Яңа Шаһ вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Шаһ вулысы latin yazuında])
Яңа Шаһ вулысы
Ил

Русия империясе

Статус

Вулыс

Губерна / Республика

Уфа губернасы / БАССР

Административ үзәк

Яңа Шаһ

Нигезләү датасы

1908

Юкка чыгару датасы

10 февраль 1923

Рәсми телләр

татар теле,
башкорт теле
рус теле

Халык саны  (1920 ел)

9147 кеше

Милли состав

34,6% — татарлар
31,1 % — руслар
12,5 % — башкортлар

Дини состав

20,9 % — мөселманнар

Яңа Шаһ вулысы (рус. Ново-Шаховская волость, баш. Яңы Шах олоҫы) — Уфа губернасының Бәләбәй өязенә һәм соңрак БАССР-ның Бәләбәй кантунына кергән административ-территориаль берәмлек.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмәкәй вулысын таркату юлы белән барлыкка китерелгән. Башкортостанның хәзерге Ярмәкәй районының көньяк өлешен, Ык елгасы буеннан Яңа Биктәш авылыннан башлап (әлеге Бишбүләк районы) Атамкүл авылына кадәр үзенә керткән, барлыгы 25 торакт пункт, күбесе башкорт һәм татар авыллары, Тарказы һәм Таллыболак елгалары буйлап урнашкан берничә күчеп килүче руслар бистәләре дә булган.[1].

1920 елда ТАССР-ның Бәләбәй кантунына керергә тиеш була.[2]

1920 елда вулысның 23 торак пунктында 9147 кеше яшәгән, шуларның 34,6 % — татарлар[3], 31,1 % — руслар, 20,9 % — «мөселманнар», 12,5 % — башкортлар.[4]

1923 елда Яңа Шаһ вулысы территорясы Бәләбәй кантунының Приют вулысына (19301932 еллардаБАССР-ның Приют районына) керде. 19321934 елларда Яңа Шаһ вулысы территорясы Бишбүләк һәм Бәләбәй районнары арасында бүленде. 1935 елның гыйнварында яңа ясалган Ярмәкәй районына керде.[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан 2017 елның 8 декабрь көнендә архивланган.. — Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010. — 200 с., илл. — ISBN 878-5-85051-504-1
  2. Файзуллин С. A. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2015. — Б. 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5.
  3. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.
  4. http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf