Казан Богородица монастыре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Богородица монастыре latin yazuında])
Казан Богородица монастыре
Карта
Төр кәшишханә[d] һәм истәлекле урын[d]
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'55.70"тн, 49°6'49.43"кнч
Ачылган 1579

Казан Богородица монастыре (рус. Казанский Богородицкий монастырь) — Казан шәһәрендә урнашкан православие монастыре, Изге Ананың Казан иконасы табылу урыны. Казан Кремленнән ерак түгел, Кремль калкулыгыннан көнчыгышка таба, Зур Кызыл урамында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1579 елның 8 июлендә 9 яшьлек кыз Матрона төшендә күрсәтелгән урында икона ала[1]. Бу хакта һәм иконадан беренче могҗизалар турында хикәятне беренче тапкыр вакыйгалар шаһиты — рухани Ермолай — булачак патриарх Гермоген († 1612) төзи. 1579 елда, Иван IV Грозный указы буенча, барлыкка килү урынында Богородица хатын-кызлар монастыре төзелә. Риваять буенча, анда беренче монахиня Мавра исемен алган Матрона кызы була.

1612 елда Минин һәм Пожарскийның ополчениесе Мәскәүгә Казан митрополиты Ефрем хәер-фатихасы буенча Казан иконасын ала. Иконаның төп нөсхәсе 1612 елдагы походтан соң Богородица монастыренә кайтарыла.

Екатерина II (1764) Россиянең барлык монастырьларны штатларга (классларга) бүлгән реформасы буенча монастырь икенче класска, ә 1809 елда — беренче, иң югары класска күчерелә. Монахинялар һәм послушницалар саны XIX гасыр башында 100дән алып революция вакытында 500гә кадәр арта.

Архитектура ансамбле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монастырь территориясен берничә гектар мәйдан били.

Миславский урамыннан күренеш
Э. Турнерелли гравюрасындагы монастырь (XIX гасыр башы)
Казансудан Никола Тульский (сулдан) гыйбадәтханәсенә һәм баш монастырь соборына күренеш
Казан Кремленнан Монастырь һәм XVII гасыр кыңгырауы күренеше

Икона торган төп собор 1798—1808 елларда Иван Старов проекты буенча, 1590 нчы еллар Иске таш соборы урынында классицизм стилендә төзелә.

Аның зурлыгы 49 × 43 м, биеклеге — 44 м. Соборның тышкы кыяфәтен 5 ярымферик гөмбәз һәм алтарьдан кала, колонналы 3 зур фронтон билгели.

Никольский гыйбадәтханәсе төньякка һәм Крестовоздвиженский гыйбадәтханәсе көньякка шулай ук классицизм стилендә төзелгән.

1917 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның сентябрендә Казан кремле һәм аның храмнары ябылганнан соң монастырьга Казан епархиясенең исән калган төп изгеләре: Изге Гурий һәм Казан Варсонофий мощилары күчерелә.

Монастырь бетерелсә дә, 1920 еллар дәвамында рәсми рәвештә теркәлгән православие общинасы эшли. 1931 елда общинаны Петропавловск соборына күчерәләр, шуннан соң ансамбльнең күпчелек өлеше җимерелә.

1942 елдан башлап элеккеге бина территориясендә тәмәке фабрикасы урнаша; җимерелгән ансамбльнең көнбатыш өлеше соңрак 5 катлы йортлар белән төзелә; Крестовоздвижение гыйбадәтханәсендә Казан педагогика институтының филология факультеты урнашкан була.

Торгызу. Хәзерге тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

София чиркәвенең һәм Крестовоздвижение соборының кайтуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда София чиркәве мөэминнәргә кайтарыла. 2004—2005 елларда зур Крестовоздвижение чиркәве кире кайтарыла һәм реставрацияләнә. 2005 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Алексей II Казан епархиясенә Рим папасы тарафыннан Казан Изге Ана иконасының Ватикан исемлеген тапшыра.

