Олжас Сөләйманов
Олжас Сөләйманов каз. Oljas Su'lei'menov | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Олжас Омархан улы Сөләйманов |
Туу датасы: | 18 май 1936 (88 яшь) |
Туу урыны: | Алматы |
Милләт: | казакъ |
Ватандашлык: | РСФСР СССР Казакъстан |
Эшчәнлек төре: | язучы, публицист, сәясәтче |
Иҗат итү еллары: | 1959-х.в. |
Юнәлеш: | әдәбият гыйлеме |
Жанр: | поэма, шигырь |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Җир, кешегә баш и» (1961) |
Бүләкләр: |
Олжас Сөләйманов, Олжас[1] Омар (Омархан) улы Сөләйманов, каз. Oljas Omaruly Su'lei'menov (1936 елның 18 мае, Казакъ АССР, Алматы) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Казакъ ССР халык язучысы (1990), Казакъ ССР (Казакъстан) язучылар берлеге идарәсе беренче сәркатибе (1984-1992), Казакъ ССР комсомолы ҮК (1961, 1963), ВЛКСМ ҮК (1967), Казакъ ССР Абай исемендәге дәүләт (1973) премияләре лауреаты, Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (2016). Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1995 елдан). Әсәрләрен рус телендә яза.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елның 18 маенда Казакъ АССР Алматы шәһәрендә (вариант: Павлодар өлкәсе Баянаул авылында) казакъ кавалерия полкы офицеры Омархан Сөләйман улы (1937 елда репрессияләнгән) гаиләсендә туган. Әнисе Фатыйма (?-2007). Урта мәктәпне (1954), «геолог-инженер» белгечлеге буенча Казакъ дәүләт университетының (КДУ) геология-эзләнү факультетын (1959), Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының әдәби тәрҗемә бүлеген (1961, укып бетерми, укытучысы Кенесбай Мусаев), КДУның рус филологиясе кафедрасында аспирантура (1966) тәмамлаган. «Игорь полкы турында хикәят»тә төрки алынмалары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1966). Алматыда һәм Мәскәүдә Булат Габитов белән бергә укый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1962-1971 «Казахстанская правда» газетасының әдәби хезмәткәре, «Казахфильм» киностудиясенең сценарий буенча баш мөхәррире, «Простор» журналында журналистика бүлеге мөдире.
- 1971-1981 Казакъ ССР язучылар берлеге идарәсе сәркатибе.
- 1972 елдан Азия һәм Африка язучылары белән бәйләнеш буенча Казакъ ССР комитеты җитәкчесе, шул ук елларда ССРБ Азия һәм Африка илләре белән хезмәттәшлек комитеты рәисенең урынбасары.
- 1977-1995 Казакъ ССР (Казакъстан) шаһмат федерациясе рәисе.
- 1981-1984 Казакъ ССР кинематография буенча дәүләт комитеты рәисе.
- 1984-1992 Казакъ ССР (Казакъстан) язучылар берлеге идарәсе беренче сәркатибе (1992 елдан идарәнең шәрәфле рәисе), ССРБ язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. 1992 елдан ирекле иҗат белән шөгыльләнә.
- 1995-2001 Казакъстанның Италиядәге (берочтан Мальта һәм Грециядәге) илчесе.
- 2001-2013 Казакъстанның ЮНЕСКОдагы даими вәкиле.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1989 елдан «Невада-Семипалатинск» атом-төш коралына каршы хәрәкәтен оештыручыларының берсе. Казакъстандагы атом сынау урыннарын ябу өчен 2 миллион кешене күтәргән, урам йөрешләренә алып чыккан[2].
- 1993 елдан Казакъстан ПЕН-клубы әгъзасы.
- 1991-2003 «Казакъстанның халык конгрессы» фиркасе лидеры.
- 1980-1984 Казакъ ССР югары шурасы депутаты.
- 1984-1989 ССРБ югары шурасы депутаты.
- 1989-1991 ССРБ халык депутаты.
- 1994-1995 Казакъстан югары шурасы депутаты
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]О. Сөләйманов рус телендә иҗат итә. Иҗатының башлангыч чорында шагыйрьне үз республикасында гына белсәләр, 1961 елның язында, Ю.А. Гагаринның галәмгә очуы белән бәйле шигырь һәм «Җир, кешегә баш и !» (рус. Земля, поклонись человеку) поэмасын язып, бөтен илгә таныла. Шигырь һәм поэмалары инглиз, француз, алман, испан, монгол, чех, словак, болгар, поляк, маҗар, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Земля, поклонись человеку! Алма-Ата, 1961 (Казакъ ССР комсомолы ҮК премиясе).
- Аргамаки. Алма-Ата: Казгослитиздат, 1961.
- Солнечные ночи. Алма-Ата: Казгослитиздат, 1962.
