Чәчкә Заһирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чәчкә Заһирова latin yazuında])
Чәчкә Заһирова
Туган телдә исем Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова
Туган 21 июль 1923(1923-07-21)
Татарстанның Сарман районы, Анак авылы
Үлгән билгесез
?
Милләт татар
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Чәчкә Заһирова (Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова) − Бөек Ватан сугышы чорында партизан-разведчик, тыныч тормыш елларында икътисад фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова 1923 елның 21 июлендә Татарстанның Сарман районындагы Анак авылында туа. 1940 елда Чистайның икенче санлы татар урта мәктәбен тәмамлый. Мәскәүдә авиация институтында укыган җиреннән‚ үзе теләп‚ фронтка китә. Разведчик-диверсант буларак‚ 1941 елның 15 октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Дошман тылында хәрәкәт иткәндә «Рита» исеме белән йөргән. Атаклы партизанка, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның сугышчан дусларының берсе, яшьтәше булган. Аннары‚ сугыш тәмамланганчы‚ Совет Армиясе сафларында була. Тыныч тормыш елларында Чәчкә Миңнегали кызы‚ Мәскәү авиация институтын тәмамлап‚ үз һөнәре буенча самолетлар төзү заводында‚ аннары Төрекмәнстан каналы төзелешендә‚ Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының Казандагы филиалында җаваплы вазифалар башкара. Диссертациясен уңышлы яклагач, икътисад фәннәре кандидаты‚ доцент Чәчкә Заһирова озак еллар дәвамында Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укыта‚ җәмәгать эшләре белән ныклап шөгыльләнә‚ әлеге уку йортында эзтабарлык хәрәкәтенә җан өрә.

Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова әтисен 34 ел буе эзләгән, аңа багышлап китап язган. Аның язмалары — тезмә һәм чәчмә әсәрләре — республика матбугаты битләрендә урын ала.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова сугышның башыннан ахырына кадәр партизан-разведчик булган, күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Бөек Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]