Яныбай Хамматов
Яныбай Хамматов Яныбай Хамматов | |
---|---|
Яныбай Хамматов | |
Тугач бирелгән исеме: | Яныбай Хаммат улы Хамматов |
Туу датасы: | 16 гыйнвар 1925 |
Туу урыны: | Белорет районы, Исмакай авылы |
Үлем датасы: | 28 сентябрь 2000 (75 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1966-2000 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть, очерк |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Бөртекләп җыела алтын» (1966) |
Премияләр: | ВЦСПС һәм ССРБ язучылар берлеге премиясе (1980) (1994) |
Бүләкләр: |
Яныбай Хамматов (Яныбай Хаммат улы Хамматов, баш. Яныбай Хаммат улы Хамматов) – язучы. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). С. Юлаев премиясе лауреаты (1994). Бөек Ватан сугышында катнаша.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1925 елның 16 гыйнварында БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы) Исмакай авылында туган. Инҗәр урта мәктәбен (1940), өлкә фирка мәктәбен (1954), Уфа педагогия институтын (1956) тәмамлый. Мәктәптә уку елларыннан башлап, Югары Әүҗән алтын приискыларында алтын юа. 1942-1946 елларда хәрби хезмәттә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, комсомолның Белорет районы комитетында, 1949 елдан өлкә комитетында эшли. 1949 елдан «Башалтын» трестында сәяси бүлектә урынбасар, 1961 елдан Әбҗәлил районы башкарма комитеты рәисе. 1963-1969 елларда БАССР эчке эшләр министрлыгында эшли.[1]
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алтын эзләүчеләргә багышланган беренче шигырьләрен 1940-1942 елларда яза. Белорет районы газетасында «Очучы» (Лётчик) исемле беренче хикәясе басыла. Алтын юучы эшчеләрнең (старательләрнең) язмышын Октябрь инкыйлабыннан башлап яктыртучы пенталогия — «Бөртекләп җыела алтын» (1964), «Акман-токман» (1971), «Яшенле җәй» (1975), «Юргашты» (1980), «Руда» (1982) романнарын язды. Колхоз авылы турында «Йолдызлар ничек кабына» (1969), Советлар берлеге Каһарманы Миңнегали Гобәйдуллин турында «Туган көн» (1978), җәмәгать эшлеклесе Муса Мортазин турында «Комбриг Мортазин» романнарын иҗат итте. 1812 елгы Ватан сугышын яктырткан «Төньяк амурлары» дилогиясен (I китап, 1983; II китап, 1985) тарихи документ нигезендә яза. «Башкортлар китте сугышка» (1990), «Сырдәрья» (1991), «Идел башы» (1993), «Кара яу» (1995), «Агыйдел Иделгә коя» (1995), «Салават» романнары, «Каһарманлык» (1989) повестьлары бар.
- Әсәрләре азәрбайҗан, рус, татар, украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.[2]
- «Бөртекләп җыела алтын» романы буенча нәфис фильм төшерелгән (1979, реж. Әмир Абдразаков)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- II дәрәжә Ватан сугышы ордены
- ВЦСПС һәм ССРБ язучылар берлеге премиясе – «Бөртекләп җыела алтын» (1964) романы өчен
- Салават Юлаев премиясе (1994) – пенталогия (1962-1982) өчен
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (1997)
- Мифтахетдин Акмулла премиясе (2001)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Исеме Сәрмән китапханәсенә, Белорет башкорт гимназиясенә бирелгән.
- Аскарда (Әбҗәлил районы үзәге) урам аталган.
- Я. Хамматов исемендәге премия (2006) булдырылган (Белорет районы).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Ә. Вахитов. Хакыйкать юлында. «Агыйдел» , 1981, № 5. (башк.)
2. Р. Шәкүр. Тарихи тема чишмәләре: Я. Хамматов иҗаты турында. «Ватандаш», 2000, № 1. (рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Китап-Уфа сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ pomnipro.ru сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-12-09
- ↑ Уфа-гид сайтында
- 16 гыйнвар көнне туганнар
- 1925 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Белорет районында туганнар
- 28 сентябрь көнне вафатлар
- 2000 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары
- Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары
- Тарихи романнар авторлары