- Ночь-парижанка. Алма-Ата: Казгослитиздат, 1963 (Казакъ ССР комсомолы ҮК премиясе).
- Доброе время восхода. Алма-Ата: Жазушы, 1964. (ВЛКСМ ҮК премиясе, 1967).
- Год обезьяны (книга стихов). Алма-Ата: Жазушы, 1967.
- Земля, поклонись человеку. Алма-Ата, 1976.
- Избранная лирика. М.: Молодая гвардия, 1968.
- Глиняная книга (поэма). Алма-Ата: Жазушы, 1969.
- Над белыми реками (стихи и проза). Ташкент, 1970.
- Повторяя в полдень (стихи разных лет). Алма-Ата: Жазушы, 1973.
- Каждый день - утро. М.: Правда, 1973.
- Круглая звезда (стихи), Москва: Художественная литература, 1975.
- АЗ и Я. Книга благонамеренного читателя. Алма-Ата, 1975.
- Определение берега (избранные стихи и поэмы). Алма-Ата: Жазушы, 1976, 2-е изд. 1979.
- Трансформация огня («Глиняная книга», «Голубиная книга», стихи), Алма-Ата: Жалын, 1983, 2-е изд. – 1985.
- Избранное. Москва: Худож. лит., 1986.
- Преодоление (сборник стихов и поэм). Алма-Ата: Жазушы, 1987.
- От января до апреля (поэма и стихи разных лет). Алма-Ата: Жазушы, 1989.
- Свиток. М.: Молодая гвардия, 1989.
- АЗ и Я. Алма-Ата: Жалын, 1989.
- АЗ и Я. Алма-Ата, 1991.
- Код Слова. Введение в Универсальный этимологический словарь «1001 слово». Алматы: ОФ «Литературный Альянс», 2013.
АЗ и Я
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Игорь полкы турында хикәят» (рус. Слово о полку Игореве) исемле борынгы рус әдәбияты әсәрендә мөмкин булган төрки алынмалар темасы белән Әдәбият институтында укыганда ук кызыксына, фәнни мәкаләләр бастыра. О. Сөләйманов, борынгы Рус дәүләтендә билингвизм булган, «Игорь полкы турында хикәят» башта ук ике телдә (борынгы рус һәм төрки (кыпчак) телләрендә) язылган булган, рус күчереп язучылары, төрки сүзләрне аңламагач, текстны бозып бетергәннәр, дип раслый. Хикәятнең авторы да ике телне камил белгән, дигән фикер әйтә. Рус әдәбият галимнәре (Д.С. Лихачев һ.б.) О. Сөләйманов раслаулары белән килешмиләр, аны «һәвәскәр телче» дип атыйлар. Автор КПСС ҮК тарафыннан каты тәнкыйтькә эләгә, язган әсәрләрен бастырмый башлыйлар.
«АЗиЯ» китабы рус телендә «Аргамак» журналында (Яр Чаллы) басылды[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1984 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1986 Октябрь Инкыйлабы ордены
- 2001 Барыс ордены (Казакъстан)
- 2006 Отан ордены (Казакъстан)
- 2006 Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан)
- 2006 5нче дәрәҗә кенәз Ярослав Мудрый ордены (Украина)
- 2006 Дуслык ордены (Россия)
- 2007 Сәнгатьләр һәм әдәбият ордены рыцаре (Франция)
- 2011 Дуслык ордены (Азәрбайҗан)
- 1961, 1963 Казакъ ССР комсомолы ҮК премиясе
- 1967 ВЛКСМ ҮК премиясе
- 1973 Казакъ ССР Абай исемендәге дәүләт премиясе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарча Олжас «Ул яшь» дигәнне аңлата
- ↑ Азатлык Радиосы, 12.09.2007
- ↑ «АЗиЯ» Татар электрон китапханәсендә, archived from the original on 2016-11-01, retrieved 2016-11-17
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайты 2017 елның 23 март көнендә архивланган.(рус.)(ингл.)(казакъ)
- О. Сөләймановның тәрҗемәи хәле 2017 елның 2 май көнендә архивланган.(рус.)
- «Язык письма» Татар электрон китапханәсендә 2013 елның 1 июнь көнендә архивланган.
- «Улыбка Бога» Татар электрон китапханәсендә 2013 елның 1 июнь көнендә архивланган.
- 18 май көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Алматыда туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары
- Казакъ шагыйрьләре
- Казакъ язучылары
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Филология фәннәре кандидатлары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Казакъстанның Хезмәт Каһарманнары
- Казакъ ССР халык язучылары
- Казакъстан Дәүләт премиясе лауреатлары
- Казакъстан дәүләт эшлеклеләре
- Рус телле язучылар
- Ленин комсомолы премиясе лауреатлары
- ПЕН-үзәк әгъзалары
- Илчеләр