Өрәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өрәк latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Өрәк сурәтләнеше

Өрәк (татарча өрү сүзеннән) яки Кот — үз үлеме белән үлмәгән кешенең янында, җирдә йөрүче зат.

Миф буенча кеше аны алга баручы башка кеше яки күләгә рәвешендә күрә ала. Шулай ук өрәк болыт кыяфәтен дә ала ала дип саныйлар.

Ышануларга күрә өрәк үзенең кешесенең мәетен үтеп баручы тере кешеләргә күрсәтергә теләп, җан өзгеч тавыш белән кычкыра. Ә кеше аны якыннанырак күрергә теләсә шунда ук юкка чыга.

Татар телендә курку очрагында «кот очу» дип әйтелә. Ягъни, ышанулар буенча, кот (өрәк) һәрбер кешедә дә бар булып чыга.

Бүгенге татар әдәби телендә өрәк сүзе урынына, фарсы теленнән кергә җан сүзе кулланыла. Монысы өрәккә ышанулар татарларда Ислам дине таралганчы ук булуын күрсәтергә мөмкин.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]