Онегин Хаҗикасыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Онегин Хаҗикасыймов latin yazuında])
Онегин Хаҗикасыймов
әзери. Onegin Hacıqasımov

Тугач бирелгән исеме: Онегин Йосыф улы Хаҗикасыймов
Туу датасы: 4 июнь 1937(1937-06-04)
Туу урыны: ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы
Үлем датасы: 30 июнь 2002(2002-06-30) (65 яшь)
Үлем урыны: РФ, Мәскәү өлкәсе, Домодедово
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче, монах
Иҗат итү еллары: 1960—1985
Юнәлеш: эстрада
Жанр: шигырь, җыр
Иҗат итү теле: рус теле

Онегин Хаҗикасыймов, Онегин Йосыф улы Хаҗикасыймов (әзери. Onegin Yusif oğlu Hacıqasımov; 1937 елның 4 июне, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Баку2002 елның 30 июне, РФ, Мәскәү өлкәсе, Домодедово) — азәрбайҗан совет шагыйре, тәрҗемәче, 1960—1980 елларда совет эстрадасының популяр җырлары (шлягерлар) авторы. 1985 елда православие диненә күчә, монах тормышы белән яши.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 4 июнендә Бакуда зыялы гаиләдә туган. Әтисе Йосыф Хаҗикасыймов (1892—1960) Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, 1940 елга кадәр НКВДның икътисадый җинаятьләр бүлегендә эшләгән, соңрак Баку дәүләт университетында латин телен укыткан. Әнисе Мәһтәбан Хаҗикасыймова (1905—1980), XIX гасыр рус әдәбияты белгече, Баку педагогия институты укытучысы, балалар психологиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклаган беренче азәрбайҗан хатыны. 1937 елда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның вафатына 100 ел тулу уңаеннан, шул елда туган өлкән улына Пушкинның иң танылган әсәрләреннән берсе Евгений Онегин хөрмәтенә Онегин дип исем биргән. 1942 елда туган кече улына (1942—2003) Низами Гәнҗәвинең 800 еллыгы уңаеннан Низами дигән исем биргән[1].

Онегин (өйдә, мәктәптә Гена) Бакуның 6нчы санлы мәктәбендә укыган. Мәктәпне тәмамлагач, 4 ел Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайта. 1964 елда Мәскәүдә Әдәбият институтын тәмамлаган. Студент елларында ук чит ил авторларының популяр җырлары сүзләрен тәрҗемә иткән. Җыр тексты сорап, аңа ССРБ заманында бик популяр булган җырчылар (Мөслим Магомаев, Валерий Ободзинский, Рәшит Бейбутов, Иосиф Кобзон, Юрий Антонов, Алла Пугачева, Людмила Сенчина, Евгений Мартынов һ. б.) һәм коллективлар («Веселые ребята», «Поющие сердца», «Поющие гитары» һ. б.) мөрәҗәгать итә. Эстрада мэтрларының күбесе нәкъ менә «Азәрбайҗан Онегины» шигырьләрендә бөтен Советлар Берлегенә билгеле булалар. Онегин Хаҗикасыймов сүзләренә иҗат ителгән «Алешкина любовь» җыры «Веселые ребята» ВИАсының визит карточкасына әйләнә. 1970 елда әлеге исемдәге пластинка Советлар Союзының барлык рекордларын уздыра: бер тәүлек эчендә кибетләрдә әлеге пластинка 15 млн. данә сатылган.

20 ел дәвамында, 1980-елларга кадәр, Онегин Хаҗикасыймов ССРБда иң популяр шагыйрь — җыр иҗат итүче була. Аның белән барлык популяр композиторлар һәм башкаручылар эшли. Берьюлы ике иҗат берлеге: ССРБ Язучылар һәм Композиторлар берлекләре әгъзасы була. Партиягә керә. Ул вакыт өчен зур акчалар эшли. Дүрт тапкыр өйләнгән. Флоттан кайткач та өйләнгән беренче хатыны Валерия; генерал кызы белән икенче никахы дәвамлы булмый; өченче хатыны — «Маяк» радиосы дирижеры Борис Карамышевның кызы Татьяна; 14 ел бергә яшәгән дүртенче хатыны Татьяна. Беренче һәм икенче никахыннан туган улларына үзенең вафатына кадәр ярдәм итеп килә.

Аның җырлары радио һәм телевидение эфирында еш яңгырый. Онегин Хаҗикасыймов Бөтенсоюз радиосының заявкалар буенча концертлар бүлеге белән җитәкчелек итә. Ул телесериаллар өчен сценарийлар да яза. Чит илгә күчеп китәргә омтылыш ясый, әмма читтә рус телле мохиттән башка яши алмаячагын аңлап, документларын кире ала.

Православие кабул итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елда кинәт язудан туктый, иҗат берлекләреннән һәм партиядән чыга, православие динен кабул итә һәм Олег исемен ала, диндә аскетизм юлын сайлый.

1989 елда Козельскидан (Калуга өлкәсе) ерак түгел Введенская Оптина пустынь монастырена килә. Беркем дә танымасын өчен, фамилиясен үзгәртеп, шунда хезмәт итә башлый. 1989 елда ул монастырь коменданты була һәм Афанасий исеме ала. 1991 елда Силуан исеме алып, монахлык кабул итә. 1995 елда Симон исеме белән Бөек схима кабул итә. Симон атакай 2002 елның 30 июнендә вафат була. Мәскәү өлкәсендә авыл зиратында җирләнгән.

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]