Стевия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Стевия
Stevia rebaudiana foliage.jpg
Баллы үлән (Stevia rebaudiana)
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
align

=right | Бүлекчә:

align

=left | ябык орлыклылар

align

=right | Сыйныф:

align

=left | куш өлешлеләр

align

=right | Тәртип:

align

=left | астракчәчәкле

align

=right | Гаиләлек:

align

=left | Астровые

align

=right | Ыруг:

align

=left | Стевия

Латин атамасы
Stevia Cav.
төрләре
ITIS 38459
NCBI 55669
Баллы үлән чәчкәләре

Сте́вия (лат. Stévia) — үсемлек, күпъеллыкларның Астралыларларның ыругы. Үзәк һәм Көньяк Америкада үсеп утыручы 150 чамасы үлән һәм куаклык төре билгеле.

Стевия – күпьеллык үсемлек. Ул орлыктан, ботактан үрчи. Үсеп китү өчен оптималь температура – 22-28 градус. Җәй азагында тулы үсешкә ирешә һәм тиз шиңә. Безнең шартларда аны, үсенте ясап, берьеллык рәвешендә үстерәләр (помидор кебек, мәсәлән). Стевия Көньяк Америкада, Япониядә, Кытайда, Бөекбританиядә актив игелә. Стевия белән сәүдәнең 40 проценты – японнар кулында. Алар аны азык-төлек продуктларының 50 процентына кушалар, чи килеш тә күп кулланалар.

Стевиянең яфрагы шикәрдән 300 мәртәбә баллырак.

Татлылыкның сере шунда – бу үсемлектә стевиозид бар. Ә стевиозид составында – глюкоза, сахароза, стевиол һ.б. кушылмалар. Стевиозид – иң татлы табигый продукт, аннан да баллырак нәрсә дөньяда юк. Шикәрдәге кебек зыянлы калорияләр һ.б. булмаганлыктан, стевиозид диабет, симезлек чирләрдән интегүчеләргә дә, сәламәт кешеләргә дә шикәрне алыштыру буларак хезмәт итә ала.

Стевия Русиягә 1934 елны тамыр җәя, ләкин таралып китә алмый. СССР таркалганнан соң гына Воронеждагы Шикәр һәм чөгендер фәнни-тикшеренү институтында «Рамонская сластена» сорты чыгарыла.

Урта полосада стевия үсенте ясап, берьеллык культура итеп үстерелә. Уңышны (яфрагын) куак чәчәк ата башлагач җыялар.

Стевия балалардагы диатез һәм аллергияләрне дәвалый. Ул гастрит, җәрәхәт (язва), атеросклероз, бавыр һәм бөер чирләре белән авыручыларга файдалы. «Баллы үлән» кариес һәм гөмбә инфекцияләрен бетерергә булыша, себорея, дерматит, бетчәгә каршы көрәшүче чара булып та хезмәт итә.

Тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә шикәрне алыштыргыч буларак синтетик шикәрне алыштыргычлар (иң таралган аспартам, сахарин, сукламат) һәм табигый шикәрне алыштыргычлар (фруктоза, ксилит, сорбит) кулланыла. Стевия үләне шикәрдән 10-15 тапкыр татлырак (стевия сыгынтысы 100-300 баллырак) була.

Стевиядән тыш барлык шикәрне алыштыргычлар сәләмәткә зыян китерә ала[1]. Киресенчә стевия иммунитет ныгыта, артериаль басымны нормага китерә, паразитларны бетерә.

Япониядә стевия шикәрне алыштыргыч буларак киң кулланыла, ләкин АКШта кайбер каршылыклы тәҗрибәләрдә стевия мутоген икәне күрсәтелгән.

2006 елда Бөтендөнья сәләмәтлек оешмасы стевиянең имин булуын белдерә («stevioside and rebaudioside A are not genotoxic in vitro or in vivo and that the genotoxicity of steviol and some of its oxidative derivatives in vitro is not expressed in vivo»).

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вера Озерова Стевия. Медовая трава против диабета. — Весь, 2005. — 96 с. — (Кладовые природы). — 10 000 экз. — ISBN 5-9573-0484-0
  • Надежда Семёнова Стевия - растение XXI века. — Диля, 2010. — 160 с. — (Исцелит тебя Надежда!). — ISBN 5-8174-0404-4, 978-5-8174-0404-3