Эчтәлеккә күчү

Утыз еллык сугыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Утыз еллык сугыш latin yazuında])
Утыз еллык сугыш

Сугыш хәрәкәтләренең харитасы
Дата

23 май, 161824 октябрь, 1648

Урын

Аурупа, күбесенчә Алмания

Сәбәп

Дини бәрелешләр

Нәтиҗә

Вестфаль солыхы (1648)

Көндәшләр
протестантлар һәм аларның беректәшләре: Евангелик Уния (Боһемия, Саксония һ.б.), Швеция,

Трансильвания, Франция, Шотландия, Англия, Швейцария, Савойя, Венеция, Россия патшалыгы, Госманлы империя

католиклар һәм аларның беректәшләре: Изге Рим империясе, Католик лигасы (Бавария, Көлн һ.б.), Австрия, Испания, Португалия, Дания, Норвегия , Речь Посполитая
Сәргаскәрләр
Фридрих V†, Густав II Адольф†, Иоанн Банер†, Леннарт Торстенссон, Кардинал Ришельё†, Бөек Конде, Кристиан IV Данияле†, Иоанн Георг I Саксони, Бернард Саксен-Веймари † Фердинанд II†, Фердинанд III, Иоганн фон Тилли †, Альбрехт фон Валленштейн†, Матиас Галлас†, Максимилиан І Баварияле, Гаспар Оливарес†
Яклар көчләре
400 мең 500 мең
Югалтулар
300 мең һәлак һәм яраланган, 5-8 миллион Алмания ватандашлары вафат 400 мең һәлак
Магдебург шәһәрен талап бетерү, Э. Штайнбрүк рәсеме, 1866

Утыз еллык сугыш - 1618-1648 елларда Изге Рим империясендә һәм Аурупада өстенлек өчен узган сугыш, низагта Аурупаның барлык илләре диярлек катнашалар.

Сугыш Изге Рим империясендәге протестанлар һәм католиклар арасында дини бәрелеш аркасында башлана, соңрак низаг Аурупада Габсбурглар нәселенең өстенлегенә каршы көрәшкә әверелә.

Шушы низаг Аурупаның соңгы дини сугышы булган, нәтиҗәдә Вестфаль халыкара мөнәсәбәтләре системасын тудырган.

Изге Рим империясе Вестфаль солых килешүен имзаланганнан соң, 1648

1618 елның 23 маенда Праһа денефестрациясеннән соң сугыш башлана: Чехия катлаулары Габсбург нәселеннән чыккан Чехия патшасы үткәргән католиклыкны кайтару сәясәтенә каршы баш күтәрә.

Сугыш хәрәкәтләре дүрт дәвергә бүленә:

  • Чехия-Пфальц
  • Дания
  • Швеция
  • Франция-Швеция

Сугыш хәрәкәтләре Үзәк Аурупада, күбесенчә Алманиядә узганнар. Бәрелешләр һәм килеп чыккан ачлык, чирләр зур зыян китергәннәр. Көньяк Алмания халкының 60%ы диярлек вафат булган.

Низагны туктатуның ике тырышуы: Лүбек солыхы (1629), Праһа солыхы (1635) нәтиҗәсез калган.

Тик Бөтенаурупа Вестфаль тынычлык конгрессы (1642-1648) 1648 елда Изге Рим империясендә аның таркалганга кадәр (1806) солых тәртибен урнаштырган.

Нәтиҗәдә Кушма вилаятьләр Җөмһүрияте (киләчәк Нидерландлар) һәм Швейцария берлеге бәйсез булганнар һәм империядән чыкканнар.

  • Алексеев, Валентин Михайлович Тридцатилетняя война. — Л.: Учпедгиз, 1961. — 184 с. — 24 000 экз.
  • Arndt, Johannes Der Dreißigjährige Krieg 1618–1648. — Stuttgart: Reclam, 2009. — ISBN 978-3-15-018642-8. (нем.)
  • Bonney, Richard The Thirty Years' War 1618-1648. — Osprey, 2002. — 96 p. — (Essential Histories). — ISBN 9781841763781. (англ.)
  • Wedgwood, Veronica The Thirty Years War. — New York: New York Review Books, 2005. — 536 p. — (New York Review Books Classics Series). — ISBN 978-1590171462. (англ.)
  • Ивонина Л. И., Прокопьев А. Ю. Дипломатия Тридцатилетней войны. — Смоленск, 1996.
  • Kohler, Alfred Von der Reformation zum Westfälischen Frieden. — München: Oldenbourg, 2011. — Bd. 39. — 253 S. — (Oldenbourgs Grundriss der Geschichte). — ISBN 3-486-59803-1.