Сөләйман Еналиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөләйман Еналиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сөләйман Еналиев
С.Еналиев.jpg
Туган телдә исем Сөләйман Бикмөхәммәд улы Еналиев
Туган 1894(1894)
Пенза губернасы , Инсар өязе, Иса авылы
Үлгән 14 сентябрь 1938(1938-09-14)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре күз табибы

Енали́ев Сөләйман Бикмөхәммәт улы (1894 — 14.9.1938), күз табибе, сәламәтлек саклау эшен оештыручы, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары (1927-1928), Казан медицина институты директоры (1935-1937).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөләйман Еналиев 1894 елда игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1909 елны Тамбу губернасы Темников өязе Пешли авылында башлангыч мәктәп тәмамлый. Ике ел Уфада мәдрәсәдә укый. Экстерн рәвештә Чита шәһәре ирләр укытучы гимназиясен чыгарылыш мтиханнары тапшыра. Аттестат алып, шул шәһәрдә татар мәхәллә мәктәбендә укыта. 1915-17 елларда хәрби хезмәттә. Кайтып, Пенза губернасы мәгариф бүлегендә инструктор, 1918 елдан Инсар өяз халык мәгарифе бүлеге мөдире. 1920 елда – 1нче Пенза ирекле полкында кызыләрмече.

2 нче Мәскәү университетының медицина факультетында укый. Бер үк вакытта, укудан аерылмыйча, 1922-1923 елларда РСФСР мәгариф халык комиссариатының татар-башкорт бюросы мөдире, аннары РКП (б) Мәскәү комитеты татар-башкорт бюросы мөдире, 1923-1925 елларда Мәскәү һөнәри белем бирү идарәсе мөдире. 1925 елда Казанга юллана.

1926 дан ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында: халык комиссары урынбасары, халык комиссары. 1928-37 елларда Казан медицина институтында укыта, бер үк вакытта 1935 тән директор урынбасары, директор. 1931-32 дә АКШта (Сан-Франциско һәм Балтимор шәһәрләрендә) фәнни эшләр буенча командировкада була. Еналиев институтны җитәкләгән чорда морфология бинасы, Маяковский урамындагы тулай торак төзелә.

1938 елның 5 сентябрендә НКВД тарафыннан кулга алына. 5 көн дәвам иткән «тикшерү чаралары» нәтиҗәсендә, сорау алганда каты кыйналуга дучар ителеп, 14 сентябрьдә вафат була. 1958 елда аклана.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның эшчәнлеге укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә, милли кадрлардан табибләр әзерләүгә, фәнни-тикшеренү эшен активлаштыруга һәм дәвалау эшен яхшыртуга юнәлдерелә. Хезмәтләре күз эчендәге яңа барлыкка килгән шешләр иммунологиясенә һәм цитопатологиясенә карый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Возвращенные имена. Документальные очерки. Казань, 1990
  2. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  3. Г.Р. Каримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казань, «Ученые записки КФУ», том 153, кн.3, 2011.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]