Полад Бүлбүлоглу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полад Бүлбүлоглу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Полад Бүлбүлоглу
әзери. Polad Bülbüloğlu
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Полад Муртуза оглу Мәммәдов

Туу көне

4 февраль 1945(1945-02-04) (75 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы

Эшчәнлек еллары

1968—х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан

Һөнәрләр

җырчы, композитор, актер

Моң

лирик тенор

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

поп, фолк

Бүләкләр

Һейдәр Әлиев орденыИстикълал орденыШәрәф орденыВатанга хезмәт иткән өчен ордены
Намус ордены (Гөрҗистан)
Почет ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)

АзССР халык артисты АзССР атказанган сәнгать эшлеклесе
IMDb

ID 0126490

Култамга
Polad Bülbüloğlu signature.jpg

Полад Бүлбүлоглу (әзери. Polad Bülbüloğlu, тугандагы исеме — Полад Муртуза оглу Мәммәдов, 1945 елның 4 феврале, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — совет һәм азәрбайҗан эстрада җырчысы (лирик тенор), композитор, педагог, актер, сәнгать фәннәре докторы, профессор (2000), дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Азәрбайҗан ССР комсомолы премиясе лауреаты (1970), Азәрбайҗан ССР (1973) һәм Дагстанның (2015) атказанган сәнгать эшлеклесе, Азәрбайҗан ССР (1982) һәм Төрекмәнстанның (2017) халык артисты.

Азәрбайҗан ССР (1988—1991) һәм Азәрбайҗанның (1991-2006) мәдәният министры, Азәрбайҗан Милли мәҗлесе депутаты, Азәрбайҗанның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе (2006 елдан).

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Балалары белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әти-әнисе белән. Абыйсы Чыңгыз (уңнан беренче), Полад (уңнан икенче)

1945 елның 4 февралендә Бакыда ССРБ халык артисты (1938) җырчы Бүлбүл (Муртуза Мешади Рза оглу Мәммәдов, 1897—1961) гаиләсендә туган. Әнисе Аделаида Ирза кызы Касыймова (1922—2015)[1]. Абыйсы Чыңгыз (1938). Нәселендә: әтисе ягыннан әбисе көрд, әнисе ягыннан әбисе гөрҗи. Балачагы һәм үсмер еллары Бакыда һәм Шушада(рус.) уза.

Беренче тапкыр сәхнәгә 15 яшендә (1960 елда) әтисенең аккомпаниаторы буларак чыга. 17 яшендә «Мәскәү турында җыр», «Сумкайыт турында җыр», «Беренче күрешүдән», «Хәерле иртә!» җырларын иҗат итә. 1962 елда фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлап, Гозәер Хаҗибәков исемендәге Бакы дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетына (ССРБ халык артисты (1959) композитор Кара Караев(рус.) классы) укырга керә. Консерваториядә укыганда халык авыз иҗаты әсәре булган бәятләр белән мавыга. 1965 елда бәятләр кулланып берничә җыр шәлкеме иҗат итә: «Кичке Бакы», «Бакы көзе», «Долалай», «Син һәм мин», «Миләүшәләр»[2].

Җырчы булып китәргә очраклылык ярдәм итә. Балачак дусты Мөслим Магомаев өчен берничә җыр яза һәм аларны радиога яздыру өчен Мәскәүгә бара. Радиода азәрбайҗан телендәге ике җырын үзе уйнап-җырлап күрсәтә. Аңа әлеге җырларын үзенә яздырырга тәкдим итәләр. Шул вакыттан җырчы эстрадада бәятләрне башкарып килә.

1969 елда ССРБ композиторлар һәм кинематографлар берлекләренә кабул ителә.

1976 елда Азәрбайҗан ССР дәүләт эстрада ансамбле җитәкчесе итеп билгеләнә. ССРБ шәһәрләрендә, 70 чит илдә гастрольләрдә була.

1987 елдан башлап берничә ел дәвамында Азәрбайҗан ССР дәүләт филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларыннан ук Полад сәнгатьтә үз юлын билгели. Заманча эстрада музыкасы аны төрле төсмерләргә бай булуы белән җәлеп итә. Полад азәрбайҗан эстрадасына зур яңалыклар кертә, милли көйләр белән заманча ритмнарны синтезлап, зур уңышларга ирешә.

Поладның тавышы — көчле яңгыравыклы, җиңел, үтә күренмәле һәм югары лирик тенор, диапазоны һәм җырлау характеры буенча тенор-альтинога якын. Җырлавы виртуозлык, катлаулы фиоритуралар һәм трельләр белән аерылып тора, югары ноталар нык ирекле. Поладның җырлавында һәрвакыт Азәрбайҗан милли музыкасының — мугамның(рус.) алымнары һәм мотивлары ишетелә.

Полад — хәзерге Азәрбайҗан музыкасына зур өлеш керткән композитор. Ул совет эстрадасында заманча ритмнар һәм милли көйләр белән гармонияне берләштереп, тулы бер юнәлеш булдыра. Кинофильмнарда төшә (мәсәлән, 1981, «Курыкма, мин синең белән!», режиссёр Юлий Гусман – Теймур). 20 дән артык фильмга музыка яза. Аның «Позвони» композициясе элеккеге ССРБ республикаларында әлегә кадәр популяр.

