Ярмәкәй вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярмәкәй вулысы latin yazuında])
Ярмәкәй вулысы
Ил

Россия империясе

Статус

Вулыс

Губерна / Республика

Уфа губернасы / БАССР

Административ үзәк

Ярмәкәй

Рәсми телләр

татар теле,
башкорт теле,
рус теле

Халык саны  (XIX гасыр)

21 185 кеше

Киңлек

16 км

Озынлык

100 км

Ярмәкәй вулысы (тат. يەرمەكەي ۋولىٰسىٰ, рус. Ермекеевская волость, баш. يەرمەكەي ئۇلۇﺜىٰ/Йәрмәкәй олоҫы) — Уфа губернасының Бәләбәй өязенә һәм соңрак БАССР-ның Бәләбәй кантунына кергән административ-территориаль берәмлек.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18651930 елларында Ярмәкәй вулысы хәзерге Башкортостанның Ярмәкәй районының төп урынын алып торган. Төрле вакытларда Ярмәкәй вулысына хәзерге Бишбүләк һәм Туймазы районнарының торак пунктлары кергән: Исәкәй, Морадым, Биктәш, Ибрай, Якшай, Карат. Төньяктан көньякка таба вулысның озынлыгы — 100 км-дан артык булган, көнбатыштан көнчыгышка таба — 16 км[2].

XIX гасырда вулысның 40 авылларында 21 185 кеше яшәгән. Шул авылларның 22-се башкорт-татар-типтәрләрнеке булган. 18 рус авыллары XIX гасырның азагында гына килеп чыкканнар. Аларда үзәк һәм көньяк Россия губерналарыннан чыккан кешеләр урнашканнар[2].

1920 елда вулысның 14 торак пунктында 9677 кеше яшәгән, шуларның 49,5 % — татарлар[3], 24,2 % — башкортлар, 12,8 % — руслар, 6,2 % — чуашлар, 4,9 % — мордвалар, 1,3 % — украиннар.[4]

1908 елны Ярмәкәй вулысы таркатылган — Яңа Шаһ һәм Иске Турай вулыслары килеп чыкканнар. Беренчесенә көньяк, икенчесенә төньяк Ярмәкәй вулысының өлешләре кергән[2].

1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Ярмәкәй вулысы, Бәләбәй өязенең башка вулыслары кебек үк, Татарстан АССР составына керергә тиеш була.[5]

1923 елны бу вулыслар яңадан кушылганнар бер Ярмәкәй вулысын ясап — хәзер инде БАССР-ның Бәләбәй кантунында. Ул гына тугел, Ярмәкәй вулысына шулай ук элекке Семено-Макарово вулысын да кушканнар[2].

1930 елда, кантун идарә итү системасын бетергәндә һәм район системасын керткәндә, Ярмәкәй вулысының көньяк өлеше, вулыс үзәге — Ярмәкәй авылы белән, — Приют районына кертелгәннәр. Приют районын да бетергәч элекке барлык Ярмәкәй вулысы авыллары (Приют, Яңа Шаһ һәм Исәкәй авыл советларын кушмыйча) Бәләбәй районына бирелгәннәр. Ярмәкәй вулысының төньяк өлеше 1930 елда Бәләбәй районына, ә Иске Шаһ авылы — БАССР-ның Туймазы районына күчкәннәр[2].

1935 елда бөтен элекке Ярмәкәй вулысы БАССР-ның Ярмәкәй районының нигезе булып чыккан[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан 2017 елның 8 декабрь көнендә архивланган.. — Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010. — 200 с., илл. — ISBN 878-5-85051-504-1
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Сайт-энциклопедия Ермекеевского района 2018 елның 6 октябрь көнендә архивланган.: Ермекеевская волость 2017 елның 16 август көнендә архивланган.
  3. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ. б.
  4. http://mrodnov.ru/fr/0/public/Beleb.pdf
  5. Файзуллин С. A. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарсстан китап нәшрияты, 2015. — Б. 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5.