Электр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электр latin yazuında])
(Elektr битеннән юнәлтелде)
Электр
Сурәт
Кайда өйрәнелә электрохимия[d] һәм elektromagnetizm
Ачыш датасы 1821
 Электр Викиҗыентыкта
⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Электрэлектр коргыларының хасил булуы, тәэсир итешүе һәм хәрәкәте белән бәйләнгән күренешләр җыелмасы. Инглиз галиме У. Гильберт (1554—1603) гәрәбәнең һәм башка шундый җисемнәрнең мондый үзенчәлеген электрлану дип атаган, чөнки грек телендә гәрәбәне «электрон» дип йөртәләр, шуннан «электр» сүзе дә килеп чыккан.[1].

Борынгы заманнардан бирле кешеләр электр күренешләре белән кызыксынганнар. Мәсәлән, борынгы грек галимнәре безнең эрага кадәр VII гасырда ук гәрәбәнең (бор. грек. ἤλεκτρον: электрон), йон тукымага ышкыгач, төрле җиңел вак әйберләрне үзенә тартуын күреп белгәннәр. Бик озак вакытлар дәвамында бу үзлек гәрәбәгә генә хас дип уйлаганнар. Ә инде электр күренешләрен системалы рәвештә өйрәнү урта гасырларда гына башланган. Җисемнәрнең ике төрле электрлануын француз галиме Дюфе ачыклаган. Америка галиме Б. Франклин (1706—1790) җисемнәрнең ике төрле электрлануын җисемнәрдә ике төрле электр коргысы булуы белән аңлаткан. Ул, күнгә пыяла таякчыкны ышкыганда, пыяланың—уңай («+»), ә күннең тискәре («-») коргы белән электрлануын фаразлаган. Соңыннан пыяланың икенче төрле электрлануы ачыкланса да, физикада Б.Франклин керткән билгеләү үзгәртелмәгән. Б.Франклин электр күренеш-ләрен фәнни нигездә өйрәнүне башлаучы һәм электростатикага нигез салучы галим буларак билгеле. Җисемнәрне электрландыру буенча куелган күпсанлы тәҗрибәләрдә электр коргыларының бер җисемнән икенче җисемгә югалтуларсыз күчүе ачыкланган. Берьюлы ике җисем электр-ланганда, берсе уңай («+») тамгалы электр коргылары алса, икенчесе шул ук микъдарда тискәре («-») тамгалы электр кор-гылары ала. Бу тәҗрибәләргә нигезләнеп табылган канун электр коргылары саклану кануны дип атала. Бу канунны инглиз галиме M. Фарадей ачкан.

Майкл Фарадейэлектромагнит кыр тәгълиматына нигез салучы

Электрланмаган җисемдә уңай һәм тискәре тамгалы электр каргылары бертигез микъдарда, шуңа күрә барча җисемнәр электр нейтраль булалар. Электр һәм электр күренешләре XX гасыр башында гына фәнни нигездә аңлатыла алганнар. XIX гасыр ахырында тискәре электр йөртүче элементар кисәкчек — электрон ачыла. Электронның электр коргысы q =1,6×10−19 Кл һәм массасы те = 9,11×10−31 кг. XX гасыр башында инглиз галиме Э. Pезерфорд (1871—1937) атом төшен ача һәм аның уңай тамгалы электр кисәкчекләре — протоннардан торуын исбатлый. Протонның уңай тамгалы электр коргысы q = 1,6×10−19 Кл, ә массасы = 1,67×10−27 кг. Атомда протоннар һәм электроннар саны тигез, һәм шул сәбәпле атом электр нейтраль була.

Табигый электр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денвердәге төннә булган яшен.

Яшенатмосферада булган зур электрик бушану, табигый электр.

Практик кулланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Электротехника

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Спиридонов О. П. «Универсальные физические постоянные», М., «Просвещение», 1984, с. 52, ББК 22.3 С72

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]