«Әхмәтзәки Вәлиди» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
894 байта добавлено ,  9 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к
| башка мәгълүмат =
}}
'''Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди''' ({{lang-ba|Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов}}), эммиграциядә '''Әхмәтзәки Вәлиди Туган''' ({{lang-tr|Ahmed Zeki Velidi Togan|}}) — [[башкорт]] милли хәрәкәте әйдаманы, [[галим]], тюрколог, фәлсәфә докторы, [[Манчестер университеты]]ның мактаулы докторы ([[1967 ел|1967]]).
 
== Тормыш юлы ==
Зәки Вәлиди [[1890 ел]]ның [[10 декабрь|10 декабрендә]] [[Уфа губернасы]] [[Эстәрлетамак өязе]] (хәзерге [[Башкортстан]]ың [[Ишембай районы]]) [[Көзән]] авылында мулла гаиләсендә туа. [[Гарәп теле|Гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[рус теле|урыс]] телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә.
 
Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]] авылында укый.
 
=== Казан ===
[[1908 ел]]ның көзеннән алып аның [[Казан]]да яшәү дәвере башлана. Атаклы [[«Касимия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый. «Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта. [[1912 ел]]да аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим [[КДУ|Казан университеты]] галимнәре [[Николай Катанов]], [[Ашмарин]], [[Василий Богородицкий]], шулай ук [[Санкт–Петербург]] университетында эшләүче академик [[Василий Бартольд]]ның игътибарын үзенә җәлеп итә. [[1912 ел|1912]]–[[1917 ел|1917]] еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.
 
[[1912 ел]]да аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим [[КДУ|Казан университеты]] галимнәре [[Николай Катанов]], [[Ашмарин]], [[Василий Богородицкий]], шулай ук [[Санкт–Петербург]] университетында эшләүче академик [[Василий Бартольд]]ның игътибарын үзенә җәлеп итә. [[1912 ел|1912]]–[[1917 ел|1917]] еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.
 
[[1913 ел]]да Әхмәтзәки Вәлиди [[Русия Фәннәр академиясе]]ннән [[Фирганә өлкәсе]]нә, ә [[1914 ел]]да [[Бохара ханлыгы]]на эшлекле сәфәргә җибәрелә. Икенче сәфәр вакытында ул [[X гасыр]]га караган [[Коръән]] басмасының төрки теленә тәрҗемәсен таба.
 
=== Уфа ===
Галим буларак һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җитлегеп өлгергәч, [[1914 ел]]ны Зәки Вәлиди [[Уфа]]га кайтып төпләнә: [[«Госмания» мәдрәсәсе]]ндә мөдәррис булып эшли; [[1915 ел]]да аны Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул IV Думаның мөселманнар фракциясе эшенә катнаша. [[1917 ел|1917]]-[[1918 ел|1918]] елларда — [[Милли Мәҗлес]] депутаты.
 
[[1917 ел|1917]]–[[1920 ел]]ларда Зәки Вәлиди [[башкорт халкы]]ның милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. Бәйсез Башкортстан төзү идеясе барып чыкмагач, [[Фирганә]]гә барып төпләнә, басмачылык хәрәкәтенә җитәкчелек итүгә катнаша.
 
== Сылтамалар ==
* [http://www.azatliq.org/content/article/1933498.html Башкорт оешмалары Зәки Вәлидине яклый ]
* [http://www.vm.bashnl.ru/ Виртуаль музей] {{ref-ru}}
* [http://www.youtube.com/watch?v=BsYPJDB4D9k&hl=ru Әхмәтзәки Вәлиди турында фильм] {{ref-ru}}
 
{{DEFAULTSORT:Вәлиди, Әхмәтзәки}}
25 004

правки

Навигация