Йөзем (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөзем (үсемлек) latin yazuında])
Йөзем
Сурәт
Халыкара фәнни исем Vitis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Vitoideae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Maerklinia[d][6]
Таксономик төр V. vinifera[d]
Җимеш төре җиләк[d]
Нәрсәнең чыганагы йөзем[d]
Башлану вакыты 60000 тысячелетие до н. э.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=12735[7]
 Йөзем Викиҗыентыкта

Йөзе́м (лат. Vitis) – йөземлеләр гаиләлегеннән күпьеллык агачсыман лианалар ыругы. 60-70 төре билгеле. Культуралы йөзем (V. vinifera) үстерелә. Озын (3-5 м), нәзек, берьеллык үрентеләре һәм көчле тамыр системасы белән туфракка 7 м тирәнлеккә кадәр китүче лиана. Чәчәкләре ике җенесле яисә ана җенесле себеркәчле чәчәк оешмасына җыелган, читтән (бөҗәкләр яисә җил белән) һәм үзеннән серкәләнә. Җимеше - төрле формада һәм төстә (гәрәбәдәй сарыдан яшел, алсу, куе шәмәхә һәм хәтта кара төскә кадәр). Җимешләре тәлгәш һәм чук булып җыелган. Составында 10 нан 30% ка кадәр глюкозадан торуы белән кыйммәтле санала. Җылылык һәм яктылык яратучы үсемлек. ТРда җиңел уңдырышлы туфраклы, җылына торган тау битләрендә яхшы үсә. ТРда иртә өлгерә торган сортлары гына үстерелә.

Йөзем төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Vitis ыругы 70 төрдән тора һәм ике вак ыругка бүленә: Euvitis Planch һәм Muscadinia Planch. Беренчесенә 68 төр карый, алар чыгышы, үскән төбәкләре, шулай ук ботаник, морфологик-анатомик үзенсәлектәре буенча өч төркемгә бүленә:

  • Аурупа-Азия төркеме;
  • Америка төркеме;
  • Көнчыгыш Азия төркеме.

Николай Вавилов йөземнең килеп чыгышын һәм чәчеп үстерелә башлавын шул рәвешчә билгеләгән:

Европа-Азия төренә бер төр карый: Vitis vinifera L., ул бик күп бакча сортлары биргән, Vitis vinifera subsp. silvestris (урман йөземе) лә бар. А. М. Негруль чәчеп үстерелгән сортларны үзенчәлекләренә карап өч экологик-географик төркемгә бүлә:

  • көнчыгыш төркем Vitis vinifera convar. orientalis
  • көнбатыш төркем Vitis vinifera convar. occidentalis
  • Кара диңгез яры төркеме Vitis vinifera convar. pontica

Америка төркеменә 28 төр карый. Бакчачылар аларның сабакларын үсенте алу өчен файдалана. Аеруча Vitis rupestris, Vitis riparia һәм Vitis labrusca сорты кулай. Соңгысы Төньяк Америка сортлары арасында җир җиләге исен аңкытып торуы белән билгеле (XVII гасыр урталарыннан чәчеп үстерелә).

Көнчыгыш Азия төркеменә 39 төр карый, алар әлегә аз өйрәнелгән. Иң билгелесе — Амур йөземе (Vitis amurensis). Үз чиратында Амур йөземе өч экотипка бүленә: төньяк экотип (Хабарау киңлегендә үсә), көньяк экотип (Владивосток киңлегендә үсә) һәм кытай экотибы (Кытайның көньяк районнарында таралган).

Үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөзем - көньяк культурасы, әмма ул төньякка таба күчә бара. 25-30 градыс суыкка чыдамнары да бар аның. Аның өчен суыктан бигрәк язгы температура тирбәлешләре куркыныч. Көндез кояшта җылынып "уянган" бөреләр төнге салкынны өнәми. Шуңа күрә үсентене утыртканда салкын җилләр янамаган, кояшлы, җылына торган туфраклы урын сайлау мәслихәт. Бездәге калын кар астында ул карсыз көньяктагыдан әйбәтрәк кышлый.

Кышлатуга әзерләгәндә йөзем куагын балчык белән күмү кирәкми, тамырлары өстенә салам, коры тирес, кипкән үлән каплап, кәүсәне бәйләп җиргә яткырып, рубероид яки капчык капларга һәм кар төшү белән өстенә өяргә кирәк.

Утырту өчен бездә иң кулай вакыт - яз: апрельнең икенче яртысыннан май ае урталарына кадәр. Соңга калсаң, үсенте хәлсез була. Көзен дымлы җиргә утыртып, яхшылап каплыйсы була - язын иртә "уянып", үсә башлау өчен кулайрак. Сентябрь урталарыннан октябрь урталарына кадәр утыртасы.

Үсентеләр өчен чокыр 70 сантиметрга кадәр казыла. Черемәле җирне ком катыштырып әзерлисе. Бер чиләк катнашмага 1-2 шырпы кабы кадәр агач көле салырга кирәк. Чокырны көздән казып куйсаң, дым тупларга уңай була. Язын черемә урынына саламлы тирес кулланырга ярамый.

Комлы җирдә чокыр төбенә вак гравий һәм кара туфрак катнашмасын 1:1 нисбәтендә 15 сантиметр итеп түшәлә. Аның өстенә чокырның яртысына кадәр торф яки черемә һәм ком катнашмасы салына, өстенә – ком.

Татарстан бакчачылары 40лап төрле йөзем үстерә. Алар уңышлары, өлгерү вакытлары, авыруларга каршы торучанлыклары белән аерылып торалар. Эшне башлау өчен иң кулае - "Изабелла" сорты. Ул күп сортларның башлангычы булып тора һәм тиз өлгерә, салкынга чыдам, тиз үсә. Йөзем куагы декоратив үсемлек буларак та кулланыла, койма, дача йортларын, верандаларны каплап гаҗәп матур "тере чаршау" барлыкка китерә. Йөзем алма-чияләр белән килешеп үсә.

