Кварк йолдызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кварк йолдызы latin yazuında])
RX J1856.5-3754 - Кояш системасыннан 400 яктылык елы арада урнашкан галәми объект - кварк йолдызына бер намзәт
пульсар XTE J1739-285 - мөмкин булган кварк йолдызы

Кварк йолдызыкварк матдәсеннән (кварк-глюон плазмасыннан) торган фараз ителүче галәми объект.

Кварк халәтенә күчү процессы кайтма булу-булмавы әлегә билгесез, ягъни басым кимегән очракта кварк матдәсе нейтрон йолдызга әйләнү-әйләнмәве дә билгесез.

Теория буенча кварк газында күп s-кварк (сәер кварк) булырга тиеш, шуңа күрә кварк йолдызларын сәер йолдызлар дип йөртәләр.

Намзәт йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елга кварк йолдызлары булуы төгәл исбатланмаган, ләкин теоретик карашлар буенча нейтрон йолдызлар кварк йолдызларына әйләнә алалар.

Пульсарларның әйләнү периодын тикшереп кварк йолдызларына намзәтләр сайлап алына. Мәсәлән тиз әйләнүче пульсар XTE J1739-285 - кварк йолдызы булырга мөмкин.

Кварк йолдызларының массасы нейтрон йолдызларның массасы югары чигенә якын булырга тиеш, ягъни 2—2,5 M (Кояш массасы).

Түбәндәге объектлар кварк йолдызлары булырга мөмкин:

  • RX J1856.5-3754 - Кояш системасыннан 400 яктылык елы арада урнашкан
  • Үтә яңа йолдыз SN 2006gy - кварк йолдызы булырга мөмкин
  • Релятивистик объектлар SN 2005gj, SN 2005ap

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]