Караидел аша күпер
Караидел аша күпер (Уфа) | |
---|---|
Кисеп үтә | Караидел елгасы |
Урнашу | Уфа |
Караидел аша күпер (Пугачёв урамы) (баш. Ҡариҙел аша күпер (Пугачёв урамы), рус. Мост через Уфу (улица Пугачёва)) яки Таш кичү (баш. Таш кисеү) — Уфа шәһәрендә Уфа елгасы (Караидел) аша автомобилләр һәм җәяүлеләр өчен салынган М5 «Урал» «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) трассасы юнәлешендәге күпер.
Күпер Караидел Агыйдел елгасына кушыла торган урыны янында урнашкан. Казан ханлыгында Идел елгасы нәкъ шушы урында башлана дип саналган.
Корылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпер Уфадан Нугай авылына (1992 елдан Уфа шәһәре составында), Жилин районына, М5 федераль трассасына чыгу проблемаларын бетерде, «Уфа — Аэропорт» юлындагы тыгынлыкны киметте.
Ике юнәлештә дә һәрберсенең киңлеге 4 метр чамасы булган ике полоса эшли. Уфада беренче тапкыр яңа күпергә махсус каплама — полимербитум түшәлә. Бу — Башкортстан Фәннәр академиясенең нефтехимия эшкәртү институты һәм «Башкиравтодор» дәүләт унитар предприятиесенең уртак эшләгән ачышы.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008 елның 9 октябрендә күпер ачыла[1]. Күперне Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең төзелеш оешмалары («Уралмостострой» ябык акционерлар җәмгыяте (Чиләбе))[2] төзегән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Открытие моста(үле сылтама)