Хөсәйн Нуршарг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәйн Нуршарг latin yazuında])
Хөсәйн Нуршарг
Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 Иран
 Россия

Һөнәрләр

җырчы

Хөсәйн Ибраһим улы Нуршарг (фар. حسین نورشرق) — фарсы классик җырчысы, шагыйре, Шәрыкъ илләре белән багланышлар буенча белгеч, Мәскәү консерваториясенең фарсы проектларын оештыручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иранның Боруҗан шәһәрендә дөньяга килә. Хөсәен Нуршарг балачагыннан ук атасыннан Ибраһим Мөхәммәдтән аваз (җыр) осталыгына өйрәнә. Ә атасы, үз чиратында, үзенең бабасыннан, шагыйрь һәм җырчыдан, дин әһеле Али Әсгар Вәсалдан бу осталыкка өйрәнә. Хөсәен Нуршарг шулай ук Исфәһан остасы Мәлек Мәсуди һәм аның абыйсы Мәсүдтән тар музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә.

Хосейн Нуршаргның югары юридик белеме - Россия Халыклар дуслыгы университетының бакалаврлык (2009) һәм магистрлык дипломы (2011) бар. Соңрак 2014 елда ул Мәскәү дәүләт мәдәният институты аспирантурасын тәмамлый, аваз теориясе буенча «Һинд-Европа халыклары мәдәнияте феномены буларак җырлау тавышы: фарсы музыка традицияләре материалында системалы-типологик тикшеренүләр тәҗрибәсе» рус. Певческий голос как феномен культуры индоевропейских народов: опыт системно-типологического исследования на материале музыкальных традиций Ирана) диссертациясен яклый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елдан башлап Мәскәү консерваториясенә Иранның музыкаль традицияләрен өйрәнүдә һәм Россия белән Иран арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә актив ярдәм итә. 2014 елдан башлап, фарсы мәдәнияте мәсьәләләре буенча фәнни консультант вазифаларын үтәп, Мәскәү консерваториясендә эшли.

2008-2016 еллар дәвамында Хөсәен Нуршарг белән Мәскәү консерваториясендә 30 дан артык иран классик музыкасы концертлары урын ала. Әлеге концертта түбәндәге танылган фарсы композиторлары һәм башкаручылары катнаша: Гали Гәмсари(фарсыча) (тар, диван), Шәһрияр Назари (бәрмә музыка кораллары), Мәҗит Дәрахшани(ингл.) һәм Көйван Сәкет(ингл.) (тар, сетар), Мөхәммәд Мөтәмәди(ингл.), Нәгыймә Голами, Мәэдә Табатабаи, Һәлә Сәйфизадә(фарсыча) (җырчылар) һәм "Солых", "Фиракъ", «Гамар», «Кәрван» музыкаль төркемнәре.

Россиянең Мәскәү, Екатеринбур, Казан, Смоленск, Петербург, Ярыслау шәһәрләрендә, шулай ук кайбер Австрия, Беларусия, Колумбия, Япония шәһәрләрендәге концертларда чыгыш ясый.

2020 елда Таҗлы вирус сәбәпле Мәскәүдә оештырылган "Мәскәү — мәдәниятләр чаты" интернет проектында катнаша. Әлеге проектның беренче "Мәскәү — Тәһран. Җырчы Хөсәен Нуршарг" чыгарылышында 2013-2019 елларда урын алган Хөсәен Нуршарг классик фарсы музыкасы концертларының видеоязмалары кулланыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы видеофайллар
"Мәскәү — мәдәниятләр чаты". Халыкара интернет-проект. Мәскәү - Тәһран. Хөсәен Нуршарг

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]