Хөсәен Фәезханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хөсәен Фәезханов
Faizkhanov.jpg
Туган 1828(1828)
Сембер губернасы, Сабачай авылы
Үлгән 1866(1866)
Сембер губернасы, Сабачай авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Һөнәре тарихчы-галим

Хөсәен Фәезханов (1828, Сембер губернасы, Сабачай авылы — 1866, шунда ук) — тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1828 елда Сембер губернасы, Сабачай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. 1850 елда Казанга килә. Мәрҗания мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанидән дәресләр ала. 1854 елда көнчыгыш телләрне укытырга Петербургка эшкә чакыралар.

Петербург университетында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан университетының Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Петербургка күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. Петербург университеты җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.

Табигый сәләте, гарәп, татар телләрен һәм әдәбиятын төпле белүе, дөньяга киң карашлы булуы X. Фәезхановны «үз белгечлеге буенча кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аларның барысына да файда китерергә әзер торучы иң укымышлы укытучылардан берсе» итеп таныта. Петербург университетында әллә ни озак эшләмәсә дә, X. Фәезханов лектор-педагог буларак та, кеше буларак та үзе турында бик җылы тәэсир калдыра.

1858 елда фәннәр академиясы, Мәскәүгә тышкы эшләр архивына эшкә җибәрелә. Ул анда Кырым татарларына караган күп кенә материаллар алып кайта. 1864 елда “Материалы по истории крымского ханства” дигән Е.Зерновның хезмәте дөнья күрә. 1860 елда Касыйм шәһәренә археологик экспедицияга бара. 29 мөселман кабер ташларының күчерелмәсен алып кайта. Тарихчы Зернов материалларны файдалану өчен рөхсәт сорый. Касыйм ханлыгы турында яза. Мөселман кульязмаларын төзәтүгә күп көч куя. Татар теле грамматикасы буенча дәреслек, төрки телләр сүзлеге һәм хрестоматиялар төзи. Бу аның эшчәнлегенең 2 мөһим тармагы. 1862 елда “Краткая татарская грамматика” яза. Грамматикасы сакланмаган. Петербургта 95 битлек 1 нөсхәсе бар. Ул аны Мәхмүтов дәреслегенә нигезләнеп яза. 7 килеш, 3 заман. Ул татар мәгърифәтчесе хәрәкәтенең күренекле вәкиле. 1861-1862 елларда «Чулпан» газетасы чыгару уе белән янып йөри.

1866 елда сәләмәтлеге какшау сәбәпле туган ягы Сабачайга кайта, шунда вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]