Пальма мае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пальма мае latin yazuında])
Пальма мае җимешләре
Зәйтүнчә пальмалар
Гана авылында пальма маен җитештерү

Пальма мае — зәйтүнчә пальма (Elaeis guineensis) җимешләренең итләч өлешеннән чыгарыла торган үсемлек мае. Әлеге пальманың орлыкларыннан ясалган май - пальма-төш мае дип йөртелә.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пальма мае кызыл-әфлисун төсендә, эрү температурасы 33—39 °C, ягъни бүлмә температурасында пальма мае каты халәттә саклана.

Пальма мае триалглицеридлар (гөлсирин һәм майлы әчелекләр) кушылмасы булып тора.

Олеин - пальма маеның сыек фракциясе, эрү температурасы 19—24 °C.

Стеарин — пальма маеның каты фракциясе, эрү температурасы 47—54 °C.

Төрле майларны үзләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пальма маен үзләштерү 97% тәшкил итә.

Май Үзләштерү коэффициенты, %
Кытай борчагы мае 98,8
Кукуруз мае 98,3*
Мамык мае 97,0
Һинд чикләвеге мае 96,5*
Пальма олеины 96,4
Пальма мае 95,8
Пальма стеарины 94,2
Сөт мае 90,7*

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пальма маенда күп күләмдә Е һәм А витаминнары һәм холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлар (олеин, линолин әчелекләре) бар. Шулай ук пальма маенда атланмайдагы кебек үк туендырылган майлар барлыгы билгеле, әлеге туендырылган майлы әчелекләр (кислоталар) йөрәк һәм кан юллары чирләренә китерә ала.

Май Моно-туендырылмаган майлы әчелекләр
(файдалы)
Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр
(иң файдалы)
Туендырылган майлы әчелекләр
(зыян китерә ала)
Холестерин, мг
Пальма мае 40 10 50 0
Җир чикләвеге мае 39 42 19 0
Зәйтүн мае 75 10 15 0
Кукуруз мае 30 54 16 0
Кытай борчагы мае 25 69 15 0
Көнбагыш мае 13 77 10 0
Һинд чикләвеге мае 5 1 94 0
Атланмай 21 3 51 215

Ләкин атланмайдан аермалы буларак пальма маенда холестерин юк.

Кайбер чыганаклар буенча пальма мае кальций үзләштерүен киметә (57,4% тан 37,5% ка кадәр).

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пальма мае эшкәртүдән соң

Пальма мае ашамлык җитештерү сәнәгатендә киң кулланыла, аннан эрүчән сырлар, маргарин, прәннекләр, кәнфитләр, какао мае эквиваленты, сөт мае алмаштыргычы һ.б. ясала.

Шулай ук косметика, крем, сабын җитештерүдә кулланыла.

Пальма маен иң эре җитештерүчеләр - Малайзия (17 млн тонн), Индонезия (20 млн тонн).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]