Николай Дедушкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Дедушкин latin yazuında])
Николай Дедушкин
чуаш. Николай Дедушкин

Н.С. Дедушкин (1915-1995)
Тугач бирелгән исеме: Николай Степан улы Дедушкин
Туу датасы: 28 март 1915(1915-03-28)
Туу урыны: Казан губернасы, Буа өязе Әлши
Үлем датасы: 31 декабрь 1995(1995-12-31) (80 яшь)
Үлем урыны: Чабаксар
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: укытучы, хәрби, әдәби тәнкыйтьче
Иҗат итү еллары: 1944-1995
Юнәлеш: әдәби тәнкыйть
Иҗат итү теле: чуаш теле, рус теле
Бүләкләр: I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

«Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы ордены

Николай Дедушкин, Николай Степан улы Дедушкин (чуаш. Дедушкин Николай Степанович) (1915 елның 28 марты, Казан губернасы, Буа өязе, Әлши1995 елның 31 декабре, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, әдәби тәнкыйтьче, отставкадагы полковник (1960 елдан). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1964 елдан). 1967-1978 елларда Чуаш АССР язучылар берлеге идарәсе рәисе, 1970-1975 елларда РСФСР язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Филология фәннәре кандидаты (1964).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елның 28 мартында Казан губернасы Буа өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Әлши (чуаш. Элшел) авылында туган. 1930 елда Тәтештә җидееллык мәктәпне, 1933 елда Казан чуаш педагогия техникумын, 1940 елда И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлаган. «Бөек Ватан сугышы чоры чуаш әдәбияты» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1964).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933-1936 елларда Тәтеш районы Күшки-Яңа Тимбай авылында күмәк хуҗалык яшьләре мәктәбендә чуаш теле һәм әдәбиятын укыта, ВЛКСМның Тәтеш район комитетында бүлек мөдире булып эшли. 1940 елда, хәрби хезмәткә чакырылганчы, И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогия институтында чуаш әдәбиятын укыта. Армиядә 20 ел сәяси бүлектә хезмәт итә: рядовойдан полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, Совет Армиясе сәяси составын камилләштерү югары академик курсларын тәмамлый (1956). Бөек Ватан сугышында һәм армиядә хезмәт иткәндә фидакарьлеге өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 6 сугышчан медаль белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, 4 ел Байкал арты – Амур хәрби округы һәм Ерак Көнчыгыш гаскәрләре, 1950-1960 елларда Ленинград хәрби округы сәяси идарәләрендә, отставкага чыккач, 1950-1960 елларда Ленинградта 86нчы санлы мәктәп директоры булып эшли[1]. 1967-1978 елларда Чуаш АССР язучылар берлеге идарәсе рәисе, 1970-1975 елларда РСФСР язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. 1968 елдан И.Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогия институты өлкән укытучысы, 1971-1994 елларда доцент.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче буларак билгеле. 7 монография, йөздән артык әдәби-тәнкыйть мәкаләсе язган. Сугыш елларында фронт матбугатында совет гаскәриләренең батырлыгы турында мәкаләләр бастыра. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә Хабарау язучылар берлеге, «Суворовский натиск» газетасы каршындагы әдәби берләшмә эшендә катнаша. Ленинградта эшләгәндә шәһәр матбугатында чуаш язучылары иҗаты турында мәкаләләр урнаштыра килә. Чабаксарда Бөек Ватан сугышы чоры чуаш язучылары иҗатын өйрәнә, «Чуаш совет әдәбияты» монографиясенең «Бөек Ватан сугышы чоры чуаш язучылары» бүлеген яза, «Кыска әдәби белешмәлек», «Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы» китабы өчен чуаш яучылары турында мәкаләләр яза.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тăван Çĕршывăн Аслă вăрçи вăхăтĕнчи чăваш литератури (Бөек Ватан сугышы чоры чуаш әдәбияты). Шупашкар, 1962.
  • «Пăшалпа та перопа та» (Корал белән дә, каләм белән дә). Шупашкар, 1970.
  • «Чăваш халӑх поэчĕ Александр Алга» (Чуашстанның халык шагыйре Александр Алга). Шупашкар, 1973.
  • «Самана уттипе» (Замана белән бергә). Шупашкар, 1973.
  • «Аслă Çĕнтерӳ çулĕпе» (Бөек Җиңү юлыннан)
  • «Писатель-салтак» (Язучы-солдат) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 28 мартында Буа районы Әлши авылы мәдәният йорты диварында истәлек тактаташы урнаштырылган[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ангелина
улы Владимир, кызы Татьяна

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Чуваши Татарстана — Тутарстан чăвашĕсем (книга-альбом). Чебоксары, 2006.
  3. Афанасьев П. Писатели Чувашии. Чебоксары, 2006.
  4. Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2008.
  5. Энциклопедия чувашской журналистики и печати. Чебоксары, 2014.
  6. Н.М. Сорокин, Е. Турхан. Чувашские писатели Татарстана. Чебоксары, 2015.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]