Планетаның каршыда торышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Планетаның каршыда торышы latin yazuında])
Тышкы планетаның каршыда торышы (Җир зәңгәр төстә)
Марсның каршыда торышы, 2016

Планетаның каршыда торышы (кара-каршы торышы[1], оппозициясе) – Кояш системасында күк җисеменең һәм Кояш эклиптик озынлыклары аермасы 180° тигез булган торышы, ягъни күк җисеме «Кояш-Җир» сызыгының дәвамында урнашкан һәм Җирдән Кояшка каршы юнәлештә күренә.

Планетаның каршыда торышы югары планеталар (яки бүтән югары күк җисеме) өчен генә була ала, ягъни Җиргә караганда Кояштан еракрак урнашкан планеталар өчен.

Планетаның каршыда торышы вакытында планеталар бик яхшы күренәләр:

  • планеталар Җирдән иң якын аралыкта урнашкан
  • планеталар Кояш белән яктырылган ярымшары белән күренә, ягъни иң зур фазада була.

Айның Кояш белән каршыда торышы тулы ай фазасы вакытында була. Әгәр Айның эклиптик киңлеге бик кечкенә булса, Ай тотылу күзәтелә.

Эллиптик орбиталар булганга күрә Бөек каршыда торышы вакытында планета Җиргә кадәр иң якын аралыкта урнашкан. Әлеге күренеш Марсның каршыда торышы вакытында бик әһәмиятле.

Каршыда торышы вакытында планета төне буе күренә (көнчыгышта чыга, көнбатышта бата).

Каршыда торыш астрономик символы белән билгеләнә (Юникод коды U+260D).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кононович Э. В., Мороз В. И. Общий курс астрономии: учебное пособие. — М.: Едиториал УРСС, 2004. — С. 56–57. — 544 с. — ISBN 5-354-00866-2.
  • Конфигурации планет / Ерпылёв Н. П. // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.