батырлыгын данлаучы «Оныту юк, гафу итү юк!» (Не забудем, не простим!) рәсемнәр шәлкеме (1942) иҗат итә. Әлеге рәсемнәр Ленинградта, «Сәнгать» нәшриятында аерым китап (1943) булып басылып чыга. Шул ук елны II дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була.

«Үч ал!» (1941) һәм «Кызыл гаскәр фашист изүеннән азат итә» плакатларын иҗат иткән[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапка сурәтләр төшерүче рәссам (иллюстратор) буларак билгеле. Аның ясаган рәсемнәре әдәби әсәрләрнең эчтәлеген төгәл ачуы, каһарманнарның холкын һәм драматик хәлләрне дөрес күрсәтүе белән аерылып тора. Күмер, кара акварель, темпера техникасында эшли. Әсәрләре Третьяков галереясендә, дәүләт Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Эшен улы, рәссам-график, РФ халык рәссамы Алексей Шмаринов (1933), оныгы рәссам Сергей Шмаринов (1958) дәвам итә [2].

Картиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Шураларның I корылтае» (I съезд Советов) каралама-рәсем[3]
  • «Оныту юк, гафу итү юк!» (Не забудем, не простим!) рәсемнәр шәлкеме (1942).
  • «Очрашу» («Яулап алынган җирдә») (На отвоеванной земле) (1944-1945).

Китапларга сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Д.А. Шмаринов. Годы жизни и работы. М., 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чегодаев А. Д.А. Шмаринов. М., 1949.
  2. Халаминский Ю. Д.А. Шмаринов. М., 1959.
  3. Курочкина Т. Д. Шмаринов. М., 1967.
  4. Д.А. Шмаринов. Альбом (вст. статья А.Д. Чегодаева). Л., 1967.
  5. Искусство Советского Союза (альбом). Л.: Аврора, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]