Ринат Анимаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Анимаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ринат Анимаев
Р.М.Анимаев.jpg
Туган телдә исем Ринат Мансур улы Анимаев
Туган 24 март 1955(1955-03-24) (64 яшь)
Таҗикстан ССР Дүшәнбе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
ФранцияFlag of France.svg Франция
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Балалар уллары Тимур, Мансур

Ринат Анимаев, Ринат Мансур улы Анимаев, фр. Rinat Mansourovitch Animaev (24.03.1955) — совет һәм француз рәссамы. 1989 елдан Франциядә яшәп, иҗат итә. ССРБ рәссамнар берлеге (Мәскәү рәссамнары берлеге) (1986), Франция рәссамнар берлеге әгъзасы. Монмартрның мактаулы гражданы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Анимаев.
«Кызыл карлыган»

1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә рәссам Мансур (Али) Анимаев гаиләсендә туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать мәктәбен, сәнгать укуханәсен (проф. М. Бекназаров, С. Корбанов, А. Бесперстов сыйныфы), Мәскәүдә Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтын (проф. Артамонов В.Е., Мачальский Д.К., Королев Г.Г курсы) тәмамлаган (1984). 1989 елдан Франциядә (Кот-д'Армор департаменты Динан шәһәре) яшәп, иҗат итә. Остаханәсе — Ивелин департаменты Вирофле шәһәрендә (Париж үзәгеннән 14 км ераклыкта[1]).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сынлы сәнгатьнең графика, портрет, тарихи портрет, аеруча пейзаж һәм натюрморт жанрларында һәм стильләрендә иҗат итә. Шулай ук скульптура сәнгате буенча хезмәтләре бар.

Рудольф Нуриев, Лев Гумилев, Людмила Гурченко, Владимир Высоцкий, Александр Солженицын, Олжас Сөләймәнов, Равил Бохараев портретларын ясаган.

1985 елдан бөтенсоюз (ССРБ), республикакүләм (РСФСР, РФ), халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат әсәрләре Казан, Русия, Төньяк Америка, Бельгия, Норвегия, Франция (Пьер Карден салоны), Швеция, Югославия, Алмания, Австрия, Япония музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

« Рәссам хезмәте — ул иҗат азатлыгы. Бу азатлыкның бәһасы чиксез. Без көннәрнең, елларның матур мизгелләрен эзлибез. Мин бары тик кояш яктысында гына иҗат итәргә яратам. Табигать күренешләрен кәгазьгә, тукымага төшерәм. Мин кояш чыккан мәлләрне дә күп тапкыр каршы алган кеше. Көннең тууына шаһит булу, андагы сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык бизәкләрне күрү — бу бәхет!
Ринат Анимаев
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р. Анимаев. Мой взгляд на жизнь. ISBN 978-2-9538694-0-8
  2. Лия Пронэр. Иҗат иреге. «Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар саны. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]