Урал буе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал буе latin yazuında])
Урал буе
Чулманның үрге агымы (Удмуртия)

Урал буе (рус. Приура́лье) — Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Себер тигезлекләренең Урал тирәсендәге кырый өлешләрен, шулай ук үз эченә Урал алды һәм Урал аръягын да ала [1][2].

Урал буе территориясендә Печорск түбәнлеге (төньякта), шулай ук Югары Чулман калкулыгы һәм Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы (көньяктарак) урнашкан. Урал буеның күпчелек өлеше ылыслы урманнар (ак һәм кара чыршылар, нарат) белән капланган. Аларны көньякка таба киң яфраклы урманнар (имән, юкә, өрәңге) алмаштыралар. Кырый төньякта тундра үсемлекләре үсә, иң кырый көньягында далалар өстенлек итә (күп урыннарда сөрелгән).

Ишембай Урал буйы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишембай Урал буе - Көнчыгыш Европа тигезлегенең бер өлеше, ул Ишембай нефть чыгару районына һәм Башкортстан Республикасының Ишембай шәһәре янындагы Уралның көнбатыш битенә якын. Термин геологиядә актив кулланыла.

Ишембай Урал буеның сакмар-әртә төбәгендә гөмбә яки кыя калдыкларын хәтерләтүче рифоген массивлар бар. Мондый массивлар нефть чыганаклары булу күрсәткече.

Ишембай Урал буенда таулар-шиханнар - девон чорының җылы диңгезендә барлыкка килгән борынгы рифларның калдыкларыннан өелгән биек тау массивлары урнашкан. Массив элгәре дүрт ялгыз таудан торган: Торатау,Шаһтау , Йөрәктау һәм , Агыйдел елгасының уң як ярында сузылган чылбырлар. Мәгәр, сода җитештерү өчен арзан чимал чыганагы итеп файдаланып, Шаһтау бүгенге көндә юкка чыккан [3]

Шаһтауда чимал беткәч, 2020 елда Куштауда эшли башларга рөхсәт бирелә. Мәгәр урындагы халык, илнең төрле якларыннан табигатьне яклаучылар тауны яклап чыга һәм эшләр туктатыла[4]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Приуралье//Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 20-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Богданов A.A. Тектоника Ишимбайского Приуралья // Мат-лы к познанию геолог, строен. СССР. Изд. МОИП, новая серия, вып.7 (И), 1947, 148 с.
  • Булгаков, Разим Бариевич. Применение промыслово-геофизических методов и пластоиспытателей на трубах для выделения и оценки нефтегазоносных пластов в скважинах Ишимбайского Приуралья [Текст] : Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата технических наук. (01.04.12) / Всесоюз. науч.-исслед. ин-т ядерной геофизики и геохимии. — Москва : [б. и.], 1974. — 25 с.
  • Котенев, Юрий Алексеевич. Геология и разработка нефтяных месторождений Ишимбайского Приуралья с применением методов увеличения нефтеотдачи : учеб. пособие / Ю. А. Котенев, В. Е. Андреев, Ю. Н. Ягафаров ; М-во образования Рос. Федерации, Гос. образоват. учреждение высш. проф. образования «Уфим. гос. нефтяной ун-т». — Уфа : Изд-во УГНТУ, 2004 (Тип. Уфим. гос. нефтяного техн. ун-та). — 252 с. : ил., табл.; 21 см.
  • Раузер-Черноусова Д. Н. Фации верхнекаменноугольных и артинских отложений Стерлитамакско-Ишимбайского Приуралья [Текст] : (На основе изучения фузулинид) / Д. М. Раузер-Черноусова. Фораминиферы верхнего девона Русской платформы / О. А. Липина. — [Москва] : Изд. и 2-я тип. Изд-ва Акад. наук СССР, [1950]. — 135 с., 5 л. ил. : ил.; 26 см. — (Труды Института геологических наук/ Акад. наук СССР. Геологическая серия; Вып. 119; (№ 43))
  • Страхов, Н. М. Кунгурские отложения Ишимбаевского Приуралья. (Стратиграфия, литология, тектоника, генезис). — Уфа. 1943. 3, 536 стр., 2 т.
  • Шамов Д. Ф. Фации и нефтеносность Артинских отложений Ишимбайского Приуралья. /Диссертация/. 1946