Эчтәлеккә күчү

Ирек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек latin yazuında])
Ирек
Рәсем
Сурәтләнә Statue of Liberty, Kalamata[d]
 Ирек Викиҗыентыкта

Ирек, азатлык — субъектының үз эшчәнлегенең төп сәбәп булып торган хәл, ягъни алар башка факторлар, шул исәптән табигый, социаль, җәмәгатьчелек-ара коммуникатив һәм индивидуаль-токымлы факторлар белән турыдан-туры бәйле түгел. Кеше үз эшләренең үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен зыянлы булуын исәпкә алмыйча, ирекне бөтенләй рөхсәт ителгәнлек белән буташтырып булмый[1]. Ирек — барлык мөһим эшләрдә сайлап алу нигезендә эш итәргә сәләтле кешенең халәте ул.

Ирекнең төрле билгеләмәләре бар. Этикада ирекне аңлау кешенең ихтыяр иреге булу белән бәйле.

Философиядә ирек — субъектлар рәтенең тышкы максат кую булмаганда эш итү һәм тәртип мөмкинлекләрен теркәүче культура универсалиясе.

Ирекле җәмгыять — хәзерге заман дөньясының төп кыйммәтләренең берсе. Төп ирекләр һәм хокуклар барлык демократик дәүләтләр конституцияләренә кертелгән. Бу ирекләрне һәм хокукларны белү, алардан оста файдалану иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә шәхес мөмкинлекләрен тулы гамәлгә ашыруның зарури шарты булып тора.[2]

Аерым затлар яисә кешеләр төркеме башбаштаклыгы һәм тиранлыгы хакимлек иткән, законлылык бозылган, дәүләт тарафыннан үз гражданнары тормышына тулы (тоталь) контроль урнаштырылган җәмгыятьне иреклеләр рәтенә кертергә ярамавы күренеп тора.[3]

Дәүләтнең аерым кеше тормышына катнашы минималь булган җәмгыять кенә ирекле дигән сүзме бу? Көнбатышта күпләр фәкать шундый җәмгыять кенә чынлап та ирекле булырга мөмкин дип саный[4].

Мондый җәмгыятьнең икътисад өлкәсендә конкуренциягә нигезләнгән ирекле эшмәкәрлек хакимлек итә, ә сәяси даирәдә сәяси фиркаләр, фикер төрлелеге, дәүләт тормышының демократик принциплары яши. Моның асылы һәркемнең теләсә нәрсә язарга һәм сөйләргә хокукы булуында түгел, ә теләсә нинди идеянең фикерләшүгә куелу мөмкинлегендә. Төрле белемнәргә ия һәм төрле карашлар яклы кешеләрнең бу үзара хезмәттәшлек процессы фикер үсешенең нигезе булып тора. Кеше тормышы демократик кабул ителгән законнар һәм го- мумтанылган әхлак нормалары белән генә көйләнә.[5]

  1. Коломак, Александр Иванович. «Свобода и ответственность в современном мире.» дис. канд. филос. наук (2006).. әлеге чыганактан 2021-12-01 архивланган. 2020-10-22 тикшерелгән.
  2. Immanuel Kant «The Metaphysics of Morals».
  3. Спиноза Б. Этика. — Минск: Харвест, М.: АСТ, 2001. — 336с. — ISBN 985-13-0268-6 — c.327.
  4. Попов М. В. Лекции по философии истории 2013 елның 20 октябрь көнендә архивланган. СПб., 2010. — 236 с. — ISBN 978-5-7422-2694-9. — с. 13.
  5. Спиноза Б. Этика. — Минск: Харвест, М.: АСТ, 2001. — 336с. — ISBN 985-13-0268-6 — c.327.