Тарлау (Алабуга районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тарлау (Алабуга районы) latin yazuında])
Тарлау
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман
Карта

Тарлау (рус. Тарловка), шулай ук Кара Чишмә (рус. Черный Ключ) [1]Татарстанның Алабуга районында урнашкан торак пункт (2010 елдан авыл), курорт бистәсе. Алабуга шәһәре шәһәр җирлеге[d] составында.[2]

Почта индексы 423608. ОКАТО коды 92415000002.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пункт Кама елгасының уң ярында, район үзәге Алабуга шәһәреннән көнчыгышка таба 18 километр ераклыкта, Яр Чаллы шәһәре (Автозавод районы, Хәсән Туфан, Рәис Беляев проспектлары башы) каршында урнашкан.

Торак пункттан Алабугага кадәр (юл буенча) 35 км, Чаллыга кадәр (юл буенча) якынча 15 км, елга аша нибары 2 км. Тарлау Кама ярында тора, ләкин бөтен яр буе аңа инде карамый. Биредә Тукай районы территориясе һәм Опушка коттедж бистәсе йортлары төзелә. [3]

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарлау бистәсе, бөтен Татарстан Республикасы кебек үк, Мәскәү вакыты сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2014[4]
444
100
200
300
400
500
2014

2010 елда 461 кеше (шул исәптән руслар 65%, татарлар 32%).[5]
2017 елда – 94 кеше (руслар – 65%, татарлар – 32%).[6]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елга кадәр – Вятка губернасы Алабуга өязе Трехсвятское волосте Кара Чишмә (Черный Ключ) авылы. 1921 елдан Татарстан АССР Чаллы кантоны, 1930 елдан Чаллы районы составында. 1959 елның 31 июленнән Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы карамагында. 2009 елда Алабуга районына бирелгән. 2010 елның 9 июнендә авыл статусы һәм хәзерге атамасын алган.[5]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX йөз башыннан Яңа Тарлау пүчинкәсе (Кара Чишмә) буларак билгеле.[7] Авылга беренче килеп урнашучылар вакытын 1805 ел дип санарга мөмкин. Кара Чишмә (Черный Ключ) торак пункты Олы Тарлау авылыннан күченгән балыкчыларның кечкенә заимкасы буларак барлыкка килгән. Дистә еллар дәвамында монда берничә балыкчы гаиләсе генә яшәгән. X ревизия вакытында (ул бу төбәкнең 1859―1873 еллардагы авылларын исәпкә алган) Кара Чишмә (Черный Ключ) авылында (Тарловка Новая, удельный починок) барлыгы 11 йорт исәпләнгән, халык саны 33 ир-ат һәм 67 хатын-кыз тәшкил иткән. [8]. 1941 елга кадәр җирле халык торак пунктны «Яңа авыл» дип атаган.

«Тарловский» санаторие[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында (1908―1909 елларда) сәүдәгәр Дмитрий Иванович Стахеев (1877–1938) [9] тарафыннан аның гаиләсе өчен ял итү урыны нигезләнгән. 1920-еллар башында Стахеев дачасы базасында Бондюг химия заводы (хәзерге Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы) эшчеләре өчен ял йорты төзелгән. 1928 елда туберкулезга каршы дәваханә («Тарлау» санаторие) итеп үзгәртелә, ул кымыз белән дәвалауга махсуслаша. Курортны булдыруда Казан галиме, профессор Н. К. Горяев катнашкан.[10] 1941―1945 елларда биредә 4089нчы эвакогоспиталь урнашкан, анда 10 меңгә якын Совет Армиясе сугышчысы дәваланган, үлгәннәре өчен аерым зират ачылган. Ярты гасырдан соң бина янында Совет Армиясенең үлгән сугышчыларына һәйкәл куела. Түбән Кама сусаклагычы күтәрелү дәрәҗәсе арткач, әлеге зират урман эченә күчерелгән.[8]

Хәзерге вакытта Алабуга сәүдәгәре Дмитрий Иванович Стахеев бинасын (ике катлы агач бина, элекке санаторийның 3нче корпусы) тулысынча югалту куркынычы бар, чөнки бу урында яр җимерелү бара.[11]

Санаторий янындагы торак пункт рәсми чыганакларда «Тарлау» шифаханәсе (рус. Санаторий Тарловка) яки Тарлау шифаханәсе бистәсе (рус. поселок Тарловского санатория) дип аталган.[5]

1930-елларда авылда колхоз да оештырыла. Соңрак ул «Орловка» колхозының бүлекчәсенә (бригадасына) әверелгән.[8]

