Фәтхи Әхмәдуллин
Фәтхи Әхмәдуллин | |
---|---|
Туган | 1895 Ибраһим, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1938 |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Фәтхи Әхмәди улы Әхмәдуллин (Фәтхи Әхмәт улы Әхмәдуллин, 1895—1938) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әхмәдуллин Фәтхи Әхмәди улы (Фәтхи Әхмәт улы) 1895 елда Уфа губернасы Уфа өязе Абрай вулысы (хәзерге Башкортстанның Чишмә районы) Ибраһим авылында туган. Милләте буенча башкорт.
Казан шәһәренең «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. 1913 елдан Уфада газета редакциясендә экспедитор-конторщик булып эшли.
1915 елда Беренче дөнья сугышы фронтына җибәрелә, Себер ягына юнәлгәндә юлда кача. Ләкин Омск шәһәрендә тотыла һәм 37-нче Себер запас җәяүле полкында хезмәт итәргә калдыралар. 1917 елда РСДРП (б) сафына керә. 1917 елның мартында аны Уфа каласындагы 144-нче запас җәяүле полкына күчерәләр һәм соңрак биредә эшче һәм сугышчы депутатларының Уфа губерна Советы янындагы Мөселман солдатлары бюросына әгъза итеп сайлана. 1917 елның августыннан Баһаветдин Нуриманов белән бергә РСДРП(б)-ның Уфа Комитеты янындагы татар-башкорт төркеменең матбугат органы булган «Алга» гәзитен бастыруга әзерләү белән шөгыльләнә.
Башкорт мәркәз шурасы игълан иткән Башкортстан территориаль автономиясен хуплый. 1917 елның 8-20 декабрендә Ырымбурда үткән III Бөтен башкорт оештыру корылтаенда катнаша. Башкорт яшьләренең «Тулкын» оешмасының башкарма комитетына әгъза итеп сайлана.
1918 елның гыйнварында Башкортстан автономиясе делегациясе вәкилләренең берсе буларак, төрки-татарларның Милли мәҗлесе җыелышында катнаша. Соңрак Башкорт Хөкүмәтенең Уфа губернасы буенча комиссар итеп сайлана. Аннары Уфа губерна Советының татар-башкорт комиссариатында башкорт эшләре буенча комиссар итеп билгеләнә.
1918 елның июнендә комиссариатта эшләгән башкорт эшлеклеләре белән Татар-Башкорт республикасы яклылар арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә, тиздән Әхмәдуллинны Шәриф Манатов һәм Таһир Имаков белән бергә төрмәгә ябалар. 1918 елның 4 июлендә Чехословак корпусы гаскәрләре Уфаны алгач, Ф. Әхмәдуллинны төрмәдән чыгаралар.
1919 елда Самара шәһәрендә Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы Реввоенсовет янындагы Башревком вәкиле Муллаян Халиковның сәяси эшләр буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә, башкорт гаскәрләрен оештыру эшендә катнаша. 1919 елның көзендә башкорт гаскәрләре составында Петроградка җибәрелә. Биредә «Салават» гәзитен чыгаруда катнаша, башкорт солдатлары өчен сәяси курслар оештыра. Башкорт гаскәрләре группасы эшләре буенча уполномоченныйлар революцион советы рәисе итеп билгеләнә.
1937 елның 4 августында «милли-буржуаз хәрәкәттә катнашуда» гаепләнеп кулга алына. 1938 елның 10 июлендә атыла. 1957 елның августында аклана.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәгыйть Агишның «Фәтхи солдат» хикәясендә төп геройның прототибы Фәтхи Әхмәдуллин булып тора.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гизетдинов В. Судьба «Фатхи — солдата»// Возвращённые имена. — Уфа, 1991. — С. 3–22.
- Национально-государственное устройство Башкортостана (1917—1925). Т. 1—2. — Уфа, 2002.
- Ярмуллин А. Ш. Автономиялы Башҡортостан байрағы аҫтында. Башҡорт милли-азатлыҡ эшмәкәрҙәре хаҡында ҡыҫҡаса биографик очерктар — Өфө, 2009. — 174 б.
- 1895 елда туганнар
- Уфа өязендә туганнар
- 1938 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сталин репрессияләре корбаннары
- Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре
- СБКФ әгъзалары
- РСДРП әгъзалары
- Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре
- Русия ватандашлар сугышында катнашучылар
- Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар
- 10 июль көнне вафатлар
- Чишмә районында туганнар
- Уфа губернасында туганнар