ВИНОГРАД. Җир шарында бу тәмле җимешнең 8 мең тирәсе сорты билгеле. Тәмлелеге өстенә ул әле бик файдалы да. Бу җимештә тиз эрүчән татлы матдәләр 25 % ка якын. Нигездә, бу — глюкоза һәм фруктоза. Ор­ ганизм аны бик яхшы үзләштерә. Хәтерегезгә төшерәбез: глюкоза — нерв күзәнәкләренең туклану матдәсе. Виноград шикәрләре канга кереп, йөрәк мускулының кыскаруын көчәйтә һәм матдәләр алмашын яхшырта.

Виноград кабыгында һәм йомшагында пектин дигән матдә бик күп. Шун­ лыктан җиләкнең агулануга каршы тору сыйфаты бар, ул организмнан авыр металл тозларын чыгара. Табиблар анда картаюны акрынайту сыйфаты барлыгын да ачыклаганнар. Моңа аның составында көчле антиоксидант булып исәпләнгән флавоноидлар булу ярдәм итә.

Виноградның бактерияләргә һәм вирусларга каршы тәэсир итә тор­ ган сыйфаты да билгеле, ул иммунитетны көчәйтә. Виноград үпкәләргә файдалы, элекке заманда аны астмадан интеккән кешеләрне дәвалаганда кулланганнар. Бу җимеш бөерләрдә таш утыруны, шулай ук канда тромб ясалуны кисәтүе белән дә игътибарга лаек.

Кара виноград хатын-кызларның сөт бизендә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә. Ул шулай ук авыру бөерләргә ярдәм итә, холестерин ясалуны киметә. Баш миенең активлыгын саклый, Альцгеймер авыруы барлыкка килүне һәм картларның күрү сәләте кимүен акрынайта. Шуңа күрә олы яшьтәге кешеләргә кара виноград белән дуслашырга киңәш ителә.

Күзләр белән бәйле проблемаларны киметү өчен көненә 100 грамм тирәсе виноград ашарга кирәк. Виноград мигрень авыруыннан интегүчеләргә файдалы. Бу очракта аның согын су белән катыштырмыйча эчү шарт.

Виноград ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген көйли, йөрәк-кан тамырла­ ры авыруларын, подагра, бавыр циррозы, хроник гепатит һәм бронхит, азканлылыкны (гемоглобин дәрәҗәсен һәм эритроцитлар күләмен арттыра) дәвалау өчен файдаланыла. Аның эчне йомшарту, сидек куу, организмны ныгыту һәм какырык ясалуны көчәйтү кебек сыйфатлары бар.

Виноградның ачык төстәге сортлары кешегә тормыш өчен кирәкле энер- ' гия бирә. Бу җимештә тимер, кальций, калий, фосфор, күкерт, кремний, натрий элементлары, РР, С, Н, А, В1 В2, В3, В6, В9 витаминнары, протеин, клетчатка бар.

Виноградны кемгә ашарга киңәш ителми?

Иң беренче — йөкле һәм бала ашатучы хатын-кызларга. Шулай ук авыз куышлыгында, эчәклектә, ашказанында, үңәчендә җәрәхәт булган кешеләр­ гә; кариестан, стоматиттан, кискен формадагы туберкулездан, симерүдән, уремиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә. Караңгы виноград согын балаларга биргәндә сак булыгыз: кайберләрендә азканлылык барлыкка китерергә мөмкин.

Тагын шуны хәтерләргә кирәк: шикәр һәм кислота тешләргә зыян китерә, эмален җимерә. Шуңа күрә виноград ашагач, аның согын эчкәч, ялкаулан­ магыз — авызны чайкап алыгыз.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Арутюнян А.С. Удобрение виноградников. М., 1983;
  • Виноградство. Энцикл.: В 3 т. Кишинёв, 1986.
  • «Ампелография с основами виноградарства». Негруль А. М., Гордеева Л. Н., Калмыкова Т. И., М.: Высшая школа, 1979.
  • «Ампелография и селекция винограда». Дудник Н. А., Одесса: ОСХИ, 1979.
  • «Ампелография и селекция винограда». Трошин Л. П., Краснодар: РИЦ «Вольные мастера», 1999.
  • «Размножение винограда черенками в большом количестве». Роте Р., СПб: Риккер, 1883.
  • «Руководство по виноградарству». Потебня А. А., Скробишевский В. Я., СПб: Изд. Девриена, 1906.
  • «Опыт виноградарства в Оренбургском уезде». Соколов Д. Н., М.: Тип. Сомовой, 1911.
  • «Виноградарство». Мержаниан А. С., М.: Колос, 1967.
  • «Технология возделывания винограда». Кухарский М. С., Михалаке И. Н., Кишинев: Картя Молдовеняскэ, 1985.
  • «Виноградарство». Смирнов К. В., Калмыкова Т. И., Морозова Г. С., М.: Агропромиздат, 1987.
  • «Энциклопедия виноградарства». Кишинев: МСЭ, 1986—1987.
  • «Виноградарство». К. В. Смирнов, Л. М. Малтабар, А. К. Раджабов, Н. В. Матузок, М.: Изд-во МСХА, 1998.
  • «Виноградарство США». Уинклер А. Дж., М.: Колос, 1966.
  • «Изучение сортов винограда». М. А. Лазаревский. Изд. Ростовского университета, 1963.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 48(2) / мөхәррир Л. Чаолуань — 1998.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. Глобальная информационная система по биоразнообразию — 2001.
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе