Морат Кәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Морат Кәримов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Морат Кәримов
М.Г.Кәримов.JPG
Туган телдә исем Морат Габделхәй улы Кәримов
Туган 18 апрель 1931(1931-04-18) (89 яшь)
ССРБ, РСФСР, Казакъстан АССР, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, Сырым районы, Җымпыйты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Казакстан байрагы Казакъстан
Һөнәре табиб, галим
Җефет Наилә Хәйрулла кызы
Балалар улы Искәндәр, кызы Әлфия
Ата-ана
  • Габделхәй Кадим улы (әти)
  • Галия Сабит кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Достык ордены (Казакъстан) - 1997 Казакъстанның атказанган эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Морат Кәримов, Морат Габделхәй улы Кәримов (1931 елның 18 апреле, ССРБ, РСФСР, Казакъстан АССР, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, Сырым районы, Җымпыйты) — физиолог-онколог, медицина фәннәре докторы (1971), профессор (1973). 19972004 елларда Татарстанның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле[1]. Казакъстанның «Идел» татар иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясен төзүче (1990). Казакъстанның атказанган эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 18 апрелендә[2] Казакъстан АССР Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Сырым районы(казакъ) Җымпыйты(казакъ) (тат. Кызыл Өй) бистәсендә мөгаллимнәр гаиләсендә җиде баланың дүртенчесе булып туган. Әтисе Габделхәй Кадим улы чыгышы белән Дөбъяз төбәгендәге (хәзерге Биектау районы) Казаклар авылыннан, әнисе Галия Сабит кызы Казакъстанның Җаек шәһәреннән. Башлангыч белемне Морат казакъ мәктәбендә ала. Урта мәктәптә укыганда татар һәм рус телләрен үзләштерә. «Дәвалаучы табиб» белгечлеге буенча Алматы дәүләт медицина институтын (2001 елдан Сәнҗәр Әсфәндияров исемендәге Казакъстан милли медицина университеты, каз. С. Ж. Асфендияров атындағы Қазақ ұлттық медицина университеті) (1954), шул уку йортында аспирантура (1957) тәмамлаган. 1971 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклый, 1973 елдан профессор. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19431953 елларда — Җымпыйты май заводында эшче.

19531960 елларда — мәктәп табибы, Алматы медицина институтының ассистенты.

19601985 елларда Казакъстан ССР онкология һәм радиология фәнни-тикшеренү институтында: 1960 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1961 елдан — онкология һәм радиология лабораториясе мөдире, 1983-1985 елларда — институт директорының фәнни-клиник эш буенча урынбасары.

19861997 елларда — Казакъстан ССР Сәламәтлек саклау министрлыгының край патологиясе институты директоры.

19972004 елларда — Татарстанның Казакъстандагы тулы вәкаләтле вәкиле[3].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эндо- һәм экзотоксикозларны дәвалау һәм кисәтү, азык-төлек продуктларының токсиклыгын һәм канцерогенлыгын өйрәнү, әйләнә-тирә мохитнең пычрануын булдырмый калу буенча хезмәтләр[4].

Полиглот: рус, татар, казакъ, башкорт, үзбәк, кыргыз, карачай-балкар, нугай, инглиз телләрен камил белә.

Медицина буенча 300 фәнни хезмәт һәм татар һәм төрки телләр тарихы буенча 12 эш авторы. 15 фәннәр кандидаты һәм 4 фәннәр докторы әзерләгән. 5 ССРБ авторлык таныклыгына ия.

Иҗтимагый эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 елда Алматы Татар мәдәни үзәге рәисе итеп сайлана.
  • 1990 елда Казакъстанның «Идел» татар иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоциациясен төзи, аның президенты итеп сайлана[5].
  • 1995 елдан Казакъстан халыклары (халкы) ассоциациясе шурасы әгъзасы.
  • 20042007 еллардаНур Отан(казакъ) халык-демократик фиркасеннән өченче чакырылыш Казакъстан парламенты Мәҗлесенең депутаты[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъстанның атказанган эшлеклесе
  • 1997 — Достык ордены (каз. Достық ордені, Dostyq ordeni)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Наилә Хәйрулла кызы (кыз фамилиясе Әбдрәшитова) — медицина фәннәре кандидаты. Танылган скульптор Альфрет Әбдрәшитовның бертуган апасы.

  • Балалары: улы Искәндәр (1959), медицина фәннәре кандидаты; кызы Әлфия (1967), финансист-икътисадчы.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Равил Гозәиров. Гомер агышы - йөрәк сагышы. Казан: Матбугат йорты, 2001, 128-138нче битләр. ISBN 5-94259-025-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]