Марилар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марилар latin yazuında])
(Mari битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марилар
Jьvan Kьrla.jpgPalantai.jpg
Йыван КырлаСергей ЧавайнИван ПалантайЯков ШкетанВалентин Колумб
Үз аталышы: Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ
Гомуми саны: 604 мең
Таралышы: Идел буе, Урал
Тел: мари теле
Дин: христианлык

Марилар (иск. чирмешләр, үзаталышлары Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ) — Русиядә, күбесенчә Мари Ил республикасында яшәүче фин-угыр халкы. Барлыгы якынча 604 мең мари исәпләнә.

Мари Ил Республикасында 324,4 мең мари яши. Халык шулай ук Башкортстанда (105 мең), Татарстанда (19,5 мең), Удмуртиядә (9,5 мең), Свердловск өлкәсендә (28 мең), Пермь өлкәсендә (5,4 мең), Хант-Манси автономияле округында, Киров өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә, Кострома өлкәсендә яши. Чит илләргә килгәндә исә, марилар Казакъстанда (12 мең), Украинада (7 мең), Үзбәкстанда (3 мең) яшиләр.

Мариларның өч төркеме аерыла: болын марилары, тау марилары һәм көнчыгыш марилар. Мари һәм таулы мари телләрен кулланалар. Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче марилар татар телендә дә сөйләшәләр. Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук мәҗүсиләр һәм мөселманнар бар.

Этник төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таулы марилар (таулы мари теле)
    • Урман марилары
  • Көнчыгыш һәм болын марилары (болын мари теле)
    • Болын марилары
    • Көнчыгыш марилар
      • Агыйдел буе марилары
      • Урал марилары
        • Көңгер марилары
        • Кызылъяр (Красноуфимск) марилары
    • Төньяк-көнбатыш марилар
      • Кострома марилары