Зәйтүн мае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүн мае latin yazuında])
Зәйтүн җимешләре - зәйтүн маеның чыганагы
Зәйтүн җимешләре зәйтүн маенда

Зәйтүн маеЕвропа зәйтүне (Olea europaea) җимешләреннән чыгарыла торган үсемлек мае.

Майлар-әчелекләр төзелеше буенча зәйтүн мае - майлы әчелекләр триглицеридлары кушылмасы булып тора, олеин әчелеге эфирлары белән бай.

Зәйтүн мае - Италия, Испания, Грецияның милли ризыгы, Урта диңгез диетасына керә.

Борынгы заманнардан ук ягулык чыганагы булып, чиркәү, мәчетләрне яктырту, шулай ук христиан һәм яһүд дине йолаларын үткәрү өчен (елей төрендә) кулланыла.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүн мае көрән-сары төсле, күксегән тәм килә, эрү температурасы +7 +10 °C.

Зәйтүн Урта диңгез төньяк-көнчыгыш буйларында, шул исәптән Кече Азиядә үсә.

Критта табылган зәйтүн мае өчен иң борынгы чүлмәкләр БЭК 4 меңьеллыкка карый.

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүн мае холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлы әчелекләр белән бай (олеин майлы әчелеге).

Май Моно-туендырылмаган майлы әчелекләр
(файдалы)
Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр
(иң файдалы)
Туендырылган майлы әчелекләр
(зыян китерә ала)
Холестерин, мг
Пальма мае 40 10 50 0
Җир чикләвеге мае 39 42 19 0
Зәйтүн мае 75 10 15 0
Кукуруз мае 30 54 16 0
Кытай борчагы мае 25 69 15 0
Көнбагыш мае 13 77 10 0
Һинд чикләвеге мае 5 1 94 0
Атланмай 21 3 51 215

Шулай ук зәйтүн маенда Е, А, К витаминнары бар, линол әчелеге күрү сәләтен яхшырта.

Ләкин көнбагыш маенда Е витамины зәйтүн маена караганда күберәк бар, чагыштыру өчен:

  • Зәйтүн маенда 12 мг
  • Көнбагыш маенда 40-60 мг

Ике төр майда күп F витамины бар.

Тазартылмаган (рафинадланмаган) зәйтүн мае шактый файдалырак була.

Җитештерүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда зәйтүн мае 40%ы Испаниядә җитештерелгән, күбесенчә көньяктагы Әндәлүс вилаятендә.

Ил Җитештерү(2005[1]) Кулланылыш (2005[1]) Бер кешегә уртача еллык кулланылышы (кг)
Испания 36 % 20 % 13,62
Италия 25 % 30 % 12,35
Греция 18 % 9 % 23,7
Төркия 5 % 2 % 1,2
Сүрия 4 % 3 % 6
Тунис 8 % 2 % 9,1
Марокко 3 % 2 % 1,8
Португалия 1 % 2 % 7,1
АКШ 8 % 0,56
Франция 4 % 1,34

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүн маенда моно-туендырылмаган майлы әчелекләр күп, күп күләмдә олеин әчелеге барлыгы билгеле. Әлеге матдәләр "начар" холестерин дәрәҗәсен киметә, моның нәтиҗәсе булып йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы да азая.

Ләкин зәйтүн маена караганда җитен маенда омега-3-туендырылмаган майлы әчелекләре, ә көнбагыш маенда исә Е витамины күберәк.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Статистика 2009 елның 31 май көнендә архивланган. на сайте ООН