Гаҗәп табигать, балыкларга бай елга, карагайлы урман ― болар барысы да табигатьтә ял итүне яратучылар тарафыннан бәяләнә, һәм җәй көне Тарлауда пароходлардан Мәскәүдән һәм башка зур шәһәрләрдән дачникларның тулы десанты төшә. Ә шифаханәдә эшләү мөмкинлеге тирә-як авыллардан (Олы Качык, Олы Әрәмәле, Поспелово, Татар Чаллысы, Мальцево, Троицкий-Урай, Иске һәм Яңа Гәрдәле) күп кенә кешеләрне бирегә күчәргә җәлеп итә.[8] 1928 елда булачак композитор Җәүдәт Фәйзи туганнары Ибраһим һәм Мидхәт белән Кара Чишмә авылында һәм санаторийда ял иткән. [12]

1960-еллар уртасына авылда йорт хуҗалыклары саны йөзгә җитә. Түбән Кама ГЭСы төзелеше Кара Чишмә авылына үлем җәзасы чыгарган. 1983 елда Түбән Кама сусаклагычының дәрәҗәсе даими күтәрелә башлагач, авылны тулысынча юк итәләр. Хуҗалар яңа урынга күчерә алмаган йортларны яндырганнар, ә аннары бульдозерлар белән калдыкларны чистартканнар. Авыл халкының күпчелеге Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә яши башлый, әмма туберкулезга каршы шифаханәгә тоташкан бистәнең бер өлеше мәҗбүри күченүчеләрне кабул итә.[8]

«Тарловский» санаторие соңрак КАМАЗ ААҖ карамагына күчкән. РСФСРның «Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм куллану турында» гы законына ярашлы рәвештә, Комсомол район Советы башкарма комитетының 1990 елның 22 августындагы карары белән «Тарловский» шифаханәсе җирле әһәмияттәге күчемсез тарих һәйкәлләре категориясенә кертелә.

1991 ел ахырында туберкулезга каршы санаторийның административ корпусы диварына мемориал билге куелган. Шуннан бирле «Тарловка» санаторие җирле әһәмияткә ия булган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән.[13] Шифаханә 2009 елда ябыла.

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистәдә 11нче санлы тулы булмаган урта мәктәп (2017 елда балалар бакчасы белән берләштерелгән; Радищев ур., 5), авыл клубы һәм китапханәсе (2018 елдан яңа бинада, Комсомол ур., 7Б), кибет, почта бүлеге, ФАП бар.

Тарловка глэмпингы (Tarlovka glamping) ― Муса Җәлил яр буе урамы (Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә керүче Опушка коттеджлар бистәсендә).[14]

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы корбаннары һәйкәле, 2001 елдан Покров чиркәве (гыйбадәт йорты, Радищев ур., 10). [15]

Тарлау тирәсендәге матур урыннар курорт зонасы булып тора. Монда рәссамнар Иван Шишкин, Константин Васильев (Константин Васильев. «Гуси-лебеди», 1967[16]) картиналар иҗат иткән.

Тарлау янында КамАЗ-мастер командасы полигоны урнашкан.[17]

Урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Радищев урамы
  • Санаторий урамы
  • Комсомол урамы
  • Муса Җәлил урамы
  • Кара чишмә урамы

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Черный Ключ. Топографическая карта Татарской АССР 1935 года
  2. Алабуга районы. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. «Тут вы еще со своей Тарловкой лезете!» KazanFirst, 03.04.2021(рус.)
  4. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Тарловка. Институт Татарской Энциклопедии
  6. Тарлау. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  7. Тарлау. Татарская энциклопедия TATARICA
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Черный Ключ (Тарловка). "Родная Вятка" сайтында
  9. Стахеев Дмитрий Иванович,третий (1877–1938) — агроном, помещик, хозяин дачи-санатория в Тарловке, внук и полный тезка Д. И. Стахеева-старшего, репрессирован
  10. История поселка Тарловка. OK.RU
  11. Руины дачи Стахеева. 2ГИС
  12. Җәүдәт Фәйзи. Тарловка // Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Татар халык көйләре. Истәлекләр. Казан: ТКН, 1987, 278-279нчы бит.
  13. Чал тарихлы гүзәл ак кала. Шәһри Чаллы, 27.05.2020
  14. Ольга Аверьянова. «Как вот эта прибрежная зона может относиться к Тукаевскому району? Почему не к нам?» chelny-biz.ru, 20.07.2022(рус.)
  15. Молебный дом Покрова Божьей Матери, с. Тарловка. 2ГИС
  16. varvar.ru: Константин Васильев. Гуси-лебеди
  17. Бүген “КАМАЗ-Мастер”ны “Дакар”ның кырыгынчы - юбилей ярышларына озаттылар. Шәһри Чаллы, 12.11.2017

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]