Монастырь, ябылганчы хатын-кызларныкы булса да, 2005 елдан башлап ир-атларныкы буларак торгызыла. Монастырь территориясеннән совет чорында биредә урнашкан тәмәке фабрикасы алына. Монастырь территориясендә казу эшләре вакытында монахларның һәм тыңлаучыларның җәсәдләре табыла. 2019 елның 12 октябрендә алар монастырь некрополендә җирләнә[2].

Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 4 ноябрендә — Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы указга кул куя[3][4].

Казан Богородица монастырендә казу эшләре (2016 елның 25 мае)


Шул ук указ буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2016 елның 21 маенда Болгар ислам академиясен төзү урынына истәлек ташы һәм 2016 елның 21 июлендә Казан Изге Ана иконасы соборы урынына таш салу буенча чаралар оештыруны, шулай ук истәлекле китаплар булдыруны һәм академияне булдыруга һәм соборны торгызуга өлеш керткән затлар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль билгеләр урнаштыруны күздә тоту күрсәтмәсе бирелә[5][6].

2015 елның 26 ноябрендә Казанда узган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең II Форумында катнашучылар указны хуплыйлар[7].

2016 елның 27 апрелендә элек Казан Изге Ана иконасы соборы булган урында археологик казу эшләре башлана[8].

2016 елның 21 июлендә, Казан шәһәрендә Изге Богородица иконасы күренешен бәйрәм итү көнендә, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасы соборына нигез салу урынын изгеләндерә[9].

Мәгарә гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгарә гыйбадәтханәсендә

«Казан мәгарәләре» дип аталган гыйбадәтханәнең подвал бинасында урнаштыру эшләре 1913 елда тәмамлана. 2016 елгы казу эшләре барышында аның калдыклары табыла[10].

Сакланып калган фундамент ябылган һәм гыйбадәтханәне торгызу турында карар кабул ителгән[11]. Изге Ана иконасы бәйрәмендә, 2020 елның 25 февралендә, гыйбадәтханә изгеләндерелә. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Ашурков), Берлин һәм Алмания Марк (Арндт), Яшел Үзән әрхәрәй Савва (Тутунов), Әлмәт һәм Бөгелмә Мефодий (Зайцев) һәм Алабуга Иннокентие (Васец) изгеләндерү чиннәре ясыйлар[12].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 437 лет назад была явлена икона Пресвятой Богородицы в Казани
  2. В Казанско-Богородицком монастыре г. Казани состоялось перезахоронение останков сестер обители. Монастырский вестник. 2019-10-21 тикшерелгән.
  3. Болгарская исламская академия и Собор Казанской иконы Божьей Матери появятся в Татарстане 2020 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Официальный Татарстан, 4.11.2015.
  4. В Казани будет восстановлен собор Казанской иконы Божией Матери. Православие в Татарстане, 4.11.2015.
  5. Указ Президента Республики Татарстан от 04.11.2015 № УП-1066 «О создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери». Официальный интернет-портал правовой информации (Государственная система правовой информации). 10.11.2015.
  6. № УП-1066 Указ Президента Республики Татарстан «О создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери» 2020 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Официальный портал правовой информации Республики Татарстан.
  7. Резолюция II Форума православной общественности Республики Татарстан. Православие в Татарстане, 3.12.2015.
  8. В Казани началась расчистка площадки на месте воссоздания собора Богородицкого монастыря. Деловая электронная газета Татарстана «Бизнес Online», 27.04.2016.
  9. Патриарх Кирилл призвал россиян не отказываться от истории, ТАСС (2016-07-21). 21 июль 2016 тикшерелде.
  10. Пещерный храм собора Казанской иконы Божией Матери. Православие в Татарстане. 2020-03-05 тикшерелгән.
  11. В Казани восстановят пещерный храм, созданный в месте обретения иконы Божьей Матери. Православие в Татарстане. 2020-03-05 тикшерелгән.
  12. В Казанско-Богородицком монастыре Казани состоялось великое освящение Пещерного храма собора обители. Монастырский вестник. 2020-03-05 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]