Зиннәт Шәрифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиннәт Шәрифуллин latin yazuında])
Зиннәт Шәрифуллин
Туган 27 июль 1916(1916-07-27)
Иске Шөгер, Спиридун вулысы, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 4 гыйнвар 2010(2010-01-04) (93 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Зиннәт Галиулла улы Шәрифуллин (1916 елның 27 июле, Иске Шөгер, Спиридун вулысы, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе2010 елның 4 гыйнвары) — «Татнефть» нефть җитештерү компаниясенең нефть чыгару буенча операторы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиннәт Шәрифуллин 1916 елның 27 июлендә Иске Шөгер авылында (хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Лениногорск районы) туа[1]. Татар. Хезмәт эшчәнлеген Шөгер районындагы Микоян исемендәге совхозда башлый, 1933 елда «Беренче бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнә. 1934 елда Бөгелмә механизаторлар мәктәбен тәмамлый.

1937 елның августында Кызыл Армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Хәсән күлендәге сугышларда катнаша. 1939 елда Бөек Луки шәһәрендә артиллерия осталары мәктәбен, 1941 елда техниклар мәктәбен тәмамлый. 1941 елның язында демобилизацияләнә.

Бөек Ватан сугышы фронтында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлану белән яңадан армиягә алына. 1942 елның сентябреннән Төньяк Кавказ, Көньяк һәм 2 нче Украин фронтларында илбасарларга каршы сугышларда катнаша. Офицер була, хәрби юлын артиллерия остаханәсе башлыгы вазыйфасында 12 нче аерым танкка каршы артиллерия бригадасының 1255 нче танкка каршы полкы составында уза. Ике тапкыр яралана һәм ике тапкыр контузия ала. Сугышны Австриянең Грац шәһәрендә тәмамлый. Кызыл Йолдыз ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[1].

Сугыштан соңгы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда, демобилизациядән соң, туган ягына әйләнеп кайта. Шөгер нефтебитум заводында ашханә мөдире булып эшли. 1947—1950 елларда партия райкомы күрсәтмәсе буенча «Үзәк» колхозы рәисе булып эшли. 1950 елның апрелендә Шөгер нефть промыселының 127 нче бораулауында моторчы булып эшли башлый, соңрак машина йөртүче итеп бораулау цехына күчерелә. 2 елдан нефть чыгару буенча оператор булып эшли башлый.

1959 елда, хезмәтне оештыруның яңа формасын кертүе — мактауга лаеклы хезмәт һәм нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. 1962 елда «Елховнефть» нефть промыселы идарәсе төзелгәч, Зиннәт Шәрифуллин яңа оешмага күчерелә. Шәрифуллин актив рационализатор була, ел саен 4-5 рациональ тәкъдим керткән[2].

1966 елның 23 маенда ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән нефть чыгару буенча җидееллык план биремнәрен үтәүдә һәм эштә югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешүдә күренекле казанышлар өчен Шәрифуллин Зиннәт Галиулла улына Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.

Җәмәгать тормышында актив катнаша. Һөнәр берлекләренең бөтенсоюз үзәк советының XIV съездына делегат итеп сайлана. Партиянең Әлмәт шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1974 елда лаеклы ялга китә. Әлмәт шәһәрендә яшәгән. 2010 елның гыйнварында вафат була, Шөгер авылында җирләнгән[1].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]