Үрчү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Йөзем кучкарлары кавышуы

Үрчү — барлык тере организмнарга хас үзенчәлек, үзеңә охшашларны яңадан барлыкка китерү, нәселне һәм тереклекне дәвам итү.

Ике төп үрчү төре бар: җенесле һәм җенессез үрчү. Күзәнәкле организмнар өчен үрчү нигезе булып күзәнәк бүленүе тора[1].

Үрчү — тере организмнарның характерлы үзенчәлеге. Җенессез һәм җенси үрчү була. Җенессез үрчүдә бер зат катнаша, бу очракта үзенә охшаш бала затлар барлыкка килә. Җенессез үрчү формалары: күзәнәкләр бүленү, бөреләнү, споралар ясалу, вегетатив үрчү.

Җенессез үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җенессез үрчүдә бер организм катнаша һәм ике (кайчак) күбрәк үз-ара охшаш организмнар барлыкка килә.

Күзәнәкләр бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүленү — җенессез үрчүнең иң гади формасы. Бу бер күзәнәкле микроорганизмнарга хас. Бүленгән вакытта күзәнәк ике бер төрле кисәккә аерыла. Бүленү процессы төштән башлана, ул сузыла, озынча формага керә һәм бүленә. Ике яңа төш барлыкка килә, алар бер-берсеннән ераклашалар. Цитоплазмада бүлге ясала, ул акрынлап тәрәнәя һәм ике яшь организм барлыкка килә.

Амитоз, яки күзәнәкнең турыдан-туры бүленүе (от грекгрек. α — кире кагу һәм грекгрек. μίτος — "җеп, сүс") — күзәнәкләрнең хромосомалар ясамаяча турыдан-туры бүленеп үрчүе[2]. Күзәнәкнең икегә бүленү ысулы белән амебалар, эвгленалар, инфузорияләр үрчи. Ана күзәнәк тукланудан туктый, кирәкмәгән яшәү продуктларыннан арына, сузыла башлый. Башта төш бүленә. Күзәнәк озыная һәм урталай бүленә.

Митоз (грек. μιτος — җеп, сүс) — хромосомаларның икеләтә артуыннан соң күзәнәкләрнең тигез бүленүе [3]; күзәнәк бүленешенең төп формасы; асылы хромосомнарның бүленгән күзәнәкләрдә тигез бүленеп урынлашуыннан тора[2].

Митозның биологик әһәмияте – хромосомаларны бүлендек күзәнәкләргә тигез бүлү һәм күзәнәкләрнең генетик әверелешсез үсешен тәэмин итү [4].

Мейоз (грекгрек. meiosis — кимү) яки редукцион бүленү — хромосомалар саны икегә бүленеп эукариот күзәнәк төше бүленүе. Редукцион һәм эквацион этапта башкарыла. Мейозны гаметогенез белән бутамаска, гаметогенез — үсемлекнең җенес күзәнәге үсү стадиясе.

Споралардан үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигатьтә җенессез үрчү формасы — споралардан үрчү киң таралган. Спора – тыгыз тышчалы җенессез үрчү күзәнәге. Споралар озак вакыт тынычлык халәтендә була алалар. Бу торышта алар тирә-якны уңайсыз шартларын (салкынны, эссене, корылыклы, артык дымлылыкны) үткәрәләр. Уңайлы шартлар булу белән споралар шыталар, бүленәләр һәм яңа затлар барлыкка китерәләр. Бу юл белән күп күзәнәкле суүсемнәре, абагасыманнар, югары төзелешле гөмбәләр үрчи.

Вегетатив үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вегетатив үрчү — тамырдан, сабактан һәм яфрактан җенессез үрчү тибы. Бу юл белән су үсемлекләре, гөмбәләр һәм кайбер югары төзелешле үсемлекләр үрчи.

Вегетатив үрчү нигезендә регенерациягә охшаган процесслар ята.

Регенерациягә сәләте булмаган хайваннарның (өйрәлмәкләр, нематодалар, кыслалар) вегетатив үрчүгә сәләте юк. Ә регенерациягә сәләтле хайваннарның (боҗралы суалчаннар, гидроидлар, җәенке селәүсеннәр, энәтирелеләр) тәне кисәкләргә бүленсә дә, һәр берсе үзләрен "төзеп" тулыландыра һәм яңа хайванга әверелә.

Бөреләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең җенессез үрчү тибы.

Яңа зат ана организмындагы калку урын — бөредән барлыкка килә. Бөреләнү ысулы белән үрчү күп кенә гөмбәләргә, мүкләргә, болытларга, эчәк куышлыларга хас. Кайбер хайваннарда бөреләнеп үрчү ахырына кадәр барып җитми, яшь затлар ана организмы белән тоташкан хәлдә кала. Күп очракта колонияләр барлыкка килә.

Җенесле үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hoverflies mating midair.jpg

Җенси үрчүдә махсус җенес күзәнәкләре — гаметалар барлыкка китерүче ике зат катнаша. Яңа организм яралу өчен сперматозоидның күкәй күзәнәк белән кушылуы кирәк. Күкәй күзәнәк белән бер генә сперматозоид кушыла. Җенес күзәнәкләренең кушылу процессы аталану дип атала. Аталанган күкәй күзәнәк зигота дип атала.

Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләрдә эчке аталану була. Ана организмның ана күзәнәкләре җенес юлларында аталандыралар. Сөйрәлүчеләр һәм кошлар аталандырылган йомырка салу юлы белән үрчиләр.

Имезүчеләрдә аталану башкарылгач, яралгы ана затның аналыгында үсешә. Тулысынча формалашкач кына бала дөньяга килә. Ана баланы махсус бизләр җитештергән сөт имезеп үстерә.

Үсемлекләргә, барлык тере организмнар кебек, җенси үрчү характерлы. Күпчелек үсемлекләрдә җенси һәм җенессез үрчү чиратлаша. Чәчәкле үсемлекләрдә икеләтә аталану нәтиҗәсендә аталанган күкәй күзәнәктән — яралгы, үзәк күзәнәктән эндосперм барлыкка килә.

Орлык ул — орлыклы үсемлекләрнең җенси юл белән үрчү һәм таралу органы. Орлыклар шыту өчен су, һава һәм билгеле бер температура кирәк. Шытканда яралгы һәм шытым запас туклыклы матдәләр белән тукланалар. Орлык шытканда орлык өлешләре җир өстенә чыгып үсәргә яки туфракта калып үсәргә мөмкин.

Индивидуаль үсеш аталанудан һәм зигота яралудан башлана. Яралгы үсешендә бүлгеләнү, бластула, гастула һәм нейрула стадияләре бар. Туры һәм туры булмаган үсеш була.

Гермафродитизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гермафродитизм — бер организмда ата һәм ана җенес әгъзалары булу [2]. Суалчаннар арасында гермофродитлар күп. Аларның организмында ана җенес әгъзалары да, ата җенес әгъзалары да була. Ана һәм ата җенес әгъзалары төрле вакытта өлгергән очракта аталану башка суалчаннар белән аралаш башкарыла. Әгәр ике төрле җенес күзәнәкләре бер вакытта өлгерсә, күкәй күзәнәкләр шул ук организмның сперматозоидлар белән аталана.

Партеногенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Партеногенез — күп кенә бөҗәкләрдә, кысла сыманнарда, суүсемнәрдә һәм гөмбәләрдә ана җенес күзәнәкләрнең аталанудан башка үрчүләре [5]; күкәй күзәнәгенең атланмаяча үрчүе [3]. Апомиксис үсемлекләрнең җенессез үрчүнең төрле ысуллары [3]. Партеногенез — күкәй күзәнәкнең, җенессез үрчүдәге кебек, атланмаяча үрчү төре. Бу очракта җенессез үрчүдәге кебек, генетик мәгълүмат алмашу булмый. Үсемлекләрдә бу процесс апомиксис дип атала.

Партеногенез гөблә, су борчалары, кәлтәләр, кайбер балыклар һәм хайваннарда булуы билгеле[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Иҫкәрмәләр

  1. Үрчү — ЗСЭ
  2. 2,0 2,1 2,2 Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.Т.Азнабаев, 2007)
  3. 3,0 3,1 3,2 Русско-башкирский словарь сельскохозяйственных терминов (Ф.С.Мурзакаев, 2001)
  4. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}. — 100 000 экз.
  5. Терминологический словарь по зоологии. Русско-башкирский и башкирско-русский (Т.Г.Баишев, 1952)
  6. Асланян, Солдатова, 2010, с. 17-19