Михаил Кузнецов (1947)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Кузнецов (1947) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Кузнецов
Туган 8 май 1947(1947-05-08) яки 23 август 1946(1946-08-23)
Петропавловка, Күчә районы, Чиләбе өлкәсе, СССР[1] яки Дөбъяз районы
Үлгән 14 февраль 2021(2021-02-14)[1]
Яшәгән урын Клара Цеткин урамы
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре рәссам

Кузнецов Михаил Дмитриевич (8 май 1947 ел — 14 февраль 2021 ел) — СССР һәм Русия рәссамы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Дмитриевич Кузнецов[2] Чиләбе өлкәсенең Күчә районы Петропавловка авылында 1947 елның 8 маенда күп балалы гаиләдә туган.

Укучы булган чагында ук 1959 елда Русиянең атказанган рәссамы, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү Сәнгать институтын тәмамлаган В. В. Астафьев белән таныша[3], ул. М. Кузнецовның иҗади үсешендә беренче остазы була. Астафьев малайга Уфага сынлы сәнгать һөнәренә укырга барырга киңәш итә.

1965нче елдан 1969 елга кадәр Уфа сәнгать училищесында укый Шул ук вакытта рәссам . А. Э. Тюлькин белән таныша, М. Кузнецов күпмедер вакыт аның йортында укый.

Кузнецовның хатыны, Янбухтина Әлмира Гайнулла кызы 1966 елда Санкт-Петербургта И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург скульптура, архитектура һәм рәсем сәнгате академия институтын һәм Сәнгать сәнәгатенең гыйльми-тикшеренү институтында аспирантура тәмамлый. Хатынының диссертациясе өчен Башкортстан районнары буенча материаллар җыю өчен экспедицияләр оештыра. 70-нче елларда алар СССР ФА Башкорт филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтының этнографик экспедицияләрендә катнаша, башкортларның көнкүрешен һәм мәдәнияте предметлары белән таныша. Экспедиция эше белән билгеле галим-этнограф, тарих фәннәре кандидаты, башкорт этнографиясе буенча фундаменталь эзләнү авторы Н. В. Бикбулатов җитәкчелек итә.

1970 елда аларның этнографиясе Дәүләт музеенда башкортларның предметлы дөньясын тасвирлау өчен Ленинградка уртак сәфәре була.

1974 елда рәссам хатыны белән Пушкин урыннары буенча сәяхәт итә: Псков, Святогорский монастыре, Успение соборы (аның дивары янында А. С. Пушкин җирләнгән), Михайловский, Тригорский, Петровский авыллары, Псково-Печера монастыре.

70-90 елларда Бүздәк районы авылларында, Янбухтинаның туган ягында, Дүртөйле районының Венеция авылында, Казан, Сембер калаларында этюдлар өстендә эшли.

Рәссам Б. Ф. Домашников белән берлектә, 1980 елда ул Вологдага, Кириллов һәм Ферапонтовога этюдлар бара, анда ул тәүге тапкыр Дионисий фрескалары, борынгы рус Төньяк архитектурасы белән очраша, 80-нче еллар уртасында Ә.Ф. Лотфуллин белән Башкортстанның Әбҗәлил районына этюдларга сәфәр кыла.

80-нче еллар азагыннан Кузнецов Уфа янындагы Суровка авылында яши һәм эшли.

1989 елда СССР Рәссамнар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

2003 елдан 2005 елга кадәр Николо-Березовка авылында этюдлар өстендә эшли, анда тыюлык урыннарына, архитектурага, бу якның мәһабәт табигатенә багышланган эшләр сериясе языла.

М. Кузнецов А. Э. Тюлькин турында хикәя-хатирәләр авторы[4], ул «Рампа» журналында, аннары «Бельские просторы» журналында басылып чыга, хикәя «Мәдәният» номинациясендә елның иң яхшы басмасы дип исәпләнә.

2008 елда ижатчыга «Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы» дигән мактаулы исем бирелә.

Михаил Дмитриевич Кузнецов 2021 елның 14 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Д. Кузнецов бөтен гомере буе туган авылы темасына мөрәҗәгать итә — «Петропавловский завод» (1964), «Село Петропавловка» (1966), «Крыши в Петропавловке» (1972), «Петропавловка зимой» (1973), шулай ук «Родительский двор», «Уголок детства», «Школьная гора» һ. б. әсәрләре

Төп хезмәтләре: «Памяти матери. 1956 год»[6],1988 ел, «Автопортрет» (1966), «Петропавловка» (1969), «Желтый дом» (1974), «Архимандровское озеро»(1966). «Татарник» (1972), «Прогулка под Уфой» (1973), «Октябрь под Уфой» (1973), «Подсолнух» (1977), «Радуга в Каране» (1979), «Вид на Дюртюли из д. Венеция»(1979), «Нюськины дети» и «Ночной прохожий в клетчатом пальто».

Әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда Уфа), Нефтекама «Мирас» картиналар галереясында (Нефтекама, БР), Дүртөйле тарих һәм т уган якны өйрәнү музеенда (Дүртөйле, БР) саклана.

Күргәзмәләрдә катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елдан алып Кузнецов яшьләр,республика, зона, Бөтенрусия, Бөтенсоюз, чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

1997 елда — шәхси күргәзмәсе оештырыла, ул М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда үтә

2005 елдан 2009 елга кадәр Уфа, Нефтекама, Башкортстан калалары һәм башка шәһәрләрдә 20-гә якын шәхси күргәзмәсе үтә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2008)
  • Русия Рәссамнар берлегенең «Ватан» Бөтенрусия күргәзмәсе дипломы
  • Русия Рәссамнар берлегенең «Олы Волга» төбәк күргәзмәсе дипломы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кузнецов Михаил Дмитриевич. Катало-буклет. Составитель А. Янбухтина. Уфа. 1997.

Альмира Янбухтина. Открытие живописи Михаила Кузнецова. //Рампа. — Уфа. 1996, № 2. С.6-12

Кузнецов Михаил Дмитриевич. //Башкирская энциклопедия. Сост. А. Навозова. Уфа. 2007 к.3.С.279.

Рассказы М. Кузнецова об А. Э. Тюлькине опубликованы в журнале «Рампа» (№ 5-6, 2006), а также в альманахе «Бельские просторы» (2008 № 8).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]