Аның иҗат активында зур симфоник әсәрләр, камера-инструменталь музыка, мюзикл, вокал цикллары, кинофильмнарга һәм драма спектакльләренә музыка бар. Аңа танылган җырчылар (Мөслим Магомаев, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, Людмила Сенчина, Роксана Бабаян һ. б.), шулай ук үзе башкарган җырлар аеруча зур уңыш китерә.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кино[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 — «Рус урманы әкиятләре» (Сказки русского леса)
  • 1970 — «Апшерон ритмнары» (Ритмы Апшерона)
  • 1970 — ««Маргарита» котыра» (Бушует «Маргарита») — җыр башкара
  • 1972 — «Җыр канатларында» (На крыльях песни)
  • 1981 — «Курыкма, мин синең белән!» (Не бойся, я с тобой) — Теймур
  • 2006 — «Совет чоры паркы» (Парк советского периода)
  • 2013 — «Курыкма, мин синең белән!» 1919 (Не бойся, я с тобой! 1919) — Теймур

Композитор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 — «Тикшерү дәвам итә» (Следствие продолжается)
  • 1968 — «Балачакның соңгы төне» (Последняя ночь детства)
  • 1971 — «Мөслим Магомаев җырлый»
  • 1971 — «Үзәк интервью»
  • 1972 — «Бәхетле булыгыз, кызлар!»
  • 1973 — «Уңай искән җил»
  • 1976 — «Йөрәк...йөрәк...»
  • 1977 — «Шатлык бухтасы»
  • 1979 — «Җыр уйлап табам»
  • 1979 — «Бабек»
  • 1981 — «Юл бәла-казасы»
  • 2008 — «Хаким язмышы»
  • 2012 — «Бозлы яңгыр»
  • 2013 — «Курыкма, мин синең белән!» 1919

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Волшебная ниточка»
  • «Всё прошло»
  • «Дождись меня»
  • «Долалай»
  • «Журавли»
  • «Загляни в мой сон»
  • «И снова солнцу удивлюсь»
  • «Кажется»
  • «Как мне быть»
  • «Край любимый»
  • «Не забыть никогда»
  • «Не ревнуй»
  • «Новорождённый огонь»
  • «Песне моей поверь»
  • «Пройдя сквозь годы» («Как жили мы, борясь» яки «Песня на башне»)
  • «Потому, что ты любишь»
  • «Позвони»
  • «Песню девушкам дарю»
  • «Первый взгляд»
  • «Счастье с нами рядом»
  • «Скажи глазам твоим»
  • «Ты поторопись»
  • «Ты и я»
  • «Тот, кто любит»
  • «Твоя дорога» («Gəl, ey səhər»)
  • «Танцуйте, люди»
  • «Ухожу»
  • «Фиалки»
  • «Хлоп-хлоп»
  • «Шейк»
  • «Юность»
  • «Я ненавижу в людях ложь»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Почет ордены (РФ) белән бүләкләү. Мәскәү, Кремль, 2015 елның 21 мае
  • «Ел җыры» (Песня года) телевизион фестивале призеры (1977, 1978, 1979, 1980)
  • 1970 – Азәрбайҗан ССР комсомолы премиясе лауреаты
  • 1973 – Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1982 – Азәрбайҗан ССР халык артисты
  • 2002 – Намус ордены (Гөрҗистан)
  • 2005 – Дуслык ордены (РФ)
  • 2005 – Истикълал ордены (Азәрбайҗан)
  • 2005 – «Om Emerit» (Атказанган шәхес) мактаулы исеме (Молдова)
  • 2005 – Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы ТҮРКСОЙ премиясе
  • 2010 – Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе (Казакъстан)
  • 2014 – Мәхтүмкули Фраги медале (Төрекмәнстан)
  • 2015 – Дагстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2015 – Шәрәф ордены (Азәрбайҗан)
  • 2015 – Почет ордены (РФ)
  • 2017 – Төрекмәнстанның халык артисты
  • 2019 — 2нче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены (Азәрбайҗан)
  • 2020 — Һейдар Әлиев ордены (Азәрбайҗан)

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны — опера җырчысы Бэла Руденко(рус.) (1933). Полад Бүлбүлоглу — Бэла Руденконың икенче ире. Уллары Теймур (1975), музыкант (фагот төркеме), РФ атказанган артисты (2005), хәзер бизнесмен.
Икенче хатыны — Гөлнарә Шихәлиева (Gülnarə Şıxəliyeva)[3]. Улы Муртуза, музыкант; кызы Ләйлә, җырчы, актриса.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Скончалась Аделаида Мамедова - мать Полада Бюльбюль оглу. trend.az, 25.04.2015(рус.)
  2. Е. Д. Уварова. Бюль-Бюль оглы Полад. «Эстрада в России. XX век. Энциклопедия». — Москва: «Олма-Пресс», 2004. — С. 99. — ISBN 5224044626, 9785224044627(рус.)
  3. Polad Bülbüloğlunun “İkinci bahar”ı. anspress.com, 30.07.2013(